Самардан Изге Болгар җиренә махсус автобуслар барачак

Болгар-җыеныБабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, һәр елны Бөек Болгар җирендә — Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә милләттәшләребез җыела. Әлеге чара «Изге Болгар җыены» дигән исем астында үткәрелә. Быел ул 14 июньдә узачак. 

Самардан Болгарга махсус автобуслар барачак. Аларны  өлкә мөселманнарының Диния назәрәте һәм Җәмигъ мәчете тәкъдим итә.

Билетлар саны чикле, барырга теләгегез булса, шушы телефон номерлары буенча шалтлыратырга мөмкин: 951-85-03, 951-84-62, 951-95-53.

Билетлар Самар Җәмигъ мәчетендә сатыла.

samtatnews.ru

Просмотров: 1795

Комментирование запрещено