Сандугачлы яшьлек таңы

9Xhbdb4bOgUСамараның “Berlusconi-bar” төнге клубында “Яз кызы-2015” бәйгесе уздырылды

Самарада урта һәм олы яшьтәге милләттәшләребез өчен төрле чаралар әледән-әле үткәрелеп тора. Ә менә яшь­ләр ничектер гел читтә кала. Бәлки  заман таләпләренә туры килерлек чаралар җитеп бетмидер, дип, мин кызык­лырак чара үткәрергә, сандугачлы яшьлек таңында үзебезгә бер бәйрәм ясарга ният иттем.

Самараның интернет сайтларында “Яз кызы-2015” бәйгесе уздырылуы игълан ителгәч, егермеләп татар һәм башкорт туташлары катнашырга теләк белдерделәр.

Без сәхнәгә ярымшәрә кызлар чыгарырга теләмәдек, ки­ресенчә, татар-мөселман кызларының тыйнак матурлыгын, һәр эшкә оста, уңган булуларын күрсәтергә теләдек. Сайлап алу туры иләге аша үткән Диана Садертдинова, Регина Субеева, Әлзирә Заһидуллина, Равилә Субеева һәм Лилия Шәяхмәтова финалга чыктылар.

Ул Самараның “Berlusconi-bar” төнге клубында искиткеч күңелле үтте. Шәһә­ребезнең иң атаклы шоуменнары Айрат Садыйков һәм Иннокентий Трофимов  бәйгене бик оста алып бардылар, беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр.

Финалга чыккан кызларның бишесе дә талантлы һәм бик матур иде. Ләкин башкорт кызы Әлзирә Заһидуллина  барысыннан да аерылып торды. Ул баштан ук оста биюе белән җюри әгъзаларының күңелен яулап алды.  “Өй эше” конкурсында милли ризык әзерләп килергә кирәк иде. Монда да Әлзирә туташ барысыннан да уздырды. Аның чәкчәкләре иң татлы булып, бу ярышта көндәшләрен артта калдырды.

Хәер, катнашучыларның берсенә дә үпкәләргә урын булмады. Барысы да аерым номинацияләрдә җиңүгә ирешеп, иганәчәлеребезнең бүләкләрен алдылар.  Шулай итеп, Диана — “Илһамлы туташ”, Регина — “Нәзакәтле туташ”, Равилә — “Күңелгә ятышлы туташ”, ә Лилия “Сокландыргыч туташ” исемнәрен алдылар.

Ди-джейларның, чараны алып баручыларның тырышлыгы белән клубтагы атмосфера күңелләрдә онытылмаслык бәйрәм хисе калдырды. Мин бу кичәдән соң рухланып, тагын шундый чара уздырырга ният иттем. Бусын инде  “Сабан туе чибәре” дип атап, 18 – 25 яшьлек кызлар арасында уздырырга ниятлим.  Ә егетләр өлкә Сабан туенда армрестлинг буенча көч сынашачаклар. Чибәр кызларны батыр егетләр сайларга тиеш бит! Бу турыда игъланнарны интернеттагы татар сайтларыннан карап барыгыз.  Ә финал (хәзер инде гадәттәгечә, дисәң дә була) 13 июньдә, өлкә Сабан туеннан соң, “Berlusconi-bar” төнге клубында булыр, дип торабыз.

Татар яшьләре өчен мондый форматтагы чаралар уздыру бик мөһим. Чөнки бүгенге заман яшьләренең таләпләре башка. Алар әле Мәдәният йортларында узган милли чараларга, концертларга йөрмиләр, вакыты җитмәгән.  Руслар арасында үскән егетләргә һәм кызларга без үткәргән бәйрәмнәр — менә дигән аралашу, танышу урыны. Шәхсән үзем дә бит хатыным белән шундый чараларның берсендә танышып, гаилә корып җибәргән идем. Тагын берничә шундый парны беләм.

Ә менә өлкә һәм шәһәр татар оешмалары яшьләргә булышса,  бик яхшы булыр иде. Шул ук “Яз кызы” бәйгесен үткәрү өчен арендага зал алу оешмалар өчен күпкә җиңелрәк. Безнең нәтиҗәле эшләребезне күреп, өлкән милләттәшләребез ярдәм кулын сузар, дип ышанасы килә.

Әлбәттә, иганәчебез булмаса, шундый зур чара уздыруга алынмаган булыр идек. “Яз кызы” бәйгесен уздыруга “Ипозембанк” хезмәткәре Наил Мостафин, “Кызыл арыслан” турист компаниясе, “Назаров һәм Маслов” матурлык салоны һәм “Нур” оешмасы (шәхсән Илнур Шагиев) ярдәмендә үтте. Аларга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез.

Румил ШӘРИПОВ,

Самара өлкә “Туган тел” татар оешмасы әгъзасы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1611

Один комментарий

  1. Румил, стрептиз курсэтмэгез эле татар дискотекаларында. Пожалысты. Гарьлек