Туган авыл турында кайгыртып

IMG_0365Красный Яр районының Яңа Кысылсу авылында бер яхшы традиция бар – монда ел саен 9 Май бәйрәме тирәләрендә зиратта өмә үткәрәләр.

Быел да җирле мәчет картлары билгеләгән көнне, 10 майда иртән-иртүк, дистәләгән ир-егетләр кулларына пычкы, балта, көрәкләр һәм тырмалар тотып җыелдылар һәм эшкә керештәләр.

Кемнең кулы нәрсәгә килә: берәүләре корыган агачлар кисә, икенчеләре былтыргы иске үләннәрне чаба, өченчеләре шушы чүп-чарны җыеп автомашиналарга яисә трактор арбаларына төйиләр… Гадәттәгечә, бу эшләрдә кайбер хатын-кызлар да катнаша, алар күбесенчә үзләренең якыннарының каберләре өсләрендә тәртип урнаштыру белән мәшгүль.

IMG_0365IMG_0358 IMG_0362 (1)

Өмәнең төп эш көчен Самара, Тольятти һәм башка урыннарда яшәгән кызылсулылар тәшкил итә. Чамалап караганда, төш вакытына табарак зиратта эшләүчернең саны 100гә якынайды, ахрысы.

Бу эш Яңа Кызылсуда дистәдән артык еллар алып барыла инде, шуңа күрә безнең авылда туганнарыбыз һәм якыннарыбызның мәңгелек тынычлык урыны һәрвакыт тәртиптә тора.

Шамил ГАЛИМОВ.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено