Тарих кайда саклана?

Музей җитәкчесе Рифкать ФӘРЗЕТДИНОВ.

Музей җитәкчесе Рифкать ФӘРЗЕТДИНОВ.

18 май – Халыкара музейлар көне 

Музейга керергә туры килгәндә мин һәрвакыт дулкынланам. Борынгы әйберләр, төрледән-төрле экспонатлар, тарихи документлар ата-бабаларыбыз тормышы турында сөйли, тамырларыбызны ачып күрсәтә сыман. Камышлы  районының Яңа Усман авылы музее җитәкчесе Рифкать Ризатдин улы Фәрзетдинов белән шул турыда сөйләшеп торганда ул миңа музей буенча экскурсия үткәрергә тәкъдим итте.

- Музеебыз мең тугыз йөз илленче еллар ахырында барлыкка килгән. Укытучы Һади Мисбах улы Галиев үзенең укучылары белән музейга экспонатлар җыеп туплаган. Аның вафатыннан соң Тәлгать Газиз улы Хәкимов эшләде. Хәзер инде миңа калды, -  дип музей белән таныштыра башлады Рифкать Ризатдин улы.

Музейга керүчеләрне Яңа Усман күренеше каршы ала. Экспозицияне дәвам итеп шушы авыл хуҗалыгында һәм авыл янындагы нефть  чыганагында эшләгән авыл уңганнарының фотосурәтләре эленгән. “Камышлы районының Мактаулы кешеләре»нең дә, музей эшен башлап җибәрүче Һади ага Галиевның да  рәсеме бар биредә.

Кемнеңдер үткән гомерен санаган күкеле сәгать, балчык чүлмәк, җиз комган, ап-ак самавыр, күмер үтүк, табагач, ухват, ипине мичкә куя торган агач көрәк, он сала торган агач җилпуч, күтәртмәле чабата, киндер сөлге, ашъяулык, тальян гармун кебек бик күп борынгы әйберләр саклана.

Пыяла астындагы киштәдә таш булып каткан бака кабырчыкларын күреп хәйран калдым. 

- Бу — тарихи чыганак. Ул авылыбыз урынында кайчандыр диңгез булуын раслый. Безнең җирләр “Кызыл китап»ка да кертелгән, ә киләчәктә биредә тарихи музей ачу турында уйланабыз, — дип аңлатты  Рифкать Ризатдин улы.

Болан мөгезе мондагы куе урманнарның кыргый хайваннарга бай булуын исбатлый. Бакча, йә баз казыганда әледән-әле килеп чыга торган гәрәбә төймәләр, бизәнү әйберләре бу як халкының төрки илләр белән сәүдә итүенә ишарә ясый. Җирле халыкның чит җирләргә китеп кеш тиреләре белән сату итүе турында билгеле. Ә табыш акчасына хатыннарына бизәнү әйберләре, яхшы тукымалар, савыт-саба алып кайтканнар алар.

Музей җитәкчесе Рифкать ага сүзләренә караганда, бу җирләр нефтькә генә түгел, җиз рудасына да бай. Борынгы бабаларыбыз рудадан җиз табып, аңардан төрле әйберләр ясаганнар.

Музейның зур өлеше Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган. Яңа Усман авылыннан фронтка киткән биш йөз кешенең яртысы туган туфрагына әйләнеп кайта алмаган.  Зәйнәп Гомәрова, Мирсәеф Шириязданов кебек Бөек Ватан сугышы батырларының истәлеге булып Мактау кәгазьләре һәм орден-медальләре саклана.  Татарстанның Буа театрында режиссер, соңрак туган авылында укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән фронтовик, Ленин ордены кавалеры  Фатыйх Бикашевка да аерым урын бирелгән. 

«Кайнар нокта»ларда хезмәт иткән сугышчы — интернационалистларга да, Бөек Ватан сугышы вакытында әсир төшеп, немец концлагеренда газап чиккән кешеләргә дә, тормышын хәрби хезмәткә багышлаган авылдашларга да урын табылган биредә. Шулай ук мәчет, мәдрәсәләр тарихы да бар.

- Рифкать ага, һәр авылда музей булдыру, әлбәттә, кирәкле эш-гамәл. Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Әйе. Бу эшләр барысы да киләчәк буыннар өчен эшләнә. “Тарихын белмәгәннең — киләчәге юк”, — дип әйткән бит Шиһабетдин Мәрҗани. Музей йортындагы каен агачлары арасында җәйге музей ясау идеясе белән янабыз әле. Анда татар халкының кыр-басуларда, йорт хуҗалыгында кулланган әйберләре урын алачак. Бездән соң килгән буын борынгы татарларның нинди авыр тормышта яшәүләрен, примитив эш кораллары белән икмәк үстереп көн күрүләре турында белсеннәр өчен эшлибез без моны. Бу хезмәтебез ата-бабалар һәм киләчәк буын арасындагы туганлык җепләрен ныгытачак.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено