Ак пәрдәле тәрәзәдә яран гөле

1373916872-389sm-300x257Ак сатинга кызыл, сары, шәмәхә чәчәкләр чигелгән тәрәзә пәрдәләре арасыннан шау чәчәккә күмелеп утыручы яран гөлләре күренә. Самара өлкәсе, Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә Әхмәдулла кызы Морзаханованың шигъри юллары да, менә шушы тәрәзә төпләрендәге гөлләр сыман, башта бөреләнә, күңелендә чәчәк яра, аннары дәфтәр битләренә төшерелеп, үз юлын, үз укучысын таба.

Олы яшендә булуына карамастан, Саимә апа әле дә кызларча төз һәм йөзгә чибәр. Ул йортындагы бихисап эшләреннән бушаган арада өлкә, район газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә язып өлгерә, оста итеп бәйли дә, ә чигүгә килгәндә, авылда аңардан остарак кем дә юктыр…

Гали авылының гореф-гадәтләрен барлый башласаң — ис китәрлек. Олысы да, кечесе дә ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп сак-лыйлар. Шуңа күрә дә авылда ислам дине көчле. Галинең өч мәчетенә бик күп халык йөри, тирә-як авылларда гына түгел, башка төбәкләрдә дә дан тоткан мәдрәсә гөрләп эшләп тора, ел саен милли бәйрәмнәребез, ат чабышлары һәм башка төрле спорт чаралары үткәрелә.  Авылда яшьләр дә күп, шуңа күрә туйлар да еш кына уйнала…

Бу якларда алар бигрәк үзенчәлекле үтә бит. Кыз алдан ук »кыз яулыгы» әзерләп куярга тиеш. Әлбәттә, ул баш яулыгы түгел, ә төсле җепләр белән чәчәкләп чигелгән ефәк тасма яисә сөлге. Бу күркәм гадәтнең тәртибе шундый: кызның кияүгә чыгарга ризалыгы булса, яучыларга шушы чиккән яулыкны бирәләр. Ә кияү буласы егет кыз өендә садака тарата һәм яңа түбәтәй калдыра. Булачак кода-кодагыйларны бәлеш, коймак, токмачлы аш һәм башка милли ризыклар белән сыйлаганнан соң, кияү авыл урамнары буйлап машина сигналы биреп, аның тәрәзәсеннән кыз биргән яулыкны күрсәтеп йөри. Ул туй үткәнче түрдә эленеп торырга тиеш.

Хәзерге заманда Гали авылы кызларына яулыкларны остабикәләр чигеп бирә. Ә алар авылда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе — Саимә апа Морзаханова. Ул 14 яшеннән намазлыклар, пәрдә челтәрләре, ятак япмалары, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар чиккән. Гомере буена аның кулыннан бәйләү, чигү энәләре төшмәде. Ул бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, тәпеч-мәкләр, шәлләр, шапка-шарф-ларны җыеп барсаң, бер машина әрҗәсе кирәк булыр иде. Чигеләсе рәсемнәрне дә ул үзе ясый, кәгазьгә төшереп тормый. Ә бер чиккәнне һич кабатламый.

Олыгая төшкәч, Саимә апа  гарәп графикасын өйрәнеп, Коръән укый башлады, намазын да калдырганы юк, Коръән мәҗлесләрен дә бик оста итеп алып бара.  Барысына да өлгерергә күпме көч, сабырлык, илһам кирәк! Әйткәнемчә, Саимә апа кыш буе кызларга яулык, сөлге, мендәр тышлары чиксә, җәй айларында 30 сутый җирендә кыяр, суган, помидор, кәбестә, бәрәңге үстереп сата, тавыклар, казлар да асрый бит әле. Парлы булганда мөгезле эре терлекләре дә бар иде. Кызганычка, 30 ел бергә яшәгән тормыш иптәше һәлакәткә очрады. Эшкә киткән җиреннән җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Саимә апа дүрт баласы белән тол калды, аларны тәрбияләп, туйлар ясап тормышлы итте. Өч кызын да үзе белгәннәргә өйрәтеп үстерде.  Кайгы-хәсрәте күп булды инде. Тормыш бит ул шундый, көтмәгәндә генә тез астына китерә дә суга.

53 яшендә тол калган Саимә шигырьләр, бәетләр яза башлый, илһам килгәндә төненә өчәр шигырь язган чаклары да булган. Аның бу мавыгуы башкаларга да ошап китте бугай. Кем сораса — бәет яисә матур гына  котлау шигыре да язып бирә ул. Шигырьләрдәге язмышларны тирән кичерешләр аша сурәтли. Табигатьнең гүзәллеген, дөньяларның матурлыгын, яшәү рәхәтен,  ке-шеләрне хөрмәт итә белү сыйфатларын бик тә гади, аңлаешлы, үзебез сөйләшкән телдә, оста итеп әйтеп бирә белә. Саимә апаның күп шигырьләрендә үзәк өзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңеленнән саркып чыккан сагыш бар.

Саимә Морзаханова болыт арасыннан чыккан кояш кебек якты, юморга бай шигырьләр дә иҗат итә. Чигү энәсе астыннан гүзәл чәчәкләр барлыкка килгән кебек, аның шигъри юллары да нечкә күңелендә шулай туа. Апаның ике шигырь җыентыгы дөнья күрде инде. Аларның берсе — »Туган ягым, туган авылым», икенчесе »Яшә, Гали авылым!» дип аталган. Якташларына менә дигән бүләк алар.

“Бердәмлек” газетасында да аның язмалары еш кына күренә. Гали авылында узган чаралар, аянычлы язмышлар, шатлыклы хәбәрләр — барысы да Саимә апа аша өлкә татарларына җиткерелеп тора. Ул үзе дә редакциядә гел кадерле кунак. Ә газета хезмәткәрләре Гали якларына барып чыкканда Саима апаларга керми китсә — үпкәләш. Өстәлләр корып кунак итәргә, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга ярата ул. Дәрт, дәрман, яхшы кәеф алып кайта аннан шәһәр хәбәрчеләре.

Саимә апа Морзаханованың тормыш юлы поэма язарлык. Ул үз юлыннан, үз кыйбласыннан тайпылмыйча бара да бара, иҗаты белән кешеләрне куандырып яши, балаларына, онык-ларына үрнәк булып тора.

Гади генә авыл хатыны, ә нинди зур сихри көчкә ия! Афәрин, Саимә апа! Исәнлек, бәхет, мәңге сүнмәс иҗади ялкын телим. Ак пәрдәле тәрәзә төпләрендәге яран гөлләрең гел шулай чәчәк атып утырсын иде. 

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1403

Один комментарий

  1. инякяем минем.исянлек-саулык сина телибез.озын гомер телибез.миллион рахмят сина.