Рәнҗүгә корылган тормыш ничә кешене бәхетсез итте…

1224140592_260450Камышлыда туып үсеп, мәктәпне тәмамлап, Куйбышевка килгән идем мин. Заводка эшкә кердем. Эшчән булуымны күреп, бергә эшләүче Хәлимә исемле апа мине малае белән таныштырып, безне өйләнештерде. Минем – авылда егетем, иремнең йөргән кызы калды. Өйләнешкән көннән үк без бер-беребезгә ияләшә алмадык.

Яшәвебезнең рәте булмады. Ирем: “Үзең алып кайттың, үзең яшә”, – дип, Хәлимә апа белән әрләшә иде. Читтәге хатыннар белән йөри башлады. Мин – авыл кызы, сабыр, барысына да түзеп яшәдем. Чөнки инде бала туды. Минем әти-әни дә: “Үзең чыктың, аерылма, баланы ятим итәсең”, – дип, гел тукып торды. Вакыт узып, тагын бер бала туды. Шулай 25 ел гомер узып та киткән. Әмма ирем һаман мине өйдән куды. “Минем өем, чыгып кит. Башкага өйләнәм”, – дип, кычкырырга күп сорамый иде.

Мин бер урында озак эшләп, бүлмә алдым. Һәм аерылмый башка чара булмаганын күреп, бер улым белән шунда күчендем. Әмма ир кеше: “Мин өйләнәм”, – дип, икенче улыбызны да куып чыгарды. Мин, әни кеше буларак, аны, билгеле, үземә сыендырдым.

Чыннан да, ирем өйләнде. Әмма икенче хатын белән ике генә ел яшәп калды. 50 яшендә эшенә барган җирдә кинәт үлеп китте. Мин аны соңгы юлга үзем озаттым. Чөнки яшь хатын ул чакта күренмәде. Әмма фатирны исә үзенә калдырырга тели икән. Алар рәсми язылышып, бер ел яшәп калганнар бит. “Мин аның законлы хатыны, беркая да китмим”, – дип, күкрәк кага ул.

Минем бер улым исә биредә пропискада. Хәзер ул хатын бер бүлмәдә, малай икенчесендә яши. Мин бик борчылам. Берәр ел гына яшәп алган кешенең фатирга хуҗа булырга теләве гаҗәпләндерә, әлбәттә…

И тормыш, син без дигәнчә түгел шул. Мине язмыш яшьлегемдә адаштырган. Минем сөйгән егетемнең йөрәге әрнегәндер, иремнең дә яраткан кызының күз яшьләре аз акмагандыр. Шундый рәнҗүгә корылган тормыш ничә кешене бәхетсез итте.

Исемемне язмыйм.

 samtatnews.ru

Просмотров: 1453

Один комментарий

  1. Никто нас под дулом пистолета под венец не ведет!! Все решения принимаем мы сами. Глупо, именно в этом венить судьбу!