Әлеге чара 26 июльгә билгеләнгән. Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе Балтач районы Борбаш авылында узачак.
Быел әлеге милли бәйрәм инде сигезенче тапкыр уздырыла. Әлеге чарага Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыелачак. Сабыйлар өчен төрле конкурс һәм викториналар, шулай ук традицион татар милли бәйгеләре дә оештырылачак. Билгеле инде, балаларны сый-хөрмәт һәм кыйммәтле бүләкләр дә көтә.
Просмотров: 1279