Рустам Минниханов пригласил президента Перу в Татарстан / Рөстәм Миңнеханов Перу Президенты белән очрашты

75345Врио президента РТ Рустам Минниханов встретился с президентом Перу Ольянта Умала. Стороны обсудили перспективы татарстано-перуанского сотрудничества в торгово-экономической и гуманитарной сферах в рамках развития многоплановых отношений между Россией и Перу, сообщает пресс-служба казанского Кремля. 

В ходе встречи обсуждались вопросы торгово-экономического, научно-образовательного взаимодействия, инвестиций и развития сферы туризма. Умала напомнил, что посещал Татарстан в ноябре 2014 года, где был начат диалог с руководством региона об усилении торгово-экономических отношений и промышленного сотрудничества. Он отметил, что подобные встречи помогают расширению двусторонних отношений и способствуют углублению политического диалога. 

Минниханов, в свою очередь, поблагодарил президента Перу за теплый прием, организацию насыщенной программы пребывания и внимание к вопросам сотрудничества с РТ. В заключение он пригласил Умалу посетить Татарстан с визитом.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лимада ике көнлек эш сәфәре кысаларында Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты. Әлеге чара Перу Президенты Сараенда үткәрелде.

Яклар Россия Федерациясе һәм Перу Республикасының күп яклы мөнәсәбәтләренең үсеше кысаларында Татарстан-Перу хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Ольянта Умала Тассо фикеренчә, мондый очрашулар ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә һәм сәяси әңгәмәне тирәнәйтүгә ярдәм итәләр.

Очрашу барышында сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф хезмәттәшлек, туризм үсеше мәсьәләләре турында сүз барды.

Ольянта Умала Тассо искәрткәнчә, аның 2014 елның нояберендә Россия Федерациясенә рәсми визиты барышында регион җитәкчелеге белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында әңгәмә башланган иде.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Перуда җылы каршы алуы һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен, Ольянта Умала Тассога рәхмәт белдерде.

– Перуга сәфәребезнең максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Россия регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Перуның хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинлекләре бар һәм моның белән тулы күләмдә файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Перу Президентына Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм республикага визит белән килергә чакырды, ди Президентның матбугат хезмәте.

Просмотров: 1086

Комментирование запрещено