Татарстанда Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе була

71872Әлеге чара 26 июльгә билгеләнгән. Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе Балтач районы Борбаш авылында узачак. 

Быел әлеге милли бәйрәм инде сигезенче тапкыр уздырыла. Әлеге чарага Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыелачак. Сабыйлар өчен төрле конкурс һәм викториналар, шулай ук традицион татар милли бәйгеләре дә оештырылачак. Билгеле инде, балаларны сый-хөрмәт һәм кыйммәтле бүләкләр дә көтә.

Просмотров: 1278

Комментирование запрещено