Җирнең бәһасе, һичшиксез, күтәреләчәк

Рәсемдә: Рәис һәм Гөлсем Гыйльметдиновлар.  

Рәис һәм Гөлсем Гыйльметдиновлар.

Гомер үткән саен һәр кеше үткән тормыш юлына борылып карый, чагыштыра, уйлана. Миңа Кошки районының Яңа Фәйзулла авылында яшәүче Рәис һәм  Гөлсем Гыйльметдиновлар белән нәкъ шул турыда сөйләшергә туры килде.

- Без тормыш корып, балалар тудырып үстергән вакытларда рәхәт, колхозда барыбызга  да эш бар иде. Һәр ай саен уч тутырып хезмәт хакыбызны ала идек,  - дип сүзен башлап җибәрде Гөлсем  Билал кызы. — Хәзер авылда бөтенләй перспектива юк, дип әйтеп булмый, чөнки газы, электороэнергиясе, суы, асфальт юлы бар. Тик бөтен кеше дә крестьян-фермер хуҗалыгы төзи алмый бит. Шуңа да күпләр эшсезлектән интегә. Өстәвенә мәктәпне дә ябып куйдылар. Көннән-көн бәяләрнең “өскә сикерүе” шәп түгел.  Күмәк хуҗалык вакытында тотрыклы хезмәт хакы алып торгач, аның бер өлешен саклык кенәгәсенә сала идек. Терлек асрап, бакча чәчеп яшәгәч, җыелган акчаларыбызга өр-яңа өй салып кердек, каралты-кураларыбызны яңарттык.

- Бүген шәхси хуҗалыкта терлек асрау да бик кыйммәткә төшә. Бодайның тоннасы унбер мең сум тора бит. Аны тегермәндә тарттырыр өчен генә күпме электр энергиясе сарыф ителә, — дип тормыш иптәшенең сүзләрен куәтләп, йорт хуҗасы Рәис Котдус улы да сүзгә кушылды.

- Дөрес, җәен печәнне үзебез чабабыз, балаларыбыз да кайтып булыша. Шуңа күрә без җитештергән продукция бик очсызга төшә төшүен. Тик аның сату бәясе бик түбән. Сөтне  кышын унҗиде, ә җәен ун сумга сатабыз. Җәй буе азапланып үстергән бәрәңге, кишер, суганның бәясе дә югары түгел. Үткән елны чүп үләннәре бик “котыргач”, бакчаны кул белән сигез кат утарга туры килде. Ә тырышмаучыларның бәрәңгеләре булмады.

Дөрес, авыл тормышының бер яхшы ягы бар: җир пайларына яхшы он, терлеккә бодай,  комбиазык, көрпә алып торабыз. Җир налогын арендатор үзе түли.
Тик менә торак- коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең ел саен күтәрелүе нык борчый. Бөтен өметебез пенсиядә хәзер. Аны бирүне генә туктатмасыннар.

Без шәһәрдә яшәгән балаларыбызга да ярдәм итәргә тырышабыз. Итен, маен, сөтен, йомыркасын, яшелчәсен биргәләп торабыз. Ә беркайдан да ярдәм күрмәгән яшь гаиләләргә ни эшләргә?! Бигрәк тә кредит “богавы”ннан арына алмаучыларга ни хәл итәргә?! - дип сүзен тәмамлады Рәис  ага.

Бөтен тормышлары туган авылларына багышланган, ике бала тәрбияләп үстергән менә шушы ачык күңелле, эшчән Гыйльметдиновлар гаиләсе җиргә хезмәт итүен һаман дәвам итә. Яшьләрнең киләчәк тормышы өчен борчылып, Аллаһыдан дөньяга иминлек, сугышсыз тормыш теләп яши алар. Дөрестән дә, ата-ана хәер догасы — пәйгамбәрләр догасы, диләр бит. 

Мин әңгәмәбез ахырында шушы эшчән, гади авыл кешеләреннән:

 - Киләчәктә авылда тормыш яхшырырмы? — дип сорамый кала алмадым. Алар:
Гомер-гомергә ата-бабаларыбыз җир сөреп, иген игеп, терлек асрап көн күргән. Бу башкача була да алмый, чөнки кешене җир туендыра да, яшәтә дә.

Әлегә җирнең кадере булмаса да, тормыш үз законнарын тәкъдим итә бит ул. Киләчәктә җирнең  бәһасе, һичшиксез, алтындай күтәреләчәк,- дип җавап бирделәр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1622

4 комментариев

  1. ЗДОРОВЬЯ БЛАГОПОЛУЧИЯ ГОДКИ

  2. Я тоже ВАМ желаю здоровья, достойной старости и долгие лета !!!

  3. Раис абый Гэлсем апа шулай матур итеп картаерга алла тэгэлэ насып итсен

    • Гульсина Гатауллина( Гильмутдинова) в пишет:

      Амин шулай булсын! Ряхмят, , Адыхам абый!