Бөтен эшләр дә Бөек Җиңүгә багышлана

Мәчәләй мәктәбе укытучылары һәм укучылары хезмәт ветераны Нәгыймә әби Исмәгыйлева белән очрашу вакытында.

Мәчәләй мәктәбе укытучылары һәм укучылары хезмәт ветераны Нәгыймә әби Исмәгыйлева белән очрашу вакытында.

Быел Мәчәләй авылында эшләнә торган барлык иҗтимагый эшләр дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Узган елның 1 октябрендә үткәрелгән Өлкәннәр көнендә зур концерт куйдык. Матур-матур җырлар, шигырьләр тыңлап, ашап-эчеп ял иттеләр өлкәннәр. Ә соңында үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, яраткан җырларын җырлашып, уеннар уйнап, биешеп күңел ачтылар.

Ә 27 январьда, Ленинград шәһәре боҗрасын өзгән көнне, мәчеттә зур сөйләшү үткәрелде. Ленинград фронтында сугышкан авылдашыбыз Хәйбрахман Ибраһим улы Ганиевны искә алып, өлкәннәр аның рухына багышлап дога кылдылар.

Мәктәп укучылары сугыш вакытында колхоз кырларында ару-талу белмичә фронт өчен, җиңү өчен эшләгән кешеләр белән очрашып торалар, үзләренең сугышта катнашкан әби-бабалары, туганнары турында иншалар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Без иң матур рәсемнәрне сайлап өлкә “Ак калфак” оешмасына да җибәргән идек. Аның җитәкчесе Разия ханым Әюпова безнең балаларның рәсемнәреннән Халыклар дуслыгы йортында күргәзмә дә оештырган әле.

Әби-бабайларыбыз картлыкка бирешмәскә тырышып, үзләренең йорт тирәләрен җыештырып, балаларына булышып яшиләр. Варис бабай Абушманов, Камил ага һәм Миннур апа Манжуковлар, Әнәс абый һәм Галия апа Субеевлар нәкъ шундыйлардан.

Авыл яшьләре тормышына килгәндә, алар да гел эш бе­лән генә яшәмиләр. Футбол, волейбол, чаңгы шуу, шашка һәм шахмат ярышлары бездә еш оештырылып тора. Спорт сөючеләр арасында Ринат, Равил, Сафиулла һәм Илһам Искәндәровларны, Рәфыйк Субеевны, Рафаэль Мәрхә­бетди­новны, Салават Иваевны иң актив егетләр дип әйтер идем.

Китапханәче Разия Канюкаева да Бөек Ватан сугышы турында материаллар эзләүдә, сугыш турында китаплар табу эшчәнлеген җәелдереп җи­бәргән. Шушы көннәрдә генә китапханәбез “Подвиг огненных лет” дип аталган затлы басма белән дә тулыландырылды. Аны авылдашыбыз, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев ярдәмендә аның киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдинов язган. Китапта бөтен сугыш ветераннарыбыз, сугыш вакытындагы кырыс шартларда эшләгән авылдашларыбыз турында күп кызык­лы материаллар тупланган. Китапка кергән истәлекләрне язуда авылдашларыбыз — укытучылар Наилә Иваева һәм Әлфия Исмәгыйлева да күп көч куйганнар, аларга мәктәп укучылары да күп булышкан. Шулай ук  Әмир Иваев, Равил Канюкаев, Бибинур Газизова, Сәгыйдә Субеева, Мамышевлар гаиләсенең зур хезмәте бар анда. Шушы искиткеч затлы һәм эчтәлекле китапны булдыруга күп көч куйган кешеләрнең барысына да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бибинур ГАЗИЗОВА,

Мәчәләй авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1310

Один комментарий

  1. Марина Викулова (Мадина Манжукова) в пишет:

    Моя любимая тетушка (в центре).