“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”

Rotation of IMG_0723Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан Самара өлкәсе делегатлары Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашалар.

Татар гаиләсе хатын-кызлары белән нык

Бөтендөнья татар хатын-кызларының бу форумы күпләргә атаклы Арча педагогия көллиятенә бару белән истә калачак, минемчә. Безне биредә бик җылы каршы алдылар. Көллият директоры Гөлнара Фидаил  кызы Гарипова үзе барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып йөрде. Бүгенге көндә көллияттә 500 укучы укый икән. Әлифбаның туган җире дә шушында булып, Әлифбага музей да, һәйкәл дә ачылган. Безнең Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туып үскән, озак еллар Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хатыны Рәмзия апа Вәлитова турында да күп мәгълүмат белдек һәм ишеттек. Алар беренче Әлифба китабын төзүчеләр бит. Әнә Байтуганда Сәләй ага Вагыйзов яшәгән йортта шулай ук музей ачарга җыенулары да искә төште, биредә Әлифба музеенда булганда.

Тукайның туган авылы Кырлайга сәяхәт кылуыбыз да күңелебездә бик тирән эз калдырды. Без үзебезне кечкенә вакытында Тукаебызның үзен күргәндәй хис иттек. Саратов шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Резедә ханым барыбызга да тарих фәннәре кандидаты Таһир Әбдрахманов төзегән Тукайның шәҗәрәсен дә бүләк иткәч, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Мин дә үзем белән алып барган “Бердәмлек” газетабызның 25 еллык юбилеена багышланган санын бүләк иттем. “Бердәмлек”не беләләр икән, күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Соңыннан да: “Тагын калмадымы?” — дип сораучылар да күп булды.

Самаралылар һәм безнең “Ак калфак” оешмабыз турында күпләр “Матбугат.ру”, “Самара татарлары”, “Дуслык” сайтларында урнаштырылган “Бердәмлек” газетасы язмалары аша беләләр икән. Бигрәк тә Башкортстаннан килгән Лилия ханым Әхмәтшина самаралыларның уңышларына соклануын белдерде. Үзебез турында мондый бәяләүне ишетү рәхәт икән шул.

Икенче көнне Галиәсгар Камал театры бинасында пленар утырыш алдыннан хатын-кызларга багышланган, хатын-кызларыбызның үзләре эшләгән төрледән-төрле әйберләр күргәзмәләрен карап хозурландык. Нәрсә генә юк иде икән биредә: түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, курчаклар һәм әле тагын бик күп башка кирәкле әйберләр. Беркем дә биредән үзе теләгән сувенирларны сатып алмыйча китмәгәндер, мөгәен.

Пленар утырышта бик тә кызыклы чыгышлар яңгырады, төпле фикерләр әйтелде, тәкъдимнәр ясалды. Безгә бигрәк тә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышы ошады.

Ак калфак” оешмасына килгәндә, соңгы елларда аның эше бераз үзгәрде. Ул Татарстан авылларына, районнарына үтеп керде.

Әмма шул ук вакытта мин аның эшчәнлеген югарырак дәрәҗәдә күрергә телим. Орчык, себерке бәйрәмнәре, кулъяулык чигү бәйрәме… Алар да кирәк. Ләкин ул — сәхнә, җәмәгать, ул — фольклор. Ул чын татар тормышы түгел. Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел өчен, милләт өчен көн саен көрәш. Ул милләтебезне яклау, — дип белдерде ул.

Фәүзия ханым балаларыбызны чын татар рухында тәрбияләү аналарыбыз кулында икәнлеген тагын бер кат исебезгә төшерде. Әнә күренекле күп галимнәрнең, язучыларның, артист-ларның әниләре дә татар милләтеннән булган бит. Дөньякүләм танылган язучы Чынгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа Габделвәлиева-Айтматова шулай ук татар булган һәм бу турыда Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Ана” исемле яңа китабында яза. Ана образы аша ул татар тормышына да анализ ясый, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.

Үзенең “Ана” китабын Фәүзия ханым һәр форум делегатына бүләк итеп бирде. Мин бу китапны кичен кунакханәгә кайткач ук бер төндә укып чыктым.

Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышында Татарстан президенты исемен, аны саклап калу кирәклеген дә күтәреп чыкты.

Ул Татарстанныкы гына түгел, бөтен дөнья татарларыныкы. Бер-беребезне саклыйк, бер-беребезне күтәрик, Татарстаныбызны сак-лыйк”, — дип сүзен тәмамлады Фәүзия Бәйрәмова.

Пленар утырыш ахырында Татарстанда булачак президент сайлавында бу вазифага ул Рөстәм Миңнехановны яңадан сайлауны да соралды һәм залдагылар бу фикерне бертавыштан хупладылар.

Соңрак мин бу турыда башка күп делегатлардан да ишеттем. Мәсәлән, Ростов-Дон шәһәреннән килгән Ләйлә Шикина 2013 елда Рөстәм Миңнехановның Ростов-Донга килүе һәм татарларның милли тормышы белән кызыксынуы һәм аларга ярдәм итүе турында сөйләде.

Мордовия татарлары да шундый ук фикердә. Алар безнең белән очрашканда губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинны сагынулары, юксынулары турында да әйттеләр. “Сездә тәртип урнаштыргач, аны яңадан Мордовиягә әйләнеп кайтуын көтәбез”, — диделәр.

Самараның “Дуслык”  иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев турында да яхшы сүзләр әйтүчеләр күп табылды. Шулай киләчәктә дә бергәләп татар халкы мәнфәгатьләрен яклап эшләргә язсын, дигән теләкләрен теләделәр.

Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.

Разия Әюпова һәм Кадрия ИДРИСОВА.

Разия Әюпова һәм Кадрия ИДРИСОВА.

Rotation of IMG_0723

София Сәлимова (уңнан — сулга), Кәүсәр Шәйхетдинова, Кәүсәрия ЛАТЫЙПОВА, Рәфисә Минебаева, Айсылу ӘбдИева һәм Разия Әюпова.

Без дә бу эшләрдән читтә тормыйбыз

Күптәннән барганым юк иде Казанга. “Ак калфак” оешмасыннан өченче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына чакыру алгач, бик сөендем. Самара өлкәсеннән без тугыз кеше бардык. Шуларның дүртесе Похвистнево районыннан: Кәүсәр Шәйхетдинова, Кәүсәр Латыйпова, Илһамия Кәримова һәм мин, София Сәлимова, идек. Районыбызның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов биргән машинада безне ялт иттереп, илтеп тә куйдылар, вакыты җиткәч, алып та кайттылар. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәркәзебез Казан тагын да матурланган, урамнары киңәйгән, яшелләнгән, гөлләнгән, чынлап та нурланган иде. 
Форумның программасы бик тә тыгыз,барсы да минутлап язылган булса да оештыру дәрәҗәсенең дә югарылыгы сокландырды.Бу эшкә “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының күп көч куйганлыгы күренеп, сизелеп тора.
 Килгән көнне Арча-Кырлай якларын урап кайттык. Кырлайның гүзәллегенә сокланып йөрдек. Тукайның иҗади һәм шәхси тормышы турында экскурсоводларның тәфсилләп сөйләгәнен тыңладык, аның иҗатының никадәрле бөек, ә язмышының бигрәк тә ачы булуын биредә генә ныклап аңлап булуына төшендек. Киләчәктә үзебезнең мәктәп укучыларын да анда алып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем мин.

Кичен К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карадык. Шулай итеп,төн уртасы җиткәнен сизми дә калганбыз.
Икенче көнне пленар утырышка җыелдык.  Һәрбер хатын-кызның диярлек башында — калфак яисә яулык, өстендә — милли татар күлмәге, аякларында читек иде. Әйтерсең, дөньяның барлык гүзәл затлары җыелган. Без дә сынатмадык, озын итәкле милли күлмәкләребезне киеп, матурланып, чын татар хатын-кызлары булып  килдек.

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләү сүзе, аннан соң “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың йомгаклау чыгышы белән башланды. Алардан соң бер-бер артлы төрле төбәк вәкилләре үзләренең эшләре, эшләгән чакта килеп чыккан проблемалары, аларны чишүдә булган татар конгрессының ярдәме турында сөйләделәр. Ә без исә сөенеп-шатланып утырдык: алар әле генә башлаган эшләр бездә күптәннән эшләнеп килә бит инде. Мәсәлән: кайсыдыр төбәктә шәҗәрәләр ясый башлаганнар икән, бездә ул эш 2011 елда ук башланды, кайдадыр “Ягез әле, кызлар” бәйгесе уздырганнар, ә бездә ул әллә кайчаннан үткәрелә бит инде, хәтта быел 1 — 4 класс балалары өчен “Ягез әле, кызчыклар” дигән чара да уздырылды. 
Язучы, танылган җә-мәгать эшлеклесе, күпләребезгә таныш Фәүзия Бәйрәмова, бик ачынып: “Күп төбәкләрдә йөрдем, татарның гына түгел, үз авыл-ларының тарихын да белмиләр, безгә тирәнгәрәк төшәргә, авылларда, төбәкләрдә тарихны өйрәнү, эзләнүләр белән шөгыльләнергә кирәк”, -  дигәч, моңа бик куандык. Безнең мәктәп балалары анысын да булдыра. 2007 елда Бабкай чишмәсенең тарихын өйрәнгән балалар өлкәбездә җиңү яулаган иделәр, ә 2009 елда, өлкәдә генә тукталмыйча, Ригиль Минһаҗев үз классташларының “Безнең якта армиягә озату” дигән эзләнү эшен якларга Мәскәүгә дә барган иде. Ә инде “мәктәп Сабан туен” без 1996 елдан ук уздырып киләбез. Авыл сабантуйлары да әллә нинди котлык елларда да уздырылмыйча калмады. Егетләребез шәп бит безнең! Чакыр гына, игелекле эшкә бар да катнаша, ярдәмләшә. Егетләрдәй кызларыбыз да бар! Даниябез (эшкуар Дания Тулова турында әйтүем) генә ни тора!
Пленар утырышта язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла да хәзерге вакыттагы проблемаларга туктап болай диде:

- «Основы светской этики» дәрес-легендә, башка диннәргә караганда православ дине турында күбрәк мәгълүмат бирергә телиләр. Тик әлегә Татарстанда сайлау мөмкинлеге бар. Ләкин бу мәсьәлә Россиянең чит төбәкләрендә аеруча кискен тора. Бүген татар анасы өчен матурлык кына түгел, батырлык та кирәк”.

Монысы белән дә риза-лашмый мөмкин түгел.

Хәер, безнең мәктәптә үз динебез өйрәтелә, әммә соңгы вакытларда яшь гаиләләрдә балаларыбыз белән русча сөйләшүләр күзәтелә башлады. Янәсе русча яхшырак өйрәнсеннәр. Монысы белән бөтенләй килешеп булмый.

Икенче көнне кичке концерт безне таң калдырды. Анда танылган җырчылар Татарстанның бию ансамбле белән аралашып чыгыш ясадылар. Андагы костюмнар, биюләр, сүз белән әйтеп бетергесез. Ул ансамбльнең чыгышын мин бөтен кешегә дә карарга тәкъдим итәр идем. 

Аз гына вакыт эчендә күп нәрсәләр ишетеп, күреп, кызыгып, үзебезгә төрле алымнар алып, тәҗрибә  туплап кайттык без бу форумнан.

Әле апрельдә Расих Латыйпов “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисовага чакыру хаты юллаган булган икән. Күрешү вакытында Кәүсәр Шәйхетдинова да аның белән бу турыда сөйләште, Кадрия ханымның: “Галигә барам, ураза ае беткәч тә барам”, — дигән җавабын да алдык.
Менә шундый хис-тойгылар кичереп, сөенеп һәм дәртләнеп кайттык әле без Казаннан.

София СӘЛИМОВА,

Похвистнево районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Башкортстан делегатлары: «Татар хатын-кызлары форумында милләт һәм тел турында сүз аз булды» (ВИДЕО)

Просмотров: 1564

Один комментарий

  1. Күп сүз – чүп сүз, ди халык. Ә монда алар байтак булды. Мөнбәр артына чыккан бере үзенең чыгышында җитәкчеләргә рәхмәт җиткерә. «Монда нинди гаеп бар?» – диярсез. Юк, тик бер үк сүзне гел кабатлап тору ялагайлану кебек килеп чыга. Икенчедән, Фәүзия Бәйрәмова бик дөрес әйтте: «Ак калфак»ның район-авылларга үтеп керүе бик әйбәт, тик аның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрәсе иде.