Гали авылында Сабан туе узды / Саимә МОРЗАХАНОВА: «Быел өлкәбездә беренче Сабан туе бездә — Гали авылында үткәрелде» (ФОТОСУРӘТЛӘР)

b3ba665712fdf665426d02a879c0d73c_M

Җәй башланып китте, димәк чиратта – ямьле Сабан туе бәйрәме чоры. Милли гореф-гадәтләребезнең асылыннан саналган бу бәйрәмне Татарстан чикләрендә генә түгел, ил, хәтта дөнья күләмендә дә бихисап милләттәшләребез билгеләп үтә. Узган ялларда Самар өлкәсендәге Гали авылында Сабан туе гөрләде.

Самар өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр ел элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самар өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, шунлыктан авыл исеме дә аңа атап кушылган. Авыл быел зур юбилеен – 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши, күпчелеге – татарлар. Сабан туе бәйрәме дә татар милләте гореф-гадәтләренә туры китереп оештырыла: монда милли уеннарны һәм бәйрәм күрке булган көрәшне дә күрәсең. Гали тәбәге элек-электән үзенең үк рухи ныклыгы белән билгеле. Монда инде 100 елдан артык урта мәктәп, шулай ук өч мәчет һәм “Гали” мәдрәсәсе эшләп килә. Халыкның бүтән тарафларга күчеп китүе турында сүз дә чыкканы юк, киресенчә, авылда халык саны елдан-ел арта. Монда бик эшчән кешеләр яши. Һәр йортның үз йөзе, төзелеш-корылышы ягыннан үзенчәлеге бар. Гали халкы тарихи тамырларга тугрылыгы белән аерылып тора, алар татарларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә көчен жәлләми. Сабан туе гына түгел, биредә еш кына төрле кызыклы милли, гаилә, дини чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Расыйх Латыйпов – Гали ягының милләтпәрвәр кешесе. Аның шәхси эше бар – ул хәләл ризыклар җитештерә. Расыйх әфәнде авылын күтәрү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли, аның тырышлыгы белән авылда агротуризм үсә. Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сәламләде. Нурия ханым үзе дә тумышы белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан икән. “Гали авылы халкының сөйләме минем туган ягым Күгәрчен авылыныкына бик охшаган, – диде Нурия Хашимова. – Гали авылы кешеләренә, аларның гореф-гадәтләргә һәм дингә мөнәсәбәтенә таң калдым. Сабан туе барышында хәтта бәйрәмне туктатып, намаз вакытында азан әйттеләр. Дингә карата хөрмәт зур монда”. Татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, республикабызның Балык Бистәсе районы иҗат коллективлары бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең чыгышларын Татарстан Республикасы исеменнән бүләк итте.
DSC_1782 DSC_1809 DSC_1860 DSC_1925 DSC_1944 DSC_2090

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА.

intertat.ru

* * *

Быел өлкәбездә беренче Сабан туе бездә — Гали авылында үткәрелде. Көне дә җиләс, азрак кына болытлы да булып, бәйрәмне күркәм итеп уздырырга мөмкинлек бирде.

Мәйдан шулкадәр матур итеп бизәлгән иде, Казаннан да, Татарстанның Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан да җырчылар килеп, тамашачының күңелен күтәрделәр.

Авылыбызга кергәндә дә, Сабан туе мәйданының уртасында да яшел әләмнәр җилфердәп, безнең мөселман икәнлегебезне белдереп торалар.

Сабан туе башлануын белдереп, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев халыкны мәйданга чакырды. Минем “Гали авылы” шигыремә язылган җырны җырлап, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Сабан туен башлап җибәрделәр. Сызраннан кайткан авылдашыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Коръән аятьләре укыгач, сәхнәгә дәрәҗәле кунаклар: районыбыз башлыгы Юрий Рябов, өлкә Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Николай Тремасов, район “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов, Күгәрчен авылы җирлеге башлыгы Альберт Сафин һәм башкалар күтәрелде.

Казан вәкиле Нурия Хашимова Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, аның исеменнән халыкка иминлек-муллык теләде, “Алмаз” холдинг компаниясендә эшләнгән Казан гербы төшерелгән көмеш сувенирларны сәхнәдәге кунак-ларга тапшырды.

Юрий Рябов үзенең чыгышында Расих Латыйповның  хезмәтенә югары бәя биреп, аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Расих әфәнде дә үз чиратында халыкка үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Ә Күгәрченнән килгән кунаклар чәкчәк, бавырсак һәм Гали авылы Мәдәният йортына музыкаль үзәк бүләк иттеләр, Гали авылының нәсел чылбырлары Күгәрченнән башлануын белдерделәр.

Авылыбызның иң тату парлары Ядкәр ага белән Рәшидә апа Шәйдуллиннарның бергә торуларына 55 ел тулган икән. Аларның зөбәрҗәт туйлары белән район ЗАГС бүлеге вәкиле Лилия Воронцова тәбрикләде һәм юбилярларга чәчәк бәйләме белән кыйммәтле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та көнкүреш тормышта актив катнашучыларны шулай ук Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Өлкән яшьтәге гармунчыларыбыз Әсгать Гарифуллинны, Дәрҗеман Салиховны,  мәктәптә 40 ел укытучы булып эшләп, пенсиягә чыккан София Баһаутдинованы туган көннәре, юбилейлары белән котлады. Миңа да Рәхмәт хаты һәм бүләк эләкте. Ә мин җавап итеп “Бүген бездә Сабан туе” дигән шигыремне укыдым.

Авылыбызның хөрмәтле шәхесе, Халисә абыстай Сәгъ-диевага да 80 яшьлек юбилее уңаеннан бүләк тапшырылды. “Мирас” коллективының барлык чараларында катнашучы Гөлнур Карипова авылның спорт мәйданчыкларын тө-зекләндерүдә булышучы Рөстәм Газизуллинга, быел мәктәпне алтын медальгә тәмамларга җыенучы укучыларыбыз Алсу Баһаутдинова, Гөлназ Гайнуллинага да изге теләкләрен җиткерде. Авылыбызны яңартуга бик күп көч куйган, танылган авылдашыбыз Дания ханым Тулова-Хәсәншинага да авыл җирлеге башлыгы исәнлек-саулык, хә-ерле-бәрәкәтле озын гомер теләп, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Аның сүзләре көчле алкышларга күмелде. Дания ханым мәктәп бакчасына былтыр 70 төп җимеш агачлары кайтарткан булса, быел да 110 төптән артыграк кыйммәтле агачлар утырттырган. Ә Мәдәният йорты янындагы мәйданчыккта ул авылдашларына чын Җиңү паркы ясатты.

Идрис әфәнде авылның иң яхшы активисты Рифат Хәмидуллинның кулын кысып, аңа да Рәхмәт хаты тапшырды.

Ә җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бүләк-ләнүчеләргә бер-бер артлы үз-ләренең җырларын бүләк итеп кенә тордылар.

Яшь башкаручылар Фаил Абдуллов, игезәк кызларыбыз Камилә һәм Наилә Хәсәновалар да, башка вакытлардагы кебек үк, бу юлы да үзләренең иң матур җырларын башкардылар.

 Казан җырчылары Булат һәм Динә Нигъмәтуллиннар, Күгәрченнән килгән Резеда, Марсель һәм Алина Җәләловлар, Рәзил Исмәгый-лев, Әлфия Аббазова, Ләйсән Мөхәммәтдиновалар да тамашачыларга бик күп җырлар бүләк иттеләр. 

Шул арада милли көрәш тә башланып китте. Баш судья һәм тренер Хәйдәр Гәрәевнең нәкъ бүген туган көне икән, шул уңайдан Идрис Муллабаев аңа кесә телефоны бүләк итте, ә көрәшүче егетләр остазларын күккә чөйделәр.

Төрле бәйгеләр һәм уеннар кызганнан-кыза гына барды. Күкәй куйган кашыкны авызга кабып чабышу, чиләкләрне көянтәгә асып су ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, биек багана башына үрмәләп менү… Нинди генә уеннар юк иде икән?

 Бәйрәмдә тагын бер яңа уен тәгъдим ителде: мәйдан уртасындагы бассейнга балыклар җибәрелгән һәм кем дә кем шул балыкның берсен тотып, аның ашказаныннан алтын чылбырны табып ала, шул аның иясе дә була дип аңлаттылар уенны оештыручылар.

Төркемнәре белән бала-чагалар чыркылдашып куллары белән балык тотарга тотынды. Һәрбер тотылган балык өчен уенчыклар таратылды, тик никтер алтынны гына табучы булмады.

Һәр елны Илгизәр Фәрхетдинов катык салынган савытка башы белән чумып, шуннан көмеш тәңкә табып ала. Менә быел да бәхет нәкъ аңа елмайды.

Атлар чабышын игълан итү белән, бөтен халык шул якка таба йөгерде. Быел бу бәйге өч төрле булды: атка атланып, җиңел тарантасларда утырып һәм берәр центнер ком салган  арбага җигелгән йөк атларында чабышу… Менә шуларның соңгысы иң кызыгы  булды да инде.

Илдар Насыйбуллинның (Октябрьск шәһәреннән) чабышкы атлары беренче һәм икенче булып килделәр. Ә Гали авылыннан Әсәт Гайнуллинның аты өченче урынны алды. Призлы урыннарны алучыларга биш, дүрт, өч меңәр сум акча тапшырылды.

Җиңел тарантаста беренче булып Рәүф Латыйпов килсә (5 мең сум акча), икенче урынны Николай Васильев (4 мең сум акча), ә өченче урынны Таһир Латыйпов (3 мең сум), дүртенче урынны Ядкәр Латыйпов алды. Барсы да Галидән.

Арбаларда ярышта беренче килгән Рәфгать Насретдиновка бүләккә сарык бирелде. Ә икенче һәм өченче урыннар яулаган Гали авылы егетләре Наил Галимуллин һәм Илгизәр Фәрхетдиновка акчалата бүләк.

Көрәшүчеләрнең дә күбесе галилеләр иде һәм барсы да кыйммәтле бүләкләр алдылар. Абсолют батыр исеменә ия булыр өчен ике бертуган Кәлимуллиннар үзара көрәште. Рамил җиңеп, сарык тәкәсе алды, ә икенче көрәшчегә тузан суырткычы эләкте.

DSC_1687 DSC_1746

DSC_1772 DSC_1863

Яшьләр арасында батыр калучы Гомәр Латыйповка бүләккә 5 мең сум, категорияләр буенча җиңүчеләргә шулай ук 3әр, 4әр мең сум акча бирелде.

Әгәр юмарт эшкуарларыбыз булмаса, мондый матур бәйрәмнәрне уздырып булыр идеме икән?

Мин Казан җырчылары Динә белән Рафаэль Латыйповларга үзем чиккән кулъяулыкларымны да бүләк иттем.  Динә Нигъмәтуллинага да бирдем, ә менә абыйсы Булатка гына бүләгемне тапшыра алмый калдым. Ярар, тагын килмичә тормаслар әле, аңа да бирермен.

Менә шулай матур итеп үтте безнең Гали авылында быелгы Сабан туе.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1487

Комментирование запрещено