Авылда яшәүчеләр дә, читкә китеп көн күрүчеләр дә май аеның соңгы көнендә, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килделәр. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар. Алтмыш ир-ат зур тырышлык күрсәтте. Язның соңгы көнендә, челлә кызуда, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, эшләделәр.
Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте.
Авылдашларыма зур-зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Чит төбәкләрдән күпләр машиналарында кайттылар.
Бер гаиләгә тукталасым килә. Вахит һәм Рәмзия Нуриҗановлар йортына җиде машина кайткан иде. Бу инде 15 өмәче дигән сүз.
Зиратны җыештырудагы мәшәкатьләрне үз өсләренә алган милләттәшләребез белән горурланырга гына кала. Шуларның берсе – Рәшит Нуриҗанов.
Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен саклап яшәсәк, киләчәк буын безнең яхшы сыйфатларыбзыны күңелләренә сеңдерер, Аллаһы теләсә. Бик кирәкле эш башкарылды бит.
Мөгаллимә, хаҗия, “Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе Мәрбия Сафина.
Яңа Җүрәй – Самар.
Просмотров: 1382
Ряхмят сезгя баоыгызгада..Исян булыгыз барыгызда.