Рустам Минниханов предложил вновь провести финал чемпионата WorldSkills Russia в Казани / WorldSkills Russia чемпионаты: Татарстан – беренче

TUHI0036В Казани, в «Татнефть-арене», прошла церемония закрытия финала III Национального чемпионата по профессиональному мастерству по стандартам WorldSkills. В церемонии приняли участие заместитель Председателя Правительства России Ольга Голодец, врио Президента РТ Рустам Минниханов, заместитель Премьер-министра РТ – министр образования и науки Энгель Фаттахов, генеральный директор Союза «Вордскиллс Россия» Роберт Уразов, генеральный директор Агентства стратегических инициатив Андрей Никитин и другие.

Напомним, финал чемпионата WorldSkills Russia стартовал в Казани 19 мая. В нем приняли участие 519 конкурсантов из 46 регионов России и 5 зарубежных стран: Марокко, Израиля, Финляндии, Беларуси и Казахстана. Кроме того, на финал национального чемпионата приехали 613 экспертов, в том числе 55 главных экспертов, 19 международных экспертов из 9 стран: Марокко, Израиля, Финляндии, Японии, Южной Кореи, ЮАР, Германии, Ирландии, Швейцарии – и 22 эксперта из Беларуси и Казахстана.

На конкурсных площадках, которые были организованы на территории выставочного центра «Казанская ярмарка», участники соревновались по 57 компетенциям, 42 из которых основные, 15 – презентационные.

В соревновании Junior Skills, которое впервые прошло в рамках финала WorldSkills Russia, участвовали 100 юниоров из 16 регионов по 10 компетенциям, в том числе 35 ребят из Татарстана. Возраст участников – от 10 до 17 лет. Финал чемпионата посетили более 63 тыс. зрителей.

Вице-председатель Правительства России Ольга Голодец отметила, что все собравшиеся в зале – лучшие из лучших. «Вы все молодцы, неважно, завоевали вы золотую медаль или остались без медалей», – сказала она. О.Голодец также выразила уверенность в том, что движение будет набирать обороты, и на следующий год на финал приедет еще больше участников. Заместитель Председателя Правительства России также отметила, что при проведении последующих чемпионатов будут отталкиваться от той планки, которую установил Татарстан.

Генеральный директор Агентства стратегических инициатив Андрей Никитин отметил, что когда проект только зарождался в их агентстве, он не мог предположить, что чемпионат станет национальным. Он поблагодарил экспертов и Республику Татарстан. «Все, что начинается в Татарстане, имеет большое будущее, мы сделали большой шаг вперед», – уверен он. Победителям и призерам Андрей Никитин в свою очередь пожелал всегда идти вперед и ничего не бояться.

Врио Президента РТ Рустам Минниханов сказал, что для республики большая честь принимать такие соревнования и таких талантливых ребят. «То, что мы делаем, одно из главных для нашей страны, люди, которые будут создавать нашу экономику, здесь», – отметил Рустам Минниханов. «Большое количество представителей бизнеса заинтересованы в проведении этого мероприятия», — добавил Р.Минниханов. Он также поблагодарил Правительство России за оказанное доверие. «Республика Татарстан готова на следующий год еще раз провести этот чемпионат», – заявил Рустам Минниханов. В завершение он поблагодарил предприятия, организации за содействие в проведении финала чемпионата, а также международных экспертов. После этого чествовали победителей и призеров соревнований JuniorSkills, и состоялось награждение победителей и призеров соревнований.

«Татар-информ» 

* * *

Киләсе елда WorldSkills Russia чемпионатының финалы өченче ел рәттән Казанда узарга узарга мөмкин. Әлеге ярышларга нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шундый тәкъдим белән чыкты.

Быел исә Казан  WorldSkills Russia чемпионатының финалын икенче ел рәттән кабул итте. 19 майда башланып киткән әлеге ярышларда Россиянең 46 төбәгеннән һәм биш чит илдән барлыгы 519 конкурсант катнашты. Аларның 13е — Марокко, Израиль һәм Финляндиядән булса, 30ы — Беларусь һәм Казахстаннан. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, алар 57 компетенция буенча үзара көч сынашты.

Экспертларга килгәндә исә, аларның саны 613кә җитте. Аларның 55е — баш экспертлар булса, 19ы – халыкара экспертлар булып исәпләнә. Араларында Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, ЮАР, Германия һәм Швейцария вәкилләре дә бар. Беларусь һәм Казахстаннан исә барлыгы 22 эксперт килгән. Әлеге чемпионатның барышын күзәткән тамашачылар санының исә 63 меңгә җиткәнлеге билгеле.

Татарстанда тормышка ашырыла торган проектлар уңыш китерә

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына килгәндә, әлеге чараны Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин ачып җибәрделәр.

- Бүген бу залда Россиянең иң яхшы эшче һөнәр ияләре утыра. Җиңү-җиңмәү мөһим түгел, безнең өчен сезнең барыгыз да җиңүчеләр. Сез –WorldSkills Russia хәрәкәтенең башында торучылар. Алга таба әлеге хәрәкәт тагын да популярлашыр, катнашучылар саны исә елдан-ел артыр дип ышанам, — дип белдерде Ольга Голодец үзенең чыгышында.

Андрей Никитин исә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Казанда башлана торган һәрбер чара, хәрәкәт һәм проект уңышка илтә, ахрысы. Моның шулай булуына без тагын бер кат төшендек. Мин WorldSkills Russia хәрәкәтенең шулкадәр зур популярлык казаначагын күз алдына да китермәгән идем. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелегенә, әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә, — дип ассызыклады җитәкче.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исә Казан әлеге чемпионатны киләсе елда да кабул итәргә риза, дип белдерде.

- Безнең республика икътисадын “тудырачак” кешеләр менә шушында җыелган. Сез илебез өчен мөһим һәм кирәкле шәхесләр. Әлеге чара күп кенә бизнес вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты. Татарстан әлеге чемпионатны киләсе елда да кабул итәргә әзер, — дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Бразилиягә юл ачык

Аннары WorldSkills Russia чемпионатының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды. Без исә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган Россия һәм чит илләрнең иң оста эшче һөнәр ияләре белән әңгәмә кордык.

Мәсәлән, Вениамин Петров Казанның төзелеш көллиятендә белем ала. WorldSkills Russia чемпионатында исә ул плитә белән “тышлау” компетенциясендә беренче урынны яулады.

- Әлеге чемпионатта җиңү теләгем бик зур иде. Өстәвенә, миңа бик көчле көндәшләр эләкте. Соңгы төнне гомумән дә йокысыз уздырдым. Ярышның  барышы, үзем тарафыннан җибәрелгән хаталар турында кат-кат уйлап чыктым. Хәзер исә зур ышаныч белән әйтә алам: мин теләгемә ирештем. Беренче урынны яуладым. Үземә Бразилиядә узачак дөнья чемпионатына юл ачтым, — дип уртаклашты Вениамин.

Хәер, Бразилиядәге ярышларда катнашу өчен Вениаминга Германия һәм Финляндия узачак сайлап алу этапларын уңышлы узарга кирәк булачак.

Белоруслар Казанны ошаткан

Беларусь республикасыннан килгән Дмитрий Писарев исә Минскның индустриаль педагогика көллиятендә белем ала. Әлеге ярышларда ул “БДБ илләре чемпионаты” номинациясендә  плитә ябыштыру компетенциясендә икенче урынны алуга ирешкән.

- Әлеге чемпионат безнең үзебездә дә оештырыла. Тик биредә күпкә авыррак һәм катлаулырак булды. Мин биредә үземә әзерлекнең бераз җитеп бетмәвен аңладым. Киләсе елдагы ярышларга тырышыбрак әзерләнермен дип уйлыйм. Тагын шуны ассызыклап узасым килә: Казан бик матур шәһәр, безнең Минскны хәтерләтә. Шуңа күрә үземне туган шәһәремдә итеп хис иттем. Хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә башкарылды. Бу чемпионат гомерлек хәтердә калыр, дип уйлыйм, — дип уртаклашты Дмитрий.

Чемпионатның гомумкоманда нәтиҗәләренә килгәндә исә, Татарстан командасы мәртәбәле беренче урынны яулады. Икенче урында – Свердловск, ә өченче урында исә – Мәскәү шәһәренең эшче һөнәр ияләре.

intertat.ru

Просмотров: 941

Комментирование запрещено