Дәваландык та, ял да иттек

загруженное (1)Кеше гомере йомгак кебек, тәгәрәп китә дә сүтелә. Гомер көзе бик тиз килеп җитә һәм пенсиядә яшәүче кеше зур дөнья белән элемтәсен югалта башлый. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр, моны аңлап, еш кына авыл пенсионерларын бергә җыеп, алар белән төрле чаралар үткәрәләр. Ветераннар мондый ялларны көтеп алалар.

Менә без дә күптән түгел социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гали Наил улы Каюмовтан чакыру алдык. 10 көн буена массажлар ясатып, тренажерларда шөгыльләнеп дәваландык һәм ял иттек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышлап концерт программасы да әзерләргә өлгердек һәм осталыгыбызны күрсәтү өчен күрше Яңа Усман авылына барып кайттык әле.

“Умырзая” дип аталган музыкаль-бию төркемебездә районыбызның мактаулы гражданины, элек мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сәхия Нурсәхи кызы Шәвәлиева дә бар иде. Ул яңаусманлыларга авылдашларыбыз Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларның Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында ятып калган биш улы һәм өч кияве,  аларга авыл уртасында куелган һәйкәл турында сөйләде. Якташыбыз, Йолдыз авылында туып үскән танылган татар шагыйре Рөстәм Мингалимнең “Сәбәп” шигырен укыганнан соң Сәхия апа чыгышын: ”Сугыш елларында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр урман кистеләр, окоплар казыдылар, Куйбышевның хәрби заводларында эшләделәр. Сугыштан соң шәһәрләрне, авыл хуҗалыгын торгыздылар. Без сугыш һәм тыл батырларының истәлеген мәңге сакларга тиешбез. Ач, ялангач елларда балалар үстергән, колхоз кырларында төнне-көнгә ялгап эшләгән аналарга, ирләре сугыштан кайтмаган тол хатыннарга дога булып барсын бу шигырь!” — диде. Чыннан да якташыбызның бу шигыре йөрәкләргә үтеп кереп, барыбызны да тетрәндерде.

Концерт тәмамланганнан соң безне Яңа Усман урта мәктәбе бинасында урнашкан музейга алып бардылар. Рифкать Фәрзетдинов җитәкләгән бу музейның ветераннарга багышланган стенды барыбызга да бик ошады. Рифкать Ризатдин улы бөтен сорауларыбызга тәфсилле җаваплар бирде, ә укучылар безне музей экспонатлары белән таныштырды.

Иске Ярмәккә әйләнеп кайткач үзебезнең мәктәп музеен да карап чыгарга булдык. Бүгенге көндә Әлфия Рифкать кызы Баһаутдинова җитәкләгән бу музейга да быел 50 ел тулган икән инде. Хуҗабикәсе бик тә  эчтәлекле экскурсия үткәрде. Безнең Иске Ярмәк авылы музее да экспонатларга бай, күршеләрнекеннән бер дә ким түгел.

Шулай сизелми генә ун көнлек дәвалау курслары үтеп тә китте. Без ял итеп, ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтеп, тынгы белмәс социаль бүлек хезмәткәрләре белән хушлаштык.

Наилә КАЮМОВА, укытучы-пенсионер

Иске Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1097

Комментирование запрещено