Яхшы эшкә — яхшы бәя

123 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният йортында зур уңыш белән XIX “Татар балалары җырлый” фестивале уздырылган иде. Белгәнегезчә, аны тулысынча Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләп сәхнәгә куйдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган программа халыкка да, татар милли оешмаларына да бик ошады. Шуңа да татар эшкуарлары сугыш ветераннарына һәм тамашачыларга шундый зур бәйрәм бүләк иткән коллективка бүләкләр әзерләгәннәр.

Бүләкләү тантанасы “Яктылык” мәктәбендә уздырылды. Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Ленар Сабиров педагогия коллективына һәм укучыларга рәхмәтләрен әйткәннән соң, бүләкләү тантанасына кереште.

Бүләкләнүчеләр күп иде бу көнне (фестивальдә барлыгы 240 бала, ә программаны әзерләүдә мәктәпнең күпчелек укытучылары катнашты). Бире-дә аларның барысының да исем-фамилияләрен язып булмас, дип уйлыйм. Шуны гына әйтеп үтәсе килә — фестивальнең төп әзерләүчеләре Асия Сәй-фетдинова, Ленар Абсаттаров, Инзилә Гыйззәтуллина, Рәшит Гыйззәтуллин, Илназ Гарфетдинов, Алия Газизовалар белән беррәттән класс җитәкчеләре дә, укучылар да Рәхмәт хатлары белән, кайберләре “Волгопродмонтаж” оешмасы җитәкчесе Тәлгать Хуҗин, “Регионстройком” оешмасы җитәкчесе Марс Йосыпов, өлкә автономиясе әгъзасы, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, эшкуар Рәшит Сәлахов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевлар әзерләгән премияләр белән бүләкләнделәр. Ә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе “Яктылык” мәктәбе фойесына телевизор бүләк итте һәм яңа бию костюмнары тегү өчен 100 мең сум акча бүлеп бирде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1128

Комментирование запрещено