Истәлеккә китаплары калды…

SONY DSCСамар татарлары ятимләнде. Арабыздан җирле шагыйрь  Рәшит ага МОРЗАКАЕВ китте.

Күңелләрдә моңсулык. Дистәләгән еллар буена ул милләтебезгә хезмәт итте. Күп еллар дәвамында Самарның «Яктылык» мәктәбендә эшләде.  

Рәшит ага йомшак күңелле ирләр исемлегендә иде. Иреннәрендәге җиңелчә елмаю аның күзләренә нур өстәп торды. Хатын-кызларга «апаем» генә дип дәшәр иде. Ул аның тарафыннан хөрмәт билгесе булып яңгырады. Хәрәкәтчәнлеге иҗаты белән бәйле булганга, аны бизәп торды. 

Шагыйрь кеше тыныч була алмый. Ул миллләте өчен, татары өчен, туган авылы өчен, дәүләте өчен, туганнары өчен, нәсел-ыруы өчен янып-көеп яшәде.

Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын, Ходаем.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам».

Просмотров: 1547

Комментирование запрещено