Аны авылдашы бер агач төбенә күмеп калдырган

2Исмәгыйль Ильяс улы Фарукшин 1925 елда туган. Аның хыялы — укытучы булу. Шушы хыялын тормышка ашырырга теләп Камышлы педучилищесына укырга керә ул, кубыз, мандолина, гармун кебек моңлы инструментларда уйнарга өйрәнә.

Яратып йөргән кызы да була абыебызның. Ләкин сугыш аның барлык хыялларын челпәрәмә китерә. Егетне армиягә алалар.

Башта аны Ульян шәһәренә  летный училищега укырга, күпмедер укыгач, десантник егетне Венгриягә җибәрәләр. Сугыш тәмамланырга да күп калмаган була да бит, әмма каты сугышларның берсендә, 1945 елны, ул һәлак була. Аны авылдашы Сәләй абый Галимов бер агач төбенә күмеп калдыра.

Язган хатларыннан аның тизрәк дошманны тар-мар итеп туган авылына, әти-әнисе, сеңелләре, ул сугышка киткәч туган энесе Наил, сөйгәне янына ашкынуын белеп була.

Абыебызның үлү хәбәрен әнисенә байтак еллар әйтми торганнар.

Равия ФАРУКШИНА.

Исмәгыйль Ильяс улы Фарукшинның Ульян шәһәрендә укыганда язган хаты да сакланган:

«Сезки туган илдә яшәүче кадерле әткән-әнкәй, безки Кызыл Армия сафында хезмәт итүче улыгыз Исмәгыйльдән сезгә кайнар сәлам язып калам. Һәм дә кадерле сеңеләрем Халидә белән Саҗидәгә үземнең кайнар сәламнәремне җибәрәм. Һәм дә кадерле Шәмҗиан түтәйгә үземнең кайнар сәламемне белдерәм. Һәм дә Мөхәммәтҗан бабай белән әбигә кайнар сәлам җибәрәм. Һәм дә тирә-як күршеләргә, туган-тумачаларга, кодаларга ялкынлы сәлам. Сәлам тәмам.

Үземнең хәлгә килссәк, әлегә исән-сау  гына торабыз. Бүген җидесе, ял көне, ә иртәгә уку башланачак. Бүген җыен иптәшләр җыелып базарга йөрергә чыктык. Базарда сөт — 10 сум, көнбагыш стаканы — 8 сум, тәмәке — 50 сум.  Бүтән бернәрсә дә юк.  Өйдән алып килгән сухарилар бетте. Ашау ягы әлегә яхшы. Эш авыр түгел. Шунсы уңайсыз, сезне сагындыра.

Гани кайтып җиттемме, юкмы? Монда җепшек, төздән су, итек белән йөреп булмый. Әле киендермәделәр. Көндә ике машина кием ташый.

Үзегезнең хәлләр ничек? Сыер бозауладымы? Ашау ягы ничек? Колхоздан ярдәм бармы? Кемнәрдән хат килә? Халидә белән Саҗидә нишлиләр? Апа менәме?

Бик кайгырмагыз, исән булсак, дошманны тар-мар итеп, җир йөзеннән юк итеп кайтырбыз. Хушыгыз».

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 2096

2 комментариев

  1. БИК аяныч БИК кызганыч. Безнен анкей нен абыйсы да вафат ите шул ятилде Польшада. Ул ин яраткан абыйсы була банкада эшли. Атисе улгеч анисенен тереге, куз нуры улы. Ике тапкыр пленга элеге ике тапкыр кача авылдашы сата немецлар тота передовойга куеп утерелер. Хер авылдаш ахшы чыкмый икен хер дус аркадаш тугел тореклер айтмешли.шуны сугыш беткеч нинди йорек белен кайтып сойлерге кирек. Хербер гаилеге кагылгандыр ачы сугыш еллары.

  2. Елап укыйсоң, яп яшкенә малайлар.
    АЛЛАХ сакласын шундый хәлләрдән