Теләгән кешегә эш табыла

img233Камышлы районында яшәүче адәмнәрнең төрле яхшы сыйфатларын әйтеп киткәндә аларның уңганлыгы беренче урында тора. Заманалар үзгәрү белән яшәү форсаты кыенлашса да, алар, төшенкелеккә бирелмичә, үзләренә төрле кәсеп табып, дөньяны алып баруны дәвам иттеләр. Шундый эшмәкәрләрнең берсе – Камышлыда яшәүче Кәрам улы Рамил Минхәйров.

Тере көмеш кебек, һәрвакыт хәрәкәттә булган бу ир, берничә ел инде кечкенә пилмән ясау цехын
эшләтеп килә. Эшне башлап җибәргәндә кертергә капитал булмагач, ифрат дәрәҗәдә кыен булган аңарга. Ләкин азмы-күпме үзе акча җыеп, производствоны ача ул. Предприниматель булып киткәч, хөкүмәттән грант ала, шуннан көне-төне тырышып эшләп, продукциянең чыгышын арттыра башлый.

Рамил шулай ук мөселман халкына хәләл ризык ашату идеясын тормышка ашыру өстендә эшли
һәм, пилмән ясау өчен, Ислам кануннары буенча чалынган мал ите генә алып, фарш чыгара.

– Бу уйны минем башка салучы Рәсих хәзрәт Вакказов булды. Беренче малны чалып бирүче дә
ул. Аңарга Аллаһының рәхмәте яусын. Шулай ук, рынокка чыгу юлын күрсәтеп, зур ярдәм итүче
«Дуслык» ит комбинаты хуҗасы Мөдәррис абыйга да мин бик рәхмәтле, – ди Рамил.

Аның товары хәзер «хәләл» бренды белән чыга, һәм кибетләрдә кешеләр аны яратып сатыл алалар. Продукцияне махсус автомобиль белән үзебезнең районның сату-алу точкаларына һәм Самар, Тольятти, Богырыслан кибетләренә илтеп тапшыра. Хәтта Татарстаннан да пилмәнне килеп алалар.

– Дөресендә, конкуренция бик көчле,– дип сөйли Рамил, — рынокка чыгу бик кыен. Безнең бәләкәй
генә цехның телевидениеләрдә һәм газета-журналларда күп итеп реклама ясарлык хәле юк. Тагын бер ягы бар – без табигый продукт кулланабыз, ә ул һәрвакыт кыйммәт. Итне алыштыра торган матдәләр кушмыйбыз, димәк, без җитештергән продукиянең үз хакы зур. Шуңа күрә аны сату көннән-көн авырлаша.

Әмма Рамил бер дә артка чигенергә теләми. Аның уенда цехны зуррак бинага күчерү һәм тагын да күбрәк продукция чыгару. Авыл халкыннан ит сатып алып, эшкәртеп, төрле ассортименттагы продукция чыгару хыялы белән дә мавыгып йөри ул. Бүгенге көндә аена 2,5-3 тонна продукция чыгарыла цехта — бу бик аз. Әгәр, иркенрәк бүлмә булса, коптильный цех та ясарга мөмкинлек булыр иде. Күбрәк кешегә эш урыннары ачылыр иде. Крестьяннарга үстергән малларын сатарга урыны булыр иде.

Рамилнең ниятләре изге. Шуңа күрә аңарга хезмәтендә зур уңышлар телибез. Аның кебек егетләр җәмгыять тарафыннан да һәм хакимият тарафыннан да илтифатка ия булырга тиешләр, дип уйлыйбыз.

Мөхәммәт Фәхетдинев.
Камышлы районы.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1403

Комментирование запрещено