Чишмәләрдә Камышлы авылының йөзе (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (9)Мин үзем Камышлы авылында  туып-үсмәсәм дә, ул миңа бик якын, миңа аның һәр почмагы, һәр урамы кадерле. Авылны буйдан-буйга тезелеп киткән таулар, урманнар уратып алган. Эштән кайткан вакытта да аларга карап, табигать белән хозурланам.  

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәләребез бар. Авылыбызның татлы сулы чишмәләре үзләренең көмеш чыңлаулары белән безне чакырып тора. Әйе, атаклы музыка коралы осталары да аларның чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслардыр, иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да аларның җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

Камышлы районында 98 чишмә бар. Аларның күбесе Камышлы авылы тирәсендә бәреп чыга. Нәкъ алар халыкны су белән тәэмин итәләр дә инде. «Шарлак», «Озын тау», «Мацеста» дип аталганнары региональ дәрәҗәдә табигать һәйкәлләре статусын йөртәләр.

Чишмәләребез янына барып, моң-зарларымны көйгә салсам, ничектер барлык авырлыклардан да бушанып калам, үзләреннән рәхим-шәфкать сорап, суларын эчсәм, күңелемне сафландырам кебек.

image (2)image (1)image (3) image (4)image (6) image (7) image (8) image (9) image (10) image (11)image

Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер сез. Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да, үзенең туган төбәген онытмас.

Урманнары шаулап, болыннары, кырлары хуш ис аңкытып, чишмәләре челтерәп аккан җирдә яшәве нинди зур бәхет, нинди зур шатлык бит ул! Мин моның өчен Ходаема бик рәхмәтлемен.

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 1761

6 комментариев

  1. Спасибо Вам Раиса и Нурлат за проникновенные слова!
    У меня, слава Всевышнему, тоже есть свой Родник в с. Старо-Альметьево, где родилась моя мама.

  2. «Кара-теп чишмэсе», это родник, из которого воду пил мой прадед ещё…а «Варлан», куда я в детстве ходила за водой, с коромыслом на плечах, мой родник — моим остался, и его мне не забыть!…..

  3. МОЙ РОДНИК

    Я искал к тебе дорогу,
    А забрел в чужие страны.
    Я в чужого верил бога
    И родной забыл язык.

    На душе почти зажили
    От надежды долгой раны.
    Только сны меня будили.
    Сны про маленький родник.

    Я во сне к нему губами,
    Умирая, прикасался.
    И как будто между нами,
    Жажда общая была.

    Я его до дна пытался
    Иссушить своим желаньем,
    Ну а он во всю старался,
    Чтобы жажда не прошла.

    А когда на смену ночи,
    Трезвый день в окно стучался,
    Я молился, что есть мочи,
    Я просил еще попить.

    Далеко тот сон умчался,
    Только жажда не исчезла.
    Мой родник – моим остался
    И его мне не забыть…

  4. Изге Чишмәләр…Күп алар татар яшәгән җирдә.Әле бүген дә,борыңгы Тзңречелек чорындагы кебек,шул чишмәләр янындагы агачларга «Алама» (Алтайларда Чалама) дип аталган төсле тасмалар,чүпрәк кисәкләре бәйли халык,вак акча сала сала чишмә суына.Теләк теләп,келәү әйтеп бәйли,корбан итеп,үзенең дә теләкләре кабул булсын өчен ни дә булса бирергә әзер икәнен ,нияте чын икәнен күрсәтер өчен-акча сала.Һәм гадәттә,йоласына туры китереп теләгән теләкләр-кабул була.600 еллар ислам дине руханилары,450 еллар христан поплары бабаларыбызның бу йолаларын ничек кенә бетергә дип көчәнмәсен-алар яшәгән,яши,яшиячәк.Чөнки алар-татарның бәгыреннән чыккан,Тәңресе биргән-үз йолалары…Изге чишмәләргә келәү итеп,кемнәрдер табилар кул селтәгәч дәва таба,баласыз интегүчеләр-сабыйлы була,кемнәрдер аракы афәтеннән котыла,кемнәрнеңдер гаиләсе җайга салына…
    Могҗиза дип санарлык мондый хәлләрне үзем күреп белмәсәм-бәлки ышанмас та идем…Тик бу чыннан да шулай,һәм бу могҗиза түгел-Тәңре законнары…Чын күңелдән,башка кешегә зыян китермәслек итеп Тәңредән,Чишмә ияләреннән сорарга гына кирәк…

  5. О таких родниках можно коротко сказать — и ЭТО РОДИНА МОЯ ……