Иртәгә Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае башлана / В Казани состоится Съезд журналистов тюркского мира

turkjurnalistler-jpg2015052410105427 һәм 28 май көннәрендә Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае була.

Корылтайда төрки дөнья журналистлары, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашачак. “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай алдан ачыклык керткәнчә, Татарстан башкаласында узачак быелгы чарага 22 илдән 100ләп журналист килүе ниятләнә. ТР Журналистлар берлегеннән алынган мәгълүмат буенча, корылтайга Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек БДБ илләреннән, Төркия, Ирак, Сирия, Болгария, Румыния, Венгрия, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән делегатлар килүе көтелә.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина биргән белешмә буенча, корылтай “Гранд отель Казань” мәйданчыгында үткәрелә.

27се сәгать иртәнге 9га холлда күргәзмә оештырыла, корылтайны ачу тантанасы да шунда ук була. Зур конференцзалда исә сәгать 11 нче яртыда пленар утырыш башлана һәм ул 2 сәгатькә исәпләнә. Көннең икенче яртысында, сәгать 2дән 5кә кадәр, биредә үк семинар үткәрү күздә тотыла.

Корылтай программасы буенча 28 май көнне көндезге 2 нче яртыда кече конференцзалда семинар башлана һәм ул 2 сәгать бара. Кичке 4тән исә төрки дөнья журналистлары II корылтай нәтиҗәләре буенча документлар кабул итә һәм эшен сәгать 5кә түгәрәкли.

Татарстанны Россия Федерациясе чикләреннән читтә популярлаштыруны, төрки дөнья илләрендә ММЧның роленә багышланган чаралар үткәрүне һәм төрки дөнья медиакыры һәм матбугаты темалары буенча семинарлар узыруны, әлеге корылтайда катнашучылар белән Татарстан ММЧ вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашуны максат иткән корылтайда бу юлы төрки дөньяда коммуникацион үсеш һәм хезмәттәшлек , төрки дөньяда Татарстанның геосәяси структурасы һ.б. мәсьәләләр буенча чыгышлар ясау, фикер алышу күздә тотыла.

Искәртеп үтәбез: төрки дөнья журналистлары корылтаеның беренчесе “2013 елда Эскишәһир — төрки дөнья мәдәният башкаласы” программасы кысаларында былтыр Төркиянең Эскишәһир каласында булган иде.

tat.tatar-inform.ru

* * *

С 27 по 29 мая 2015 в столице Татарстана Казани пройдет II Съезд  журналистов тюркского мира. Инициатором проведения мероприятия является Всемирная федерация журналистов тюркского мира. Предыдущий съезд прошел в 2014 году в г. Эскишехир в Турции.

В рамках мероприятия пройдут «круглые столы» и семинары, посвященных роли СМИ в странах тюркского мира, обмен опытом между участниками  съезда и татарстанскими СМИ, семинары по медиа и печати в тюркском мире. Планируется, что в мероприятии примут участие 60 делегатов из таких стран, как Турция, Азербайджан, Туркменистан, Казахстан, Узбекистан, Кыргызстан, Ирак, Сирия, Молдова, Румыния, Болгария, Греция, Германия, Венгрия, США, Англия, Франция.

islam-today.ru

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено