«По пути» Самарга кергән Салават тамашачыларга солянка тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_079226 майда Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдиновның «Салаватта кунакта» дип аталган эксклюзив концерты үтте. 

- Кем аны эксклюзив дип атагандыр инде? Бу безнең Мәскәүгә барышлый, «по пути», Самарга кереп чыгуыбыз гына бит. Әле менә бүген нәрсә җырлаячагымны да белмим, ни сорыйсыз — шуны башкарырмын, — диде Салават Зәкиевич концерт башында ук.

Тамаша залы шыгрым тулы булмаса да, халык бихисап җыелган иде. «Салават» җыр театры бу ел эчендә шәһәребезгә икенче тапкыр килә инде, дип тормаганнар, яраткан җырчылары белән күрешергә агылганнар самарлылар.

- Рәхәтләнеп, хыялланып, җырлап кына йөри торган вакытым килеп җитте, Аллага шөкер. Һәр көнемнән канәгатьмен. Тамашачыларыма рәхмәтлемен: мине үстерә, карый, ашата. Кризис, дип тормый, концертларым тулы залларда үтә. Мин сезне беркайчан да алдамаячакмын, минем программаларда “халтура” дигән әйбер булмаячак, - диде тамашачысына рәхмәтле җырчы да. 

«Салкын чәй», «Казанда торсак иде», «Үпкәләп калган шикелле», «Каен ауган», «Кызыл миләш, кара миләш», «Юк, юк» кебек хитларын рәхәтләнеп җырлады Салават бу кичне. Кабатланмас композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән «Яраланган йөрәк», «Тормыш дәвам итә», «Язылмаган язмыш», «Кил генә», «Йөрәгемә – 18» дип аталган өр-яңа җырларны да башкарды ул. 

1-DSC_07922-DSC_0712 2-DSC_0713 2-DSC_0717 2-DSC_0719 2-DSC_0720

Гади генә концерт булмады бу. Биредә Салават Зәкиевичның дуслары һәм студентлары да катнашты. Тамаша үзе бер солянкага әверелде. Өч-дүрт концертны бергә оештырган сыман. Тамашачыларны концертта катнашучы кунаклар – Илсөя Бәдретдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин, Рәзил Исмәгыйлев, Илшат Вәлиев, Вадим Фәтхинуров та үзләренең җырлары белән шатландырдылар. Самарлылар артистларның һәр чыгышларын көчле алкышларга, ә үзләрен чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Әлеге тамашада «Салават» җыр театрының нәфис сүз осталарына — Тохага, ягъни Таһир Гайнуллинга һәм Ядъкар Хәбибуллинга — юмор остасы  Рифат Зарипов та кушылды.  Оренбург өлкәсенең Северный районы Бакай авылы егете пародияләр дә күрсәтте, җырлады, биеде һәм самарлыларны рәхәтләнеп көлдерде.

Кыскасы,  бар да шәп, үрнәк дәрәҗәдә үтте. Бу программага тамашачының үпкә белдерерлеге юктыр, дип уйлыйбыз. 

2-DSC_0725 2-DSC_0726 2-DSC_0730 2-DSC_0733 2-DSC_0738 2-DSC_07402-DSC_0748 2-DSC_0753 2-DSC_0756 2-DSC_0760 2-DSC_0766 2-DSC_0775 2-DSC_0781 2-DSC_0784 2-DSC_0789

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1486

Один комментарий

  1. Нигэ ул концертларны солянка дигэннэрдер, матур исем куймыйча? Солянка бит ул – ит турап, эллэ нэрсэдэн ясаган эйбер. Сара Садыйковалар, Сэйдэшевлэр моны ишетсэ, нэрсэ эйтерлэр иде. Илһам Шакиров, Элфия Авзалова, Хэмдунэлэр ничек тузэ икән.