Татар хатын-кызлары Казанга җыела

13994b15cc3e4f4b19bf5bd38d5a13de_M“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” — данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Өченче тапкыр гына оештырылучы форумның эшчәнлеге шактый киң даирәдә танылды. Быелгы җыенда 600дән артык кунак булыр, дип фаразлана. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдереп узганча, хатын-кызлар форумы башка еллардагыдан нык аерылып торачак. Быелгы программа күбрәк үзара фикер алышуга корыла. Г.Камал театры бинасында 16 май көнне узачак пленар утырышта, шулай ук Татарстанның Фәннәр академиясендә узачак очрашулар барышында 30дан артык кеше чыгыш ясарга теләк белдергән. Бу санның әле артуы да ихтимал.

“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” шигаре астында узучы җыенның төп максаты — яшьләребезнең газиз телләренә игътибарны арттыру. Гаилә кыйммәтләре булган очракта гына бу байлыкны саклап булачак. Хатын-кызларыбызга үз көчләрен барлап, әлеге юнәлештә эш алымнарын билгеләячәк.

Конгрес җитәкчесе узган елгы форумның нәтиҗәлегенә дә басым ясады. Татарстанның һәрбер районында, Россия төбәкләрендә “Ак калфак” оешмасының филиаллары барлыкка килде. Ел дәвамында эшлекле татар ханымнары өчен кулъяулыклар, сөлге, калфак, изү чигү, милли ашлар пешерү, җиләк җыю, балаларга исем кушу йолалары буенча күрсәтмә дәресләр оештырылган. “Мондый чараларга вак мәсьәлә итеп карарга ярамый. Болар барысы да милләтебез байлыгы, аларның барысын да яңадан торгызырга кирәк. “Татар кызы” бәйгеләрендә кызларны авылларга алып барып, печән чаптыралар,балык тоттыралар, утын кистерәләр, башка бәйгеләр белән сыныйлар. Бу дөньядә яшәүче адәм баласы барысын да булдыра белергә тиеш. Гаилә корып, бала үстерергә тиешле ана боларның барысын да булдыра икән — бик шәп”, — дип сөйләде Ринат Закиров.

Форум җитәкчеләре раслаганча, мондый очрашулар ел саен оештырылачак. Чөнки татар хатын-кызларының эшчәнлеген активлаштыру мәслихәт. “Сөйләшүнең төп темасы патриотик рухта булырга тиеш. Туган телне саклау буенча һәр төбәктә нинди эшләр башкарыла. Бер-беребезнең тәҗрибәләрен уртаклашу да карала. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында нинди мәсьәләләргә тукталырга кирәклеге дә карала. Форум эшендә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре дә катнашачак”, — ди Ринат әфәнде.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Азнакай, Балтач, Саба, Актаныш районнарында эшли башлаган филиалларның эшчәнлеген хуплый. “Татарстанда “Ак калфак” оешмасының 156 бүлекчәсе эшли. Россия төбәкләренә килгәндә, бүгенге көндә 35 “Ак калфак” оешкан. Алар барысы да үзләрендә милли юнәлештә эшчәнлек алып бара. Моннан тыш тарихта калган хатын-кызларыбыз исемнәре белән аталучы оешмалар да гөрләтеп эшли. Без алар белән даими элемтәдә торабыз. Ике форум арасында, чыннан да, шактый бәйге-чаралар оештырылды, чөнки шундый максат куйган идек. Резолюциядә кабул ителгән чаралар буенча эшчәнлек алып бардык. Бу юнәлештә дүрт конкурс үткәрелде. Аның беренчесе бөтен дөньядагы язучылар белән иде, анда дөньяның төрле почмагыннан 215 хезмәт алынды. Икенчесе рәсем сәнгатенә кагылышлы, монда 67 профессиональ кылкаләм остасы катнашты. Гаиләдә һәм җәмгыятьтә татар хатын-кызының тоткан урыны тематикасын җәелдерергә тырыштык. Кулъяулык-сөлге чигү ярышлары да халыкта шактый зур кызыксыну уятты (400 кулъяулык, 67 сөлге кабул ителгән)”, — дип “Ак калфак”ның еллык эшчәнлеге хакында бәян итте Кадрия ханым.

Делегатларны Арча төбәгендәге уку йортлары белән таныштырачаклар, шулай ук бөек татар язучысы Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт оештырыла. Казан кунакларына К.Тинчурин исемендәге театрда Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен, “Казан” бию ансамбленең зур концертын тамаша кылырга мөмкинлек булачак.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1068

Комментирование запрещено