Сынмаган, сыгылмаган, бирешмәгән Гыйзьямал апа

загруженное (1)Бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Похвистнево районы үзәгеннән “Сугыш балалары” исемлеген барларга кирәк, дигән фәрман килде. Гали авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова башка укытучылар белән бергәләп җиң сызганып эшкә кереште. 

Исемлеккә карап кичергән хис-тойгыларыбызны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде. Анда барыбызның  әбиләребез, бабайларыбыз, туганнарыбыз… Исем саен ачы язмыш, канлы яшь. Шундыйларның берсе — Гыйзьямал әби СӘГЪДИЕВА (ГАЛЛӘМОВА). 

Гыйзьямал Дусмөхәммәт кызы 1921 елда урта хәлле гаи­­ләдә беренче бала булып дөньяга килә. Артыннан бер-бер артлы өч малай — Нур­мөхәммәт, Нуриәхмәт һәм Хаҗиәхмәт туа. Гыйзьямалга әнисенең булышчысы, ярдәм­чесе булырга туры килә.  Олылар кырда эшләгәндә шук малайларны карау аңа йөкләнә.  Авыл балалары барысы да шулай үскән инде.

Ә шулай да яшьлек — хыяллар сафланган, йөрәкләр җилкенгән, сөю көткән чак бит ул. Уналты яше тулып килгән Гыйзьямалның да бәхетле чагы булгандыр ул. Ләкин озак түгел. Кинәт аның әнисе үлеп китә. Йорттагы хатын-кыз эше яшүсмер кыз җилкәсенә төшә. Җитез, уңган кыз чигү чигәргә дә, бәйләү бәйләргә дә өлгергән әле.

Хәсрәтле булса да ул еллар, яшьлек үзенекен итә, кызны алда зур мәхәббәт көтә.  1941 елның февралендә 19 яшьлек Гыйзьямал  үз авылы егете  Вагыйз Кадыйр улы Галләмовка кияүгә чыга. “Вагыйз белән уздарган көннәремнең һәр­берсе истә. Сөенеч, шат­лык тулы иде өебез!” — дип әйтә торган булган ул.  Тик бәхете генә кыска гомерле булган аның. Ай ярым гына бергә  яшәп калалар. Апрельдә Вагыйзны Тоцкое полигонына учениеларга алалар. Аннары сугыш башлана, һәм ул турыга фронтка, сугышның иң алгы сафына  китә. Беренче  һәм соңгы хатында ул:  “Зур сугышка керәбез, исән-сау кайта алма­сам, бәхил булыгыз”, — дип язган.  Күп тә үтми, “Хәбәрсез югалды” хәбәре килә.

Әтисе Дусмөхәммәт тә сугышка  китеп баргач, энеләре берүзләре кала. Нишләсен ин­де Гыйзьямал, күз яшьләренә төелә-төелә  әйберләрен төйни дә, кызы Фәнияне кочаклап, туган йортына кайтып китә. Никахына тап төшермичә, саф һәм пакь хәлендә ирен көтә, исәндер, бәлки, бер кайтыр әле, дип өметләнә.

Ләкин язмыш Гыйзьямал өчен әзерләп куйган сынау­ларның башы гына булган әле бу. 1942 елда яралы әтисе кайтып төшә. “Үзенең хәле юк, ә миңа булышасы килә. Аягы гарип булуына карамастан, сине арбага салып тартып йөри иде. Бервакыт, карлыган җыйганда, мин сагышланып җырлап утырганмын. Әткәй шуны ишетеп, мине кочаклап алды  да: “Ии кызым, язмышың шулдыр инде, бөтен авырлык сиңа тиде”, — дип елады. Мин дә еладым. Озак утырдык шулай елашып. Минем өчен бик хәсрәтләнде ул. Савыга алмады, үлеп китте”, — дип сөйләгән Гыйзьямал апа кызы Фәниягә.

1942 елда энесе Нур­мөхәммәтне дә сугышка ал­ганнар. Анысы да яраланган, озак госпитальләрдә дәва­ланырга туры килгән. Сугыш бетеп, 5 — 6 ай вакыт үткәч кенә кайта ул. 

1941 — 1950 еллар бик авыр булган, дип сөйлиләр карт­лар. Чыдам, ярдәмчел авыл­даш­ларны сугыш бер-бе­ренә тагын да ныграк якы­найта, бер­ләштерә. Шуңа да, ачлыкка, юк­лыкка, кыен­лыкларга түзәргә җиңел­рәк бул­гандыр. Гыйзьямал апа  үзе дә, энеләре дә тырыш, уңган кешеләр булганлыктан, кол­хозда эшләгәннәр. Җәйге эшләр вакыты җиткәч, Түбән оч мәчетендә кечкенә балалар өчен балалар бакчасы оеш­ты­рыл­ган. Кечкенә Фә­ния­не дә шунда калдырып, эшкә йөр­гән­нәр.

Нуриәхмәт трактор йөртүче­леккә укып кайткан һәм ул да колхозда эшли башлаган.  “Ачлык кем өчен кайчан бет­кәндер, белмим. Ә безгә ачлык Нуриәхмәт абыебыз эшли башлагач бетте, тамак туйдыруы җиңелрәк була башлады. Мин аңа бик рәхмәтле, багышлап  Коръән укыйм, дога кылам”, — дип сөйли Фәния апа.

Кайгы-шатлыкларга уралып еллар үткән. Энеләре өйләнгән, кызы кияүгә чыккан, оныклары да үсеп җиткән. Яшьлек михнәтләре бәрабәренә  бә­хетле картлык килгән.  Аңа онык­ларының туйларын күрер­гә дә насыйп булган.  Тәмам картаеп, тулы гамәлләр кылып, 2012 елда бакыйлыкка күчкән ул. Үзе турында кешеләр күңелендә якты истәлек,  дога кылырдай тәрбияле балалар,  оныклар һәм оныкчыклар  калдырып киткән ул. Күршеләре дә: “Әйбәт иде, гамәл кылып, тирә-ягыбызга ямь өстәп яшәде, яхшы киңәшләр бирә иде“, — дип, яхшы сүз белән искә алалар.

Ап-ак, ягымлы, пөхтәлеге йөзенә чыккан  әби булып истә калды ул. Үзе бәйләп кигән оекбашы да башындагы яулыгы кебек ап-ак, өе-йорты да пөхтә,  бар дөньясы тәртиптә иде. Әйе, исеменә дә, күлмәгенә дә тап төшермәгән Гыйзьямал апа. Сугыш сынауларына  би­решмәгән, сынмаган, сыгыл­маган, чын кешелек сый­фатларын югалтмаган.  Аның бөтен яшәеше — яшьлеге дә, картлыгы да сокланырлык.

София СӘЛИМОВА.

Гали авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1371

Комментирование запрещено