Өлкә буйлап атлый Сабан туе/Иске Ярмәктә халыкның сагынып, сөенеп көтеп алган Сабан туе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ярмәк авылы җирлегенең мөхтәрәм кешесе Әхмәтвәли ага Хамадиев улы Ильяс һәм килене Тамара белән.

Ярмәк авылы җирлегенең мөхтәрәм кешесе Әхмәтвәли ага Хамадиев улы Ильяс һәм килене Тамара белән.

Узган ял көннәрендә өлкәбезнең татар авылларында халкыбызның  иң яраткан милли бәйрәме – сабантуйлары башланды.  Иң беренче булып алар Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево районының Гали авылында узды.

Иске Ярмәкнең Сабан туе җыелган кунакларны татар көйләре белән каршы алды. Туган-тумачалар, күптән кү-решмәгән дус-ишләр белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, кемдер Сабан туе мәйданына, ә кемдер сәүдә рәтләрен йөреп чыгарга ашыкты. Нинди генә әйберләр юк иде анда: төрледән-төрле уенчыклар, кием-салым, хәләл ризыклар, бакча яратучылар өчен аллы-гөлле чәчәкләр… Татар халкының милли киемнәре, мөселман атрибутикасы сатылган сәүдә палаткалары янында да бөтерелүчеләр байтак булды.

Күп тә үтми Сабан туе мәйданына Иске Ярмәк авылы-ның  “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгып, бәйрәмне җыр-биюләре белән башлап җибәрде.  Ул арада мәйдан кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар белән тулды.

Менә сәхнәгә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм аның урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов күтәрелеп, халыкны Сабан туе бәйрәме белән котладылар. Иске Ярмәк авылы җирлеге  башлыгы  Расих Габидуллин да  авылдашларын, килгән кунакларны сәламләп, үзенең матур теләкләрен җиткерде. 

getImage

Бәйрәм Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең чыгышы белән башланып китте

Бәйрәм Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең чыгышы белән башланып китте

Ансамбльнең җитәкчесе — Наил абый Галимуллин «Ярмәк вагы»на баса

getImage (2)

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Сабан туена җыелган халыкны бәйрәм белән котлый.

getImage (3)

Яңа Ярмәк авыл клубы мөдире Рузалия апа Гафурова “Иң матур төзек йорт” бәйгесендә өченче урынны яулады.

getImage (4)

Яңа Ярмәкнең шәхси эшмәкәре Алия Хамидуллина да бүләкләнде.

getImage (5)

Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары.

Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары.

getImage (7)

Сәхнәдә — Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле.

Бәйрәмдә  авыл җирлегенең мөхтәрәм кешеләрен, социаль хезмәткәрләрне,  авыл-ның иң матур өй хуҗасын  бүләкләделәр. Ярмәк авылы җирлегенең иң мөхтәрәм кешесе дип быелгы  Сабан туенда Яңа Ярмәк авылыннан Әхмәтвәли ага Хамадиев танылды. Бәйрәм алдыннан районда узган “Иң матур төзек йорт” бәйгесенә дә йомгак ясалып, беренче урынны Чулпан авылыннан Әхтәм һәм Айсылу Сәйфуллиннар яулады.

Бүләкләүләрдән соң мәй-данда көчлеләр һәм җитезләр төрле ярышларда һәм халык уеннарында үз мөмкинлекләрен сынады. Колга башына иң тиз менеп җитүче  Шамил Шакиров иде. Ә менә гер күтәрүдә Камышлы район үзәгеннән килгән Марат Шәвәлиевка тиңнәр булмады. Ул 32 килограммлы герне  45 мәртәбә күтәрде.

Наил Га-лимуллин көрәш мәй-данында; 

Наил Галимуллин көрәш мәйданында

 Кул көрәштерүдә хатын-кызлар да бик теләп катнашты, иң көчлесе Иске Ярмәк авылыннан Илүзә Әхмәтвәлиева булып чыкты, ә икенче урынны аның көндәше Гөлзинә Шәйхетдинова алды.

Тик менә Сабан туеның йөзек кашы — милли көрәштә “Авыл батыры” исеменә көрәшергә ир-егетләр әллә ни ашыкмады. Берничә мәртәбә сәхнәдән: “Көрәшкә язылыгыз, иптәшләр!” — дип игълан ителсә дә, мәйданга бары өч кенә кеше чыкты. Шулардан өченче урынны — Фәрит Гайфуллин, икенче урынны “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин алды. “Авыл батыры” исеменә Рөстәм Гыйниятуллин лаек булды. Һәр өч көрәшчегә — өч приз-лы урын. Шәп ич!

- Күптән көрәш белән шөгыльләнәсезме? — дигән сорауга Наил абый Галимуллин моңсу гына елмаеп:

- Менә 58 яшемдә беренче мәртәбә бил алышырга чыктым, авылның яшь “батырлары”на бераз оят булмасмы дип. Көрәшергә теләүчеләр юк бит хәзер авылыбызда, — дип әйтеп куйды. – Сабан туе программасын алып баруны ташлап, үземә мәйданга чыгарга туры килде. Әле ярый сәхнәдә мине Гөлисә Бәдретдинова  алыштырды, рәхмәт инде үзенә.

- Бәйрәм бик күңелле уза, Наил абый, программаның режиссеры сездер инде? 

- Без аны Мәдәният йортыбызның сәнгать җи-тәкчесе Роза ханым Маслахова белән бергә эшләдек. Иске Ярмәк авылы җирлеге  башлыгы Расих Габидуллин җитәкчелегендәге Сабан ту-ен оештыру комиссиясенә, бәйрәмне үткәрү өчен акчалата ярдәм иткән халыкка да рәхмәт. Элек Сабан туе алдыннан бүләккә яулыкларны армиягә китүче егетләр җыйса, хәзер аларны “Ак каен” ансамбле әгъзалары, авылларыбызның актив кешеләре җыя — бу да зур ярдәм. Көрәш, спорт ярышлары, уеннар өчен җаваплы хөкемдарлар — Рөстәм Яруллин, Әсгать Гыйлаҗев һәм Илдар Ганниев та Сабан туе кызыклы үтсен дип тырыштылар.

Әнә Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә  бик матур концерт программасы белән ерак юлны якын итеп, безне ял иттерергә килгән.  Менә авылыбыз яшьләреннән көрәшкә чыгучы булмавы гына борчый, - дип тагын бер көрсенде Наил абый Галимуллин.

Сабан туеның абсолют батыры да читтән кайткан кунак — Әлмәт егете Фәнил Минһаҗев иде шул. Кызганыч ки, атлар чабышы да әллә ни мактарлык булмады. Иске Ярмәктән үткән еллардагыча Фәрит Гайфуллинның бары тик ике чабышкысы гына катнашты. Халыкта: “Ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек”, — дигән әйтем бар. Елның-елында гөрләп үткән Иске Ярмәк авылы сабантуйларын киләчәктә шулай көрәшергә – кеше, ат чабышында катнашырга чабышкылар булмыйча, гармунсыз туй кебек үткәрергә калмас микән?!

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен уздыралар. Ярмәклеләр 30 майда ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур үткәрделәр. 

Сабан туе – халык бәйрәме, аның хезмәтен данлау бәйрәме ул. Шуңа күрә биредә авылның ветераннарын, иң матур йортларның хуҗаларын, бу көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне,  социаль хезмәткәрләрне билгеләп, аларга бүләкләр тапшырылды.

«Ялкынлы яшьлек», «Ак каен» ансамбльләре, авыл үзешчән сәнгать осталары тамашачыларга бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Җыр-моң, дисеңме, дәртле биюләр, дисеңме – барысы да җитәрлек булды! 

Һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп алган, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килгән, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дуслары, туганнары белән күрешү хисе яна иде. Иң кадерлесе, Сабан туе авылдашларыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.

1-DSC_08041-DSC_0806 1-DSC_0808 1-DSC_0810 1-DSC_0811 1-DSC_0815 1-DSC_0817 1-DSC_0818 1-DSC_0822 1-DSC_0823 1-DSC_0827 1-DSC_0832 1-DSC_0847 1-DSC_0854 1-DSC_0860 1-DSC_0863 1-DSC_0864 1-DSC_0871 1-DSC_0876 1-DSC_0879 1-DSC_0883 1-DSC_0887 1-DSC_0891 1-DSC_0897 1-DSC_0902 1-DSC_0920 1-DSC_0922 1-DSC_0928 1-DSC_0930 1-DSC_0934 1-DSC_0938 1-DSC_0946 1-DSC_0949 1-DSC_0950 1-DSC_0961 1-DSC_0970 1-DSC_0971 1-DSC_0973

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2385

Комментирование запрещено