Без сезне яратабыз һәм көтәбез!

IMG_2527

Деутат Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ Мәрьм Адиятуллинага Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшыра.

22 майда өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә быел унберенче сыйныфны 21 бала тәмамлый. Аларны олы юлга озатырга Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә  татар милли мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Вячеслав Гришин, Самара шәһәренең мәгариф бүлеге вәкиле Юлия Хәлиуллина, ата-аналар, әби-бабайлар һәм башка мөхтәрәм кунаклар килгән иде.

Талип хәзрәт Яруллин чыгарылыш сыйныфы укучыларына хәер-фатихаларын теләгәннән соң, сүз мәктәпнең беренче директоры Хәридә Дашкинага бирелде.

- Мәктәп бөтен күрсәт-кечләр буенча да алга бара. Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларының горурланып: “Без яхшы, зур, тату, милли традицияләргә бай татар мәктәбен тәмамладык”, — дип әйтә алырлыклары бар. Балалар, сезгә теләгем шул: яшьлектә була торган авырлыклардан курыкмагыз, картлыкта хәерче хәлендә калудан шикләнегез. Байлык турында сүз бармый монда. Яхшы гамәлләр эшләгез, матур гаиләләр корып, тупырдап торган балалар үстерегез, ата-аналарны хөрмәтләп яшәгез, туганнар һәм дуслар белән араларны суытмагыз. Шул чакта гына тормышыгыз уңышлы, бәхетле һәм вакыйгаларга бай булачак.

Шәһәр Думасы депутатлары бүләкләр алып килгән иде. “Яктылык” мәктәбенең зур дусты һәм ярдәмчесе, депутат Вячеслав Николаевич Гришин 9 сыйныфны тәмамлаучы Альбина Мингалиева һәм Руслан Тимербулатов, чыгарылыш сыйныфы укучылары Айгөл Нуриҗанова, Әдилә Рәхимова, Мәрьям Әбугалиева, Айрат Марадулин, Эльмира Мәҗитова, Камилә Шәкүрова һәм Альбина Әпсәләмоваларга шәһәр Думасының Рәхмәт хатларын, ә Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов алтын медальгә дәгъва итүче Мәрьәм Адиятуллинага губерна Думасының Мактау грамотасын һәм премия тапшырды. Бер төркем укытучылар — Мария Шакирова, Ленар Абсаттаров һәм Алия Газизова да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Егетләр һәм кызлар грамота алырга чыккан арада аның ни өчен бирелгәнлеге дә әйтелде. Ул яисә бу укучы турында “мәктәп тормышында актив катнашучан”, “максатын тормышка ашыручан”, “гражданлык позицияләрендә нык торучан”, “үз дигәнә ирешүчән”, “укуга җаваплы караучан”… кебек сүзләрне ишеткәндә ата-аналар һәм укытучыларның күңелендә горурлык хисе уянды. Бу грамоталар “яктылык”лыларның тормыштагы тәүге уңышлары. Киләчәктә “максатчан” һәм “ирешүчән” балалар тормыш куйган бурычлар алдында да каушап калмаслар, теләсә нинди текә үрләрне яулап алырлар әле.

Чыгарылыш сыйныфының беренче укытучылары Фәнүзә Шакирова һәм Рәмзия Зарипова да, класс җитәкчесе Зилә Шәрәфетдинова да мәктәпне тәмамлаучыларга ак юллар теләделәр. Укучылар, үз чиратларында, мәктәпкә һәм укытучыларга йөрәкләрендәге рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырыштылар: “Зилә Хәйдәровна! Сез безнең икенче әниебез, якын ярдәмчебез, кайгыртучан сыйныф җитәкчебез. Сезнең яхшылыклар алдында без баш иябез. Апа, без сезне яратабыз!” — дигән сүзләрне апалары тыныч кына тыңлап торалмады, күз яшьләре аша: ”Мин дә сезне яратам”, — дип пышылдады.

Әйе, һәр яшүсмер алдында зур тормыш юлы җәелеп ята, төрле уку йортлары көтә. Кайсын сайларга, кем булырга? Кемнең кайда укырга керергә хыяллануы турындагы серне беренче сыйныф укучылары шигъри юлларга салып сөйләп бирделәр. Мәсәлән, Мәрьям Адиятуллина, Альбина Әпсәләмова, Мәрьям Әбүгалиева — икътисадчы, Айгөл Нуриҗанова һәм Эльмира Мәҗитова — педагог,  Айрат Марадулин — казылма байлыклар чыгаручы, Алсу Насыйрова -дизайнер, Илдар Солтанов очучы булырга хыяллана. Ә менә Эльвина Төхвәтуллина татар журналистикасы нигезләрен үзләштерергә тели икән. Кызганыч, бу турыда “Бердәмлек” редакциясенә бик соң билгеле булды. Татар телендә язучы хәбәрчеләр безгә бик кирәк. Эльвинага һәм башка укучыларга имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, югары уку йортларына керүләрен телибез. Тик кайда гына укысагыз да, эшләргә үзебезнең якларга кайтыгыз, “яктылык”лылар. Без сезне көтәбез!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1532

Комментирование запрещено