Гали һәм Ногай авылларында 9 Май бәйрәме

9 Май фото2Ел буе Гали авылы мәктәбе укучылары, укытучылар көтеп алган Җиңү бәйрәме күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ә бит аны әзерләүгә күпме көч куелган! Мәктәп балалары үзләренең бабаларының, әбиләренең сугыш вакытындагы фидакарь хезмәте  турында тикшеренүләр алып бардылар, бу турыда иншалар, шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Шул рәсемнәрдән зур гына күргәзмә барлыкка килде, ә иншалардан, шигырьләрдән альбом тупланды. Балалар һәм укытучылар митингның һәм кичке концертның программасын да үзләре яздылар.

Авыл җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев һәм аның хезмәткәрләре дә зур көч куйдылар. Алар авылыбыз урамнарын җыештырып, бизәп, бәйрәм төсе керттеләр. Игелекле җан, авылдашыбыз Дания Әсгать кызы Тулова Мәдәният йорты янындагы паркны тотып алу өчен тимер коймалар, питомникта махсус үстерелгән агачлар кайтарган иде. Шул агачларны утырткач, коймаларны тоткач, мәктәп тирәсе дә, Үзәк мәйданыбыз да матурланып китте, бәйрәмгә килүчеләрне һәм ветераннарны ямьләнеп каршы алды.

9 Май бәйрәменә ветераннарны җиңел машиналарга утыртып алып килделәр, алдан әзерләп куйган урыннарга хөрмәтләп утырттылар. Безнең Гали авылыннан сугышка 514 кеше киткән булса, шуларның 198е яу кырларында ятып калган, 30ы хәбәрсез югалган. Бүген шуларның дүртесе генә — Мидхәт абый Саниев, Әсгать абый Низаметдинов, Хәлилулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла абый Фазуллиннар безнең белән бергә билгесез солдат һәйкәле янында авылдашларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар.

Бу көнне һәйкәл янындагы почет каравылында 9нчы сыйныф укучылары баскан иде. Солдат киемнәре кигән балалар ветераннарның яшь чакларын хәтерләткәнлектән, картлар аларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Болай да суык көнне Леви-танның сугыш башлану турындагы хәбәре җанны өшетеп җи-бәргәндәй булды. Балаларның чыгышлары, киемнәре, үз-үзләрен тотышлары, транспарантлар — барысы да 70 ел элек булган вакыйгаларны хәтерләтә иде. Нинди хисләр кичереп, ниләр уйлап утырдылар икән картлар, белмим. Әмма аларның йөзләре сагышлы, күзләре яшьле иде.

Балаларның чыгышын тә-мамлап, Левитан сугыш бетү хәбәрен җиткергәч, балалар һавага шарлар, күгәрченнәр очырдылар. Көн дә җылынып киткәндәй булды, бабайлар да елмая башладылар.

Сугыш һәм тыл ветераннарын авыл клубына алып кереп, эшкуар Расих Латыйпов һәм аның кулы астында эшләүчеләр әзерләгән чәй табыны янына утырттылар. Котлаулар анда да дәвам итте. Чәйләр эчеп, сөйләшеп утыргач, күңелләр тәмам хушлангач, әби-бабайларны өйләренә илтеп куйдылар.

Шуннан соң авыл админис-трациясе һәм социаль бүлек хезмәткәрләре авыл җирле-генә кергән Ногай авылына юнәлделәр. Андагы сугыш ветераннары өчен дә матур бәйрәм оештырылган иде. Рушания апа Сафиуллина әзерләгән укучы балалар концерты халыкка бигрәк тә ошады.

Ә кичке тамаша тагын да күңеллерәк узды. Концерт та кызык, шул ук Расих Латыйпов командасы әзерләгән пылау да тәмле, салют та шәп булды.

Бәйрәмнәр үтә дә китә, ә сугыш ветераннары елдан-ел кими бара. Аларның кадерен күреп калырга, ихтирам итәргә ашыгыйк. Олы яшьтәге кешеләргә ихтирам һәм игътибардан гайре ни кирәк?

София СӘЛИМОВА,

 Гали авылы мәктәбе укытучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1460

Комментирование запрещено