Алтын җирдә ятмый

1Елховка районының Тупли авылында Мәрьям Сабирова исемле тыйнак кына апа яшәп ята. Ул күптән инде пенсиядә, үзенең данлы яшьлеге, югары савымнары һәм социалистик ярышлары, грамоталары һәм медальләре турында бик сирәк исенә төшерә. Башкалар да аның күптәнге уңышларын онытып баралардыр. Ләкин, алтын җирдә ятмаган кебек, Мәрьям апаның данлы яшьлек еллары да онытылырга тиеш түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: алтмышынчы-җитмешенче елларда колхоз рәисе булып эшләгән Борһан Әбүзәров булмаса, Мәрьям апа да гомере буе артта сөйрәлеп баручы фермада интеккән булыр иде.

…Элеккеге алдынгы савучының алты почмаклы өенә килеп керү белән киң такталы сап-сары идәннәре күзгә ташланды. «Нинди киң идән такталары!» – дип әйтмичә кала алмадым. «Борһан абый язып биргән нарат агачыннан ярдырган идек», – дигән җавап яңгырагач, исем китмәде. Бу авылда бөтен нәрсәгә дә Әбүзәровның кулы кагылган, яхшылыгы тигәнен авылга кергәч үк ишеттем дә, күрдем дә. Мәрьям апа мине түр бүлмәгә алып кереп, тормышы турында сөйли башлагач та, җөмлә саен «Борһан абый, Борһан абый» сүзләрен ишетергә туры килде. Чыннан да, бу «тридцатитысячник» авыл тормышына зур йогынты ясаган, күрәсең.

…Мәрьямнең әтисе сугышка киткәндә кайтмаячагын белгән кебек:
Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы.
Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз, – дип, Герман көен җырлап китә.

Бу вакытта олы кызы Мәрьямгә нибары тугыз яшь кенә була әле. Аңардан кечерәк тагын ике сеңлесе Минҗиян белән Нурҗиян елашып утыралар. Сөйгән ире Минвәлинең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән ачы көннәрдә туган Мингали Сарага иренең соңгы истәлеге булып кала.

- Әти киткәндә безнең бер чиләк оныбыз бар иде. Бик кечкенә булсам да, урманга йөреп, җиләк җыйганыбызны, аны аерткан сөткә бутап ашаганыбызны хәтерлим. Бар ризыгыбыз шул сыерыбыздан булды, Алланың рәхмәте. Бик сөтле иде. Хөкүмәт сыер башына биргән налогны – ун кило сары майны түләргә туры килсә дә, үзебезгә дә җитә иде.

3

Мәрьямнең яшьлек еллары

Сугыш тәмамлангач, яшүсмер кыз колхоз эшенә чыга. Ятим бала, эшнең рәтен-чиратын белми, кая барса да кыерсыту… Аптырагач, вербовщикларга ияреп, төзелештә эшләргә яллана. Анда да сары май ягып куймаганнар икән. Акчасы юк, ә эше авыр. Кыз Яңа Куйбышевның салкын бер барагында яшәп, ел буе телеграф баганалары утырту өчен базлар казый. Норма – көненә бер баз. Кышкы ачы суыкта туң җирне ватып кара син. «Фуфайкаларны салып, күлмәкчән эшли идек. Норманы үтәмәсәк, җәза бирелә. Тырышырга туры килде».

Яллану вакыты чыккач, кыз Куйбышевка күчеп, складта эшли башлый. Ә әнисе хат язган саен: «Кайт инде, берүземә авыр бит. Син кыз бала, берүзеңә яшәргә дә килешми, бозылырсың», – дия-дия кызын авылга кайтара. Ә анда ни көтсен ятим баланы? Эш юк. Фермага керергә теләге бар, ләкин урын юк. Өч ел буе кырда эшләп, савучы итеп эшкә алуларын көтә. Бәхетенә, бер доярка кияүгә чыгып, башка авылга киткәч, Мәрьям дә морадына ирешә. Бу вакытта аның кызы туган була инде.

Кызы белән оныгы

Кызы белән оныгы

- Борһан абый килгәнче ике ел интектем фермада. Сыерлар начар сарайларда, пычракта басып торалар. Арт якларында канау казылган, тирес шунда төшәргә тиеш иде. Яңгыр яугач, ул канауны су баса, карап йөрмәсәң, сыер нәҗесенә барып төшәсең.

Ә 1959 елда, Борһан абый килеп эшли башлагач, бераз сулыш алдык. Үзгәрешләр бик тиз башланды. Нәселле сыерлар кайтарылды, группалар саны артты, эшләве дә күңелле булып китте, чөнки яңа рәисебез бик уңган һәм булдыклы кеше иде. Үзе дә күп эшли, башкаларның да намус белән, бөтен көченә эшләгәнен ярата. Ә мин нәкъ шундый булып чыктым. Ул кушканча, фермага килү белән башта сыерларымны ялтырап киткәнче тимер тарак белән тарап чистартам, аннары җиленнәрен әйбәтләп юам, массаж ясагач кына, саварга тотынам. Сыерларны үзебез ашаткач, үзебез карагач, савымнар күзгә күренеп арта башлады. Көн саен һәр сыерга унбишәр кило бәрәңге һәм чөгендер юып бирәбез, алларына тозлы җылы су белән парланган, он сибелгән салам салып куябыз. Төш вакытында 15 килограмм силос, ә кичкә печән. Кулларым гөбе кебек шешәләр иде. Ләкин эшне ташламадым, тагын да гайрәтләнеп эшләдем дә эшләдем. Беренче елларда елына бер сыердан 1750 килограмм сөт савып алган булсак, тора-бара 2500 — 2800 килограммга җиткерә идем.

Юклыкны күреп үскән бала, «Хуҗа»ның яхшы мөнәсәбәтен, эшенең нәтиҗәләрен күреп, яхшы хезмәт хакы ала башлагач, рәхмәт йөзеннән дә тырыша бит инде. «Мин малкайларымны ярата идем», – дип әйткән сүзәре дә хактыр. Чөнки эшен, сыерларын яратмаган сыер савучыны маллар үзләренә якын да китермәсләр иде.

2Алдынгы савучыга район җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә үзгәрә. Елховка районында чыгып килә торган «Югары уңыш өчен» газетасы битләреннән Сабирова Мәрьямнең исеме төшми. Ул газета битләрендә йә Рәхмәтуллинаны, йә Шагиәхмәтованы социалистик ярышка чакыра, йә депутат булып сайлана, йә бүләкләнүчеләр исемлегендә күренеп ала. Мәрьям Минвәлиевна әле дә «За трудовую доблесть» медален дә, юбилейларга тапшырылганнарын да, күпсанлы Почет грамоталарын да кадерләп саклый. Ә аларны Советлар заманында юкка гына бирмәгәннәр, әлбәттә. Гөбе кебек шешкән куллар моңа дәлил.

Колхоз рәисе аңа еш кына: «Мәрьям, мин бит башкаларны сиңа тигезләп куам», – дип әйтә булган. Ләкин Әбүзәров буш сүз сөйләми, ул вакытында күрсәтелгән ярдәм белән дә, игътибар белән дә, белдеклелеге белән дә эшченең рухын, кәефен һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрә белә. Шулай 1966 елда Мәрьямгә:5 «Яхшы хезмәт хакы алып эшләгәндә үзеңә өй салып кер. Киләчәктә нәрсә буласын кем дә белми. Ә мин сиңа ярдәм итәрмен», – дип әйтә. Мәрьям энесе Мингали (ул да колхозның алдынгы шоферы булып таныла) белән бергәләшеп эшкә керешәләр. Нәрсә кирәксә дә, хатын Әбүзәровка йөгерә. Ә ул инде ат караучыларга да, машина йөртүчеләргә дә әйтеп куйган: «Мәрьям килсә, борып җибәрмәгез, ярдәм итегез!» Шулай өйнең диварларын күтәрергә урман, идәненә иң калын нарат такталары, ә түбәсенә Кошкидан кайтарылган, шыгырдап торган яңа шиферлар табыла.


Менә шушы өендә картлыгын 
каршы ала да инде Мәрьям апа. Шунда аның кызы һәм оныклары үсеп җиткән, шунда тормышы узган. Апа хәзер күп вакытын намазлыкта үткәрә, мәҗлесләрне алып бара, матур итеп Коръән сүрәләре укый. Фотога төшкәндә кулына алган намазлыгы да гади түгел аның, энесе Минегали чиккән истәлекле хатирә. Күптән инде яраткан энесе дә, Борһан Әбүзәров тә, хезмәт батырлыклары күрсәткән башка күп иптәшләре дә вафат. Шушы авыр, әмма күңелле чорда ярдәмләшеп яшәгән авылдашларының һәммәсенә дә Мәрьям ападан бер дога…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1522

Комментирование запрещено