Язмыштан узмышлар юк

Фәһимә Вәлиәхмәтова

Фәһимә Вәлиәхмәтова

Бөек Җиңүнең 70 еллыгында без, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, авылларга йөрибез, сугыш ветераннарын, фронт өчен, җиңү өчен эшләгән тыл хезмәткәрләрен барлыйбыз, үткәннәрне искә алып сөйләүләрен соралабыз. Шулай миңа Елховка районының Тупли авылында яшәүче Фәһимә апа ВӘЛИӘХМӘТОВА белән танышырга туры килде. Ул — сугышта катнашмаган, ләкин тормыш әчесен артыгы белән татыган кеше. Гомере буе башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгән апаның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык.

Фәһимә апа 1935 елда Ульян өлкәсе, Малыклы районы, Иске Исәнтимер авылында туган. Ә быел ул үзенең сиксән яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Ничек тиз үтә бит гомер. Кичә генә алты
бала, елашып, әтиләрен фронтка озатканнар иде кебек…

- Әтиебезне 1941 елда сугышка алдылар. Ул Брянск урманнарындагы партизан отрядына барып
эләккән һәм өченче заданиесен үтәргә киткән җиреннән кайтмаган. Шулай итеп, без, алты баласы, ятим калдык. Мин — өченчесе. Димәк, миннән кечкенәрәк тагын өч бала бар әле, һәм аларны карау минем өстә.

Сугыш елларында да, аннан соң да, без, балалар, көне-төне кырда эшләдек. 60 сутый җиребезне
көрәк белән казып, тырмалап, ашлык һәм бәрәңге чәчә идек. Сыер булгач, печән-салам әзерләргә, утын кисәргә дә кирәк иде. Әниебез бик тырыш, уңган хатын булганга, безне дә эшкә өйрәтте. Шуңа күрә дә ачлыкны күрмәдек диярлек.

Әни әтисенә охшап, шундый уңган, дип сөйлиләр иде авылда. Безнең бабайның җире дә, маллары да, хәтта йөз оя умарта корты да булган. Ләкин ул беркайчан да кеше яллап эшләтмәгән, барысына да үзе һәм гаиләсе өлгергән. 1921 елгы ачлык вакытында бөтенләй хәлсезләнгән авылдашларына бал ашатып, күпләрне үлемнән коткарган ул. Менә шундый кешене 1933 елда кулакка чыгарганнар, ә умарталарын колхозга алганнар…

Әти сугышка киткәндә әнкәйгә: “Балаларны укыт!”, – дип әйткән булган. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, классташларым белән Урта Исәнтимергә йөреп укый идек. Ләкин ерак дип, ташларга туры килде. Ә минем бик укыйсым килә иде, хәтта портфель тоткан балаларны күрдем исә, еларга тотына идем.

Шулай беркөнне әнинең бертуганы Вагыйз абый Сабиров хәл белергә керде. Ул юридик институтны тәмамлаганнан соң Камышлыда следователь булып эшли икән. Бик укымышлы, акыллы бу туганыбыз законга таянып, бабабызның умарталарын кайтара алган, дип сокланып сөйлиләр иде.

Менә шушы хөрмәтле кешебез әнидән сорый: “Нишләп елый соң бу бала?” – ди. “Укыйсы килә, шуңа елый. Тик кая җибәрим мин аны? Эшкә киткәндә өч баланы, йортны, сыерны кемгә калдырыйм?” Абый бераз уйлап торганнан соң: “Киен, Фәһимә. Мин сине Камышлыга алып китәм!” – дип әйтеп куйды. Әни аңа каршы килә алмады һәм мин, шатлана-шатлана төенчегемне төйнәдем дә, абыйга иярдем.

Миңа башта Камышлы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамларга, аннан соң гына педучилищега керергә туры килде. Укып чыккач, ике группабызны да юллама буенча Урта Азиягә җибәрделәр. Төрлебез төрле кышлакларга эләкте. Бик начар шартларда яшәүчеләр дә бар иде. Ә мине зур, ике мәктәбе булган Бозбаш авылына беркеттеләр. Җидеелык мәктәптә ике ел рус телен укыттым. Авылыма кайтканда үзбәкчә дә яхшы гына сукалый идем инде. Китәсем дә килмәгән иде, бик яхшы кешеләр яши иде анда. Елга аша гына район үзәге. Андагы мәктәптә дә, минем кебек, яшь белгечләр эшли. Без алар белән дуслашып киттек, бергәләшеп кинога, бәйрәмнәргә йөри идек. Ләкин авылга кунакка кайткач, әни мине кире җибәрмәде.

Кошки районындагы Гранный мәктәбенә эшкә урнашырга туры килде. Андагы директор Мәзгут Мәхмүтович Вәлиәхмәтов белән без элек тә таныш идек. Ә бергә эшли башлагач, ничектер якынаеп киттек. Бик укымышлы һәм күп белә торган кеше белән аралашуы да кызыклы бит. Ул да, минем кебек, башта педучилищеда укыган. Аннан соң әле укытучылар ин ститутын да, педагогия институтын да гел «бишле» билгеләренә тәмамлап чыккан. Җитмәсә, директор да бит әле. Шулай сөйләшеп йөри торгач, өйләнештек без.

7-1Гранныйда ике ел эшләгәннән соң Туплига, Мәзгутнең олы яшьтәге әтисе-әнисе янынарак күченергә туры килде. Ул укыту бүлеге мөдире, мин – башлангыч класс укытучысы булып эшли башладык. Өч балабыз туды – ике малай, бер кыз. Алтмышынчы– җитмешенче елларда авылда балалар саны бик күп иде бит, ә мәктәбебез кечкенә. Кайда гына укытырга туры килмәде безгә! Өч бина арасында чабу гына җитмәгән, дәрес үткәрү өчен урын булмаганда клуб сәхнәсе дә, мәчет бинасы да класс булып хезмәт итә иде. Декрет ялында озаклап утыру дигән нәрсә дә юк иде бит әле. Баланы бишеккә салам да, янына сөтле шешә куеп калдырам. Мәзгутнең әтисе (әнисе вафат иде инде), елый башлаган оныгына соска каптыра да, без кайтканчы тибрәтеп утыра иде, Алланың рәхмәте. Ә без, ике укытучы, мәктәптән клубка чабабыз – анда үзешчән сәнгать түгәрәге репетицияләре башлана. Һәр бәйрәмгә яңа концерт куярга кирәк иде бит. Аннан фермага яисә правлениегә йөгерәбез – “Боевой листок” чыгарырга вакыт җиткән. Җәен палаткалар алып, чөгендер утарга китәбез. Мәктәп укучылары белән атналар буе кайтмыйча, укытучылар да чөгендер, мәк утый иде. Әле бит йорттагы мал-туар да бар, утын ягып, ипи салулар да, олау-олау керләр дә… Ә балаларның өй эшләрен тикшереп, йокларга яткыргач, дәфтәр тикшерергә, планнар язарга утырабыз. Күрде инде безнең буын укытучылары, күрде…

7-2Җитмешенче елларда, Туплида яңа зур мәктәп салынгач, аны җылыту торбалары туңмасын өчен Мәзгутем котельныйда кочегар урынына куна кала иде. Иртән кайтып, юына да, ак күлмәген, костюмын киеп, балалар каршына барып баса. Унсигез ел буе Туплида завуч һәм укытучы булып эшләде, унсигез ел буе һәр август педсоветында аның эше башкаларга үрнәк итеп күрсәтелеп килде. Өлкә мәгариф органнарыннан һәм РСФСРның мәгариф министрлыгыннан аңа тапшырылган Мактау грамоталарын әле дә кадерләп саклыйм мин…

Сиксән җиденче елда мине квалификациямне күтәрү көчен Казанга җибәрделәр. Укулар тәмамлангач, поездда Погрузная станцасына килеп төштем. Карыйм, Мәзгут, чана җигеп, каршы алырга килгән. Үзе ничектер бик күңелсез карый. Кайтып җиткәч кенә: “Фәһимә, нәрсәдер булды бит миңа. Кулым тоймый”, – дип әйтеп куйды. Киттек икенче көнне Кошки район шифаханәсенә. Егоров атлы табиб караганнан соң Куйбышевның Калинин хастаханәсенә юллама бирде. Нишләргә, илтеп салдык. Өйгә кайтып киткәндә: “Умыртка сөягеңә тотындырма!” – дип кисәттем бит әле. Ә аңардан сорап тормаганнар, пункция алганда да дөрес эшләмәгәннәр, башына ясалган операцисе дә уңышсыз булган, күрәсең. Шулай итеп, үз аяклары белән барып яткан кешене өебезгә алып кайтканда ул сөйләшми, кеше танымый, кул-аяклары эшләми, башын тота алмый иде…

Тагын киттем Егоров янына. “Нишләргә?”, – дим. “Бар, апа, урманга, җыеп кайт нарат һәм чыршы ылыслары. Көн саен шуларны пешереп, ванна яса. Биш минуттан башлап, көн саен биш минутка озайта бар”, – дип кайтарып җибәрде. Әйтергә генә җиңел. Көн саен Ринат улым белән урманга барып, ике капчык ылыс җыеп кайтабыз. Көн саен мунча ягып, Мәзгутне күтәреп алып барабыз, ванна керткәч, юрганга төреп, күтәреп кайтабыз…. Башта файдасы булыр, дип ышанмаган идем. Карыйм, бер ай шулай яфаланганнан соң, башын тота башлады ирем. Аллага шөкер инде! Өмет туды. Һәм шуннан соң нинди рецепт тапсам, шуны эшли башладым. Кычыткан белән ышкулар да, парлаган солыга төреп тотулар да, төрле-төрле массажлар да– берсе дә калмады.

Куйбышевта аптекада эшләүче апабыз дефицит дарулар алып кала иде миңа. Кошки автобусы белән иртән китәм, төнлә кайтам. Кыш көне куркыныч иде йөрүләре, ә шулай да күзеңә карап ятучы иреңне ничек дәваламыйсың? Ике яшьлек баланы өйрәткән кебек, башта сөйләшергә өйрәттем, аннары хәреф танырга. Әкренләп газеталар укый, телевизор карый башлады, кояшлы матур көннәрдә урамга чыгып утыра иде. Хастаханәдән алып кайткач, егерме бер ел, җиде ай гомер бүләк иттем Мәзгутемә. Ләкин ничек кенә тырышсам да, соңгы елларда аның хәле начарлана башлады, һәм 2008 елның октябрендә ирем вафат булды…

Ә үзем ничек дисеңме, кызым? Ничек булсын инде… Юл һәләкатендә вафат булган олы улым Равилне җирләгәннән бирле хәлем әйбәт түгел. Бөтен авырулар да берьюлы ябырылдылар сыман. Менә бүген дә, корреспондент килә дигәч кенә, урынымнан тордым әле. Көне буе башымда бер фикер әйләнә: авыр вакытларымда ярдәм иткән авылдашларыма, туганнарыма, укучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Мәзгут Кыямов та, укучыларым һәм күршеләрем дә һәрвакыт кереп, хәлебезне беләләр, нәрсә кирәк булса – машинамы, дарумы – барысын да табарга тырышалар иде. Баш иеп, рәхмәт әйтәм, туганкайларым. Бәла килгәч, калдырмадыгыз, гел ярдәм итеп тордыгыз. Мин дә Мәзгутем яшәсен өчен барысын да эшләдем кебек инде. Ләкин язмыштан узмыш юк икән, кызым, юк…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1704

2 комментариев

  1. Фягимя апага исэнлек-саулык

  2. Вакытлы матбугат — временная пресса? Временный журнал?