Алар Ульян өлкәсенең Павловка районы Моратовка авылы кешеләре иде. Бакыйлыкка күчеп киткән әтием Харис Хөсәен улы һәм үги әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы Гайнуллиннарга мәдхия язасым килде. Тик сүзем бу турыда гына түгел… Татарның газизләрдән дә газизрәк сабыена рус православиесе исемнәрен кушып, милләтеннән, ислам диненнән читләштерү кемнәрнең явыз максатларына хезмәт итә икән?!
Дөньяны аңлар-аңламас чагыннан ук баланы миңгерәвек хәленә төшерү, шушы балага алдан ук үлем карары чыгарып куюга бәрабәр түгелмени бу? Балага татар мөселман тәрбиясен бирүгә нәрсә комачаулый? Читать полностью