Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк

отправить (3)“Үзенең үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк”, дигән бер акыл иясе. Мин тарих дәресен ярата идем, тарихи фильмнар һәм китапларга да мөкиббән мин. Тарих — ул безнең үткәнебезне, бүгенгене һәм киләчәкне чагылдыручы көзге.

“Иптәш Фәхретдинов Ф.Я. 1945-1953 елларда Камышлы районында райисполком председателе булып эшләгән”, дигән язмага юлыктым мин районыбызның тарихи язмалары белән танышып утырганда һәм кинәт кенә әтиемнең “Фәхретдинов абый, Тарзиев абый”, диеп кайчандыр җитәкче урыннарда эшләгән абыйлар турында сөйләгәне искә төште дә бит… Их, белсәм икән мин шулвакыт әтием сөйләгән истәлекләрнең кайчанда булса кирәгеп чыгуын, язып алган булыр идем. Минем әтием-тере тарих булган икән. Кызганычка каршы, ул бу дөньяда юк инде.

Фәйзрахман Якуб улын белүче бардыр инде ул, диеп өлкәнрәк буын-җитәкчеләрдән дә сорашып карадым. “Эшләгәнен хәтерлим, үзе турында берни дә әйтә алмыйм, безнең якныкы түгел иде бит ул”, диючеләр дә булды, ә менә аны хәтерләүчеләр, якыннан белмәсәләр дә, аның якыннарын белүче ике кешене мин таптым. Ул вакытта бик яшь булсалар да, Фәрит Ахмадуллович Зәйнуллин белән Дилбәр Мөхтәбәровна Шиһаповаларга мөрәҗәгать иттем. Чөнки алар икесе дә бик актив яшьләр булганнар. Фәрит абый укытучы, завуч булып мәктәптә, аннан җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга киткән кеше булса, Дилбәр апа яшь чагында райком комсомола да эшләгән шәхес-ул комсомоллар вожагы булган. “Мин Фәйзрахман Якуб улы белән якыннан таныш түгелмен. Шулай да Промкомбинат директоры Әкрам ага Кашфаровның сөйләгәннәре истә калган: “Үзебездә эшләп киткән кеше булгач һәрдаим ярдәмен тоеп торам. Бер генә дә буш кайтарып җибәргәне юк. Югыйсә бит үз авылыбыз кешесе дә түгел иде Фәхретдинов абый. Хәзер ул облпотребсоюзда Промкомбинатны җитәкли, рәхмәт яусын инде аңа”, диеп сөйләгәне истә калган”, ди Фәрит абый. Ә Дилбәр апа Фәйзрахман аганың тормыш иптәше Әминә апаны һәм улы Маратны хәтерли икән. “Ул матур апа минем әнием Шәрифә белән балалар бакчасында эшли иде. Ә без, хезмәткәрләрнең балалары, мәктәп укучылары, бакча йортында уйный идек. Безнең арада Марат та була иде. Бик чибәр, акыллы, инсафлы малай иде ул”, диеп искә алды Дилбәр апа.

Бер уйласаң, әллә ни күп мәгълүмат та түгел. Ләкин шушы сүзләрдән дә бу гаиләнең тәрбияле, үрнәк гаилә булуын аңлап булыр иде. 

Сораша-белешә торгач мин Фәйзрахман Якуб улының өлкәбезнең мәшһүр татары Ильяс Гомәр улы Шакуровның әнисе Алия апаның туганнан-туган абыйсы икәнен белдем. Ә Алия Әләветдин кызы турында мин бер язмамда искә алган идем инде: ул сугыштан соңгы елларда Камышлы педагогия училищесында укыган һәм бүген дә Камышлы авылын сагынып, искә алып сөйли, сәламнәрен җибәрә. Ә Ильяс Гомәр улы менә ничә еллар инде безнең милли бәйрәмнәребез, әдәби-мәдәни чараларыбыз спонсоры. Ул Камышлы районы җитәкчеләренә дә, халкына да хөрмәт белән карый һәм инде әлбәттә монда Ана роле бик зур.

Фәйзрахман Якуб улы 1916 елны Ульян өлкәсе Корсун районында, урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Вакытына карата төпле белем ала ул. Сәүдә техникумы дипломы булган егет шул өлкәдә хезмәт куя. 1940 елда партиягә керә.

1945 елда партия юлламасы белән Камышлы районына эшкә җибәрелә. Ул райисполком председателе булып 1953 нче елга кадәр Камышлыда эшли. 1952 нче елда партия мәктәбендә укый. 1953 нче елда аны шул ук партия юлламасы белән Куйбышевка күчерәләр һәм Промкомбинатны җитәкләргә кушалар. 30 елдан артык гомерен шушы өлкәгә багышлый ул һәм үзен һәряктан үрнәк итеп күрсәтә. Үз-үзенә таләпчән җитәкче хезмәткәрләреннән дә шуны таләп итә. Ул җитәкләгән Промкомбинат еллык, биш еллык планнарны вакытыннан алда үтәп, гел алдынгылардан була, күп еллар Күчмә Кызыл Байракны үз кулында тота, коллектив акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Хезмәт ветераны Фәйзрахман Якуб улы “Знак Почета” ордены, “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” медале, “Отличник Советской потребительской кооперации” значогы һәм башка күп кенә медальләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Гаилә башлыгы яхшы тормыш иптәше, үрнәк ата булса, аның тормыш иптәше Әминә апа тугры юлдаш, нык тыл була. Ә уллары Марат аларның яшәү шатлыгы, бәхете була. Кызганычка каршы фаҗигале үлем Маратны якты дөньядан иртә алып китә. Әлбәттә, Фәйзрахман ага һәм Әминә апа үзләре дә бу дөньяда юк инде. Аларның нәсел дәвамчылары, төп нигезне саклаучылары булып оныклары, Маратның улы калган. Альберт Самара шәһәрендә яши һәм эшли.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено