Яшәү белән үлем арасында ниләр бар?!

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Алар Ульян өлкәсенең Павловка районы Моратовка авылы кешеләре иде. Бакыйлыкка күчеп киткән әтием Харис Хөсәен улы һәм үги әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы Гайнуллиннарга мәдхия язасым килде.  Тик сүзем бу турыда гына түгел… Татарның газизләрдән дә газизрәк сабыена рус православиесе исемнәрен кушып, милләтеннән, ислам диненнән читләштерү кемнәрнең явыз максатларына хезмәт итә икән?!

Дөньяны аңлар-аңламас чагыннан ук баланы миңгерәвек хәленә төшерү, шушы балага алдан ук үлем карары чыгарып куюга бәрабәр түгелмени бу? Балага татар мөселман тәрбиясен бирүгә нәрсә комачаулый?

Артык консерватив холыклы татар руханиларының абруйлары көннән-көн төшеп барганда, татар-башкортның дини акылы зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнеп киткән бу чорда иманнары нык, дини белемнәре көчле, исламның яшел әләмен биектән-биеккә күтәреп, җаннарын динебез өчен фида кылырга әзер таҗик, дагыстанлылар татар мөфтиләре кәнәфиенә үрмәләп менмәсләрме?

Гаҗәеп бу дөнья

Берәүләребез аңа яңа гына аяк басып керсә, икенчеләребез исә аның белән хушлашып китеп бару юлын эзли, өченчеләрнең ләззәтләнеп яшәү чаклары гына әле. Бер карасаң, гади генә кебек, икенче яктан карасаң, акылыңны суырып алырдай тамаша икән ул дөнья. Берәүләр әхлак кагыйдәләренә таянып яшәсә, башкалар исә шайтан коткысына бирелеп китүчеләр. Болар арасында бертуктаусыз ыгы-зыгылар, аклык, пакьлек һәм шайтанның кара-каралык идеологиясе арасындагы ике яклы капма-каршы бәрелешләрне күзәтеп караганыгыз булдымы икән?!

Бүген без Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, өлкән яшьтәге Маһирә Харис кызы Әбдрәхимованың күпкырлы әхлаки, дөньяви тормышка багышлап язылган уй-фикерләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Елларны елга бәйләп уза гомерләр

Туктатасы иде, туктатасы иде сәгать укларын. Туктамый шул, көннәрне, айларны, елларны санап кына бара. Бер мизгелгә генә булса да кайтып төшәсе иде туган якка, балачакка. Тик ул балачак булдымы икән минем? Әйе, миңа бүген җитмеш яшь. Күптерме бу, аздырмы — әйтүе кыен.

Үз әниемне бөтенләй хә-терләмим. Ул чакта дүрт кенә яшь иде әле миңа. Әнием озакка сузылган авырудан терелә алмыйча, егерме сигез яшендә мәңгелеккә китеп барды.

Әни үлгәч, әти безне Бакудан үзенең туган ягы, Ульян өлкәсенең Моратовка авылына алып килде. Зур апама тугыз яшь тулган булса, икенчесенә нибары биш кенә яшь иде. Апаларыма карап, мин дә: “Әнисез калдык, әнисез!” — дип, үксеп елаганым хәтердә. Безгә — үзенең берсеннән-берсе кечкенә сабыйларына карап, әтинең дә йөрәге әрнемәгән түгел, әрнегәндер.

Көннәрдән беркөнне әти безне тол апа йортына алып килде һәм аның белән таныштырып: “Бу сезнең яңа әниегез — Мөнәвәрә”, — диде. Шул чакта зур апаның: “Үги әни кечкенә сеңелебезне кыйнамаса ярар иде”, - дигән сүзләрен аңлар-аңламас акы-лыма сеңдергәнмен.

Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да бик күп гаиләләр пыяла кебек җимерелеп, юкка чыктылар. Ир мәхәббәтенә мохтаҗ япь-яшь хатын-кызларның ачулары чыгып кына торды. Бәлки шуңадыр да үги әниләр турында төрле имеш-мимешләр дә йөргәндер.

Бу хәл безне дә куркытмады түгел, куркытты. Тик нәрсә сөйләсәләр дә, нәрсә уй-ласалар да үги әнидән уңдык без. Ул беребезне дә рәнҗетмәде, кимсетмәде, кул, тел тидермәде. Барыбызны да үз балалары кебек якын күрде, аларга табып биргәнне безгә дә бирмәде түгел, бирде. Күңел җылысыннан да мәхрүм итмәде.

Әти белән әни арасында, бәлки, ике яклы килешү бул-гандыр. Булгандырмы, юкмы — анысын белмим. Тик аларның бер-берсенә тугрылыклы бу-лып, Адәм белән Һава шикелле дустанә яшәүләрен әле дә хәтерлим мин.

Бәләкәй генә ике тәрәзәле йортта без әтинең өч кызы — Мәрьям, Мөнирә, Маһирә һәм үги әниебезнең ике кызы — Мәкъфүзә, Мәүҗидә арыш саламы тутырылган түшәкләрне идәнгә җәеп йоклыйбыз, әти-әни — такта караватта. Барыбыз — җиде кашык.

Сигезенчегә әнинең кайна-насы — сугыш кырыннан кайт-маган иренең әнисе, иске чабатасын лаштыр-лоштыр сөйрәп килеп керде. Улы сугыш кырыннан кайтмагач, кая, кемгә барып сыена алсын инде ул, бичаракай?! Шулай итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Зәгыйдә әби бездә яшәде.

Гаиләбез ишәйгәннән-ишәйде генә. Әтиебез һәм әниебезнең уртак балалары — Исмаил, Камил, Рәйсә, Адилә дөньяга аваз салдылар.

Безнең иң якын кешеләребез һәрвакыт бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Бу синең, тегеләре минем балалар, дип тарткалашулар, төрткәләшүләр беркайчан да булмады. Әти кайнарланып киткән чакта үги әниебез йомшак итеп: “Җитте, атасы”, — дип, бөтен нәрсәне үз урынына утырта иде.

Тормышның нинди генә маҗарасын күреп үсмәдек. Унбер яшь булгандыр, мөгаен, Рәйсә сеңелемне күтәреп, өч чакрым ераклыкта урнашкан кырга әнигә имезергә илтә идем. Өйгә кайтып киткәндә, оегыма тутырылган арыш бөртеген әнием бала янына, муеныма асып куя торган иде.

Бервакыт каршыма атлы тарантаска утырган участок милиционеры белән колхоз рәисе килеп чыкмасыннармы! Куркуымнан кычкырып җибәр-гәнемне сизми дә калдым.

- Әйдә утыр, сеңелеңне алмыйбыз, - диләр болар. Нинди утыру инде, аякларым җиргә тими, болардан ничек тә котылыр өчен чаптым да чаптым гына. Ул чакларда бер кило иген бертеге өчен дә төрмәгә ябып куялар иде бит. Бу хәл шуңа бигрәк куркытты да инде мине.

Әйе, әтием, әнием киң күңелле кешеләр иде. Җәен аларның читтә яшәүче ту-ганнары гаиләләре белән кунакка кайталар да балаларын авылда калдырып китәләр иде. Үзебезгә дә ашар ризыгыбыз җитәр-җитмәс кенә булуга карамастан, тагын берсеннән-берсе кечкенә алты-җиде баланы җәй буе кунак итәргә, карарга туры килә иде. Бу әрәм тамакларның нигә кирәге бар, дип әйтүчеләр дә булгандыр. Ләкин бала күңелен рәнҗетүне әтием белән әнием зур гөнаһ дип саныйлар иде.

Карагыз инде, әтинең өч кызы башка хатыннан, үги әнинең ике кызы башка ирдән, әле тагын уртак балалары, туганнары, туганнарының балалары, әни-нең беренче иренең әнисе — Зәгыйдә әби уртак тел табып, бергәләшеп яши белгәнбез! Бу вакыйгалардан соң күп еллар үтсә дә, моңа әлегә хәтле гаҗәпләнәм. Үзе бер могҗиза бит бу! Хәзер кайбер гаиләләр бер-ике бала тәрбияләп, зур фатирда яшәсәләр дә үзара ызгышып-талашып бетәләр. Шул фатирны үзара бүлешә-бүлешә гомерләрен заяга уздыручылар да юк түгел.

Кешеләр арасында тагын бер тискәре күренеш җәелеп китте бит әле. Бу икейөзлелек. Үзара очрашалар, ләкин маңгай күзләре күрсә дә, күңел күзләре бер-берсен никтер күрми. Әллә күреп тә күрәселәре килмиме? Әйтерсең лә дөм сукырлар болар.

Кешеләр арасында тар күңеллелек хөкем сөрә. Очрашып сөйләшәләр, бер-берсен ишетмиләр, ишетсәләр дә, ишетмәмешкә салышып, башларын борып куялар. Әллә бер-берсенең байлыгына көн-ләшеп, хөсетлек арбасына җигелеп китәләр дә бу дөньяда югалып куялармы? Шулай итеп, кардәшләр, туганнар арасында якынлык, туганлык хисләре суынганнан-суынып, аралар ерагайганнан-ерагая гына бара. Ахырда мондыйлар берүзләре бикләнеп ялгызлыкта кала. Шайтан коткысына бирелеп яшәү нәтиҗәсе түгелмени бу? Дөньяны куабыз да куабыз, тик нәрсә белән бетәчәген уйлап та карамыйбыз.

Ни кызганыч, ваемсызлык, битарафлык кебек тискәре сыйфатлар хәзер нигәдер кешеләр күңелен басып ал-ды. Абыстай буларак, мин мөселман хатын-кызларын соңгы юлга җыеп озату белән шөгыльләнәм. Юабыз, үлеккә кәфен тегәбез, киендерәбез.

Күптән түгел ире — татар, хатыны рус милләтеннән булган катнаш бер гаиләнең битарафлыгына, ваемсызлы-гына үзем дә шаһит булдым. Бу ирнең әнисе үлеп киткән, тик аның кайчан бакыйлыкка киткәне билгесез. “Тетя Магиря, у нас бабушка умер-ла, посмотрела бы?” — ди бу ир миңа.  Барып карасам, мәрхүмәнең гәүдәсен инде кортлар сырып алган. Нишләргә? Моргка алып барып, рәткә китерергә кирәк, дидем. Шуннан соң гына тиеш булганча әбине җыеп, мәңгелек йортка озаттык.

Иң кызганычы, әбиебезнең үзе тудырып үстергән иң якын кешесе — улы, әнисен килеп тә карамавы. “Яшел елан”га сатылган бәндәдән нәрсә көтәсең инде?!

Улының әнисенә карата мондый ваемсызлыгын, кеше-лексезлеген нәрсә белән генә үлчәп була соң?! Еллар үтү белән бу битарафсызлык аның үз башына әйләнеп төшмәгәе.

Вакыт үткән саен әтием белән әниемнең кыяфәтләре яктыдан-якты күренешләрдә каршыма килеп баса. Алар минем өчен якты маяк булып әле бүген дә тормыш юлларыма нурлар сибәләр.

Мин еш кына әтием белән әниемнең оҗмах саваплары турында уйланам. Әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы — аяклары йөрер-йөрмәс, күзләре күрер-күрмәс, канкойгыч сугыш кырларыннан инвалид булып кайтып егылган Харис әтиемне балалары алдында хөрмәтле ата, туганнары, күршеләре өчен җан атып яшәүче тырыш, өлгер, эш сөючән чын кеше итеп аякка бастырган адәм бит ул.

Әтиемнең сәламәтлеге чамалы булса да, ул бөек мәхәббәткә ия кеше иде. Үзенең шундый көчле мәхәббәте белән әти-әниебезне каралык, караңгылык,бәхетсезлек белән тулы тол хатыннар “төрмәсеннән” тартып чыгара алган кеше. Әниемә ир мәхәб-бәтен жәлләмичә, җанына җылылык, тынычлык бирсә, тышкы кыяфәтенә матурлыкны өстәп кенә торган. Канкойгыч сугышта гына түгел, тормыш кырында да чын ир булып үзен күрсәтә белгән әтием, әнине бөекләрдән бөек ана итеп күкләргә  чөйгән.

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Әтием белән әниемнең уртак мәхәббәт чишмәсе тирәнлеге, киңлеге турында “Харис һәм Мөнәвәрә” дип аталган баллада язарга мөмкин, дип уйлыйм.

Үлем бәхетле булмый,  диләр. Моның белән һич тә килешә алмыйм, чөнки бу дөньяда без мәңгелеккә килмәгәнбез. Иртәме, соңмы — без аның белән барыбер саубуллашып, бакыйлыкка китәчәкбез. Ләкин һәркемнең үлеме үзенә күрә үзенчәлекле була. Әниебез җиңел, ансат үлем белән дөньядан китеп барды.

1997 ел иде бу. Апаларым, энеләрем, сеңелләрем Мора-товкага кайтып төштек. Әни-ебез, һәрвакыттагыча,  якты йөз белән каршы алды. Ләкин, ике-өч сәгать вакыт үткәндерме, юкмы, әниебезгә кинәт кенә начар булып китте. “Балалар, бераз ял итеп алыйм әле”, - дип әйтүгә, балалары, оныклары — барыбыз да аның янына җыелдык. Түшәккә сузылып яткан әниебез, кинәт күзләрен миңа төкәп: “Маһирә, кызым, бер генә йотым су бирсәңче”, - дип сорап куйды. Шунда аның үз кызы Мәүҗидә әллә бераз үпкәләп, әллә көнләшеп: “Әни, нигә Маһирәдән су сорап ятасың, мин синең туган кызың, ә ул үги бала бит”, — димәсенме. Үги әнием җавапны көттермәде: “Кызым, Маһирәнең  миңа беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады”, — диде.

Мин чыннан да балачактан ук ут кебек кайнар, аткан уктай җитез идем. Әтием белән әниемнең йомышларын беркайчан да үтәмичә кал-мадым. Бәлки шуңадыр да әнием, бичаракай, бу дөньяның зур ишекләрен ябып, мәңгелеккә китеп барганда соңгы йомышын миңа, үги кызы Маһирәгә, мөрәҗәгать иткәндер.

Башкаларга киңәшем бар: бервакытта да әти-әние­гез белән сүз көрәштереп утырмавыгызны телим. Бу яхшылыкка илтмәс сезне. Киресенчә, аларның күңел җы­лысын, хәер-фатихасын алып калырга ашыксагыз иде. Шул вакытта җаныгыз тыныч, гомерегез бәхетле булыр, мәңгелек дөньяларга күчеп урнашуларыгыз да җиңеллектә узар.

Әйе, әнием түшәктә ятмады, ике тапкыр ясин укып чыкканчы, ап-ак җиңел үлем белән үзенең мәңгелек йортына китеп барды.

Кайберәүләр ничә елларга сузылган авырудан түшәктән тора алмыйча, җәфаланып яталар. Ә менә әнием кебек Ходайның бәхетле бәндәләре җиңеллек белән китеп бара икән бу дөньядан.

Бигрәк тә серле дөньяда яшибез шул. Әтием белән әниемнең могҗизалы нурлары нинди зур илаһи көчкә ия икән бит. Бу көч көтмәгәндә үземне мәчет юлына илтеп куйды. Тормышымның иң мөһим, иң югары ноктасы иде бу. Гомерлек хыялым шулай чынбарлыкка әйләнде.  Новокуйбышевск мә-четендә туган татар җәмгыяте җитәкчесе Ринат Ситдыйковтан Коръән сүзләрен дөрес итеп укырга өйрәндем, аннан биш вакыт намазга утырдым. Шуннан бирле могҗизалар дөньясында сәяхәт итеп йөрүемә ышанып бетә алмыйм. Ходаем ярдәмне һич уйламаган җирдән бирә дә куя икән ул.

Новокуйбышевскиның нефть эшкәртү заводына Башкор­тостанның Салават шәһәреннән бер төркем бел-гечләр килгәч, аларның офи-сында җыештыручы итеп эшкә алдылар. Уйламаган җирдән үземә яхшы эш килеп чыкты.  Хәзер ундүрт мең сум пенсия акчасына өстәп, уналты мең хезмәт хакы алып яшим. Шәһәребездә “Туган тел” татар милли-мәдәни җәм-гыяте оештырылгач, тагын бер шатлыгым өстәлде. Дамир улымның кечкенә кызы Мәликә татарча җырларга өйрәнде. Ирексездән шуңа кинәндем, никадәр руслашып беткәнбез икән! Ышанырсызмы юкмы, фатирымда беренче тапкыр татарча тере тавышлы җыр ишетү бигрәк тә сәер, гаҗәп булып тоелды миңа.

Хәзерге вакытта күп милләтләр, мәдәниятләр, телләр әкренләп юкка чыгып бара. Тик без моны үзебез сизмибез. Киләчәктә тарих томаннары астына күмелеп калмасак иде. Оныкчыгым көннән-көн үсә бара. Хәзер үзен шәһәр хакимияте уздырган чараларга, татар туйларына җырларга чакырып алалар. Кем белгән, бәлки ул чын җырчы булып китәр әле.

Мәликә — сәләтле кыз, дин дәресләрен өйрәнергә дә теләге зурдан. Үзебезнең мәчеттә Наил хәзрәттән дини дәресләр алды. Тик хәзрәт күчеп китү сәбәпле, бу укулар тукталды. Бәлки аларны яңадан башлап җибәрергә соң түгел-дер. Нигә, мәсәлән, җирле мәчеттә мәктәп яшендәге бала-ларга дин дәресләрен яңадан оештырып җибәрмәскә?

Дөньяда юллар күп, лә-кин биш вакыт намазга ил-теп утыртучы юл бер генә. Аллаһының шушы туры юлына, намаз юлына барып чыга алсак иде.

Үзләрен татар-мөселман дип санаучылар күп, ләкин кайберәүләр үлем көненә кадәр җитеп тә, гап-гади иман кәлимәсен, Коръәннең “Ихлас”, “Фатиха”, “Бәкарә” кебек сүрәләрен яттан өйрәнүне кирәксенмәгәннәр. Нинди фәкыйрьлек,  рухи мескенлек хәленә төшкәнбез икән бит без — татар-башкортлар.

Бу дөньяның зур ишекләрен ябып китәргә җыеналар җыенуын, тик теге дөньяның ишекләре андыйлар өчен тиз генә ачылып китәр микән?!

Тагын бер мәсьәләгә — татар-мөселман баласына исем кушуга тукталыйк. Минем әле намазга басмаган чагым иде. Улымның беренче кызына Регина, икенчесенә Дария дигән исемнәр кушып, нык ялгышканымны хәзер генә аңладым. Дария русның әлеге дә баягы Дарья була бит инде. Рус кызларының оныгыма Дарья дип эндәшүләре йөрәгемә пычак белән кадап куйган шикелле. Я Ходаем, ни хәл итим соң мин хәзер! Бу минем наданлыктан чыккан хәл бит.

Шуңа гаҗәпләнәм хәзер. Дөньяда шулкадәр күп бала исемнәре. Боларның кайсыларын мөселман сабыена кушарга ярый икән, дигән сорау килеп туа.

Нигә безнең Ислам дине әһелләренә бу турыда  яшьләргә сөйләмәскә, аңлат­маска?! Диния нәза-рәтенең хәер-фатихасын алып, мө­селман баласына кушарга матур исемнәр күрсәтелгән китапчыклар бастырып, халык арасында нигә таратмаска? Соңга калмасак иде.

Ике оныгымның мөселман татар исемнәре булмавыннан бик тә хурланам, борчылам. Үзем Аллаһы каршына утырып биш вакыт намаз укыйм, ураза тотам, Мәккәгә хаҗ кылырга бару нияте белән ике дөнья арасында көнне төнгә ялгап, дулкынланып яшим.

Оныкларым исә, ниндидер ялтыравык, яңгыравык, мәгънәсез исемнәр йөртеп, ба­шыма хәсрәт, борчу өстиләр. Мондый хәл бер миндә генә түгел, татарларыбызда да күп. Татарның күпме чибәр, акыллы кызлары Алинә, Мария, Марина, Елена булып йөриләр.

Һәр диннең үзенә генә хас кануннары бар. Кеше исемнәре дә турыдан-туры аерым диннәргә бәйле. Ислам динендә дә шундыйрак хәл. Шулай булгач, нигә үзебезгә хас булмаган исемнәрне балаларыбызга, оныклары-бызга кушабыз икән соң?

Гаҗәеп тә дөнья икән бу! Яшәү белән үлем арасында ниләр генә юк: очсыз-кырыйсыз юллар, бихисап маҗаралар, Аллаһының аклык, пакьлек белән шайтанның явыз көчләре арасындагы ыгы-зыгылар… Иң мөһиме, Ходайның якты юлына барып чыгасы да татар-мөселман булып яшисе дә яшисе иде.

 

Маһирә Харис кызы ӘБДРӘХИМОВА.

Новокуйбышевск шәһәре.

Әңгәмәне Исхак АПАНАЕВ язып алды.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено