Вместе с оренбуржцами Всероссийский сельский Сабантуй отпраздновали и соплеменники из Самарской области / Ырынбур — Каргалы, бар да тимер арбалы…

Изображение 041Напоминаем, 7 июня в селе Татарская Каргала Сакмарского района Оренбургской области прошел VI Всероссийский сельский Сабантуй — самый известный национальный праздник татар и башкир.  О размахе празднования на оренбургской земле говорит количество участников. В Оренбуржье съехались более 500 общественных деятелей из 18 субъектов страны, 20 высших руководителей мусульманских религиозных обществ, более 60 представителей татарской диаспоры, проживающих в Китае, и активисты из соседнего Казахстана.  

Вместе с оренбуржцами в Татарской Каргале Сабантуй отпраздновали и соплеменники из Самарской области.  В число делегатов вошли руководители и активисты татарских НКО региона, представители администрации Камышлинского района и алькинцы.

На один день обширная поляна под Татарской Каргалой стала масштабной площадкой Сабантуя, на которой обустроили несколько зон для полноценного праздника.  Гостеприимно распахнули двери татарское, башкирское, русское национальные подворья, казачий курень — их возвели на поляне оренбуржцы из разных территорий области, участники Сабантуя из Башкортостана и Татарстана. Гостей праздника угощали национальными блюдами, встречали народными танцами, песнями на разных языках. 

20150607_093053

20150607_095941Изображение 041Изображение 090

На оренбургском Сабантуе предусмотрели специальные молельные палатки, где верующие могли совершить молитву. В числе особых гостей были муфтии Приволжского федерального округа, которые съехались в Оренбург накануне, чтобы обсудить особенности духовного образования на заседании Совета ПФО. 

На празднике развернули сразу несколько спортивных площадок — для борьбы курэш, балансирования на бревне, армрестлинга и других спортивных состязаний, возле поляны обустроили ипподром. 

Открыли праздник полномочный представитель Президента РФ в Приволжском федеральном округе Михаил Бабич, губернатор Оренбургской области Юрий Берг, временно исполняющий обязанности президента Республики Татарстан Рустам Минниханов, заместитель премьер–министра правительства Руспублики Башкортостан Салават Сагитов.  

Михаил Бабич вручил награды работникам сельского хозяйства регионов ПФО. Среди награжденных был и предприниматель из села Алькино Похвистневского района Самарской области Исхаков Камиль Бакерович.

По окончании официальной части гостей и участников праздника ждали концерты прославленных коллективов Оренбуржья, Татарстана, Башкортостана. В их числе творческие коллективы с мировой известностью — Оренбургский государственный академический русский народный хор, Государственный академический ансамбль народного танца им. Файзи Гаскарова (Республика Башкортостан), Муниципальный ансамбль танца «Казань», а также солист Мариинского театра народный артист РТ Ахмед Агади.  

В   рамках VI Всероссийского сельского Сабантуя проводился детский Сабантуй, который стал самой веселой частью праздника.  

На малом майдане была специально оборудована площадка с тематическими выставочными экспозициями и мастерскими, гостей радовали воздушные шары и ростовые куклы.  

На стендах располагались предметы старинной бытовой утвари национальных подворий татарского народа, народных промыслов и ремесел, изделий народных умельцев, детского прикладного творчества национальной тематики: вышивка, бисероплетение, выжигание. Презентовали   выставку дети в национальных татарских костюмах.  

В концерте принимали участие детские творческие коллективы из Беляевского, Кувандыкского, Сакмарского, Саракташского районов и Оренбурга.  

Для детей были организованы викторины по теме традиционных игр Сабантуя, игровые народные развлечения и розыгрыш лотерейных билетов. Дети узнали о традициях и обычаях празднования Сабантуя. Игры и эстафеты выявили самых ловких, быстрых, сильных, а викторины — знатоков традиций Сабантуя, татарских и башкирских сказок, устного народного творчества.  

Самым ярким событием Всероссийского сельского Сабантуя-2015 стали спортивные состязания. Скачки проходили в 9 заездов, 72 скакуна привезли из   Самарской области, Башкортостана, Татарстана, а также из   Абдулинского, Асекеевского, Октябрьского, Ташлинского и других районов области.  Победителям достались главные призы соревнований — автомобили Лада-Гранта.  

Национальная борьба курэш — один из главных элементов праздника. Абсолютный чемпион-тяжеловес выявился к концу праздника. Обладателем главного приза стал Раиль Нургалеев из Республики Татарстан (весовая категория – 100 кг). Он получил звание абсолютного батыра, самого сильного мужчины. Каждый год победитель гордо уносит на плечах традиционный приз – барана. Но в этом году к привычной награде добавился еще главный приз – автомобиль. Поздравление батыров стало счастливым завершением яркого праздника на оренбургской земле. 

 samtatnews.ru

* * *

на замену

Кунакларны каршылау.

Узган ял көннәрендә Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыллары Сабан туе үткәрелде

Бу авыл моңа бик лаек. Авылның бүгенге тормышы башка татар авылларына үрнәк булырлык. Җирле үзидарә башлыгы Тәлгать Хәсәнов авыл тормышы турында: «Борынгы бабаларыбыздан калган гадәт канга сеңгән, күрәсең, безнең халык хәзер дә сәүдә итүгә хирыс. Терлек, кош-корт асрап сата. Шәһәр якын булганлыктан, яшьләребез дә авылда зур йортлар җиткерә башлады. Федераль Сабан туе бездә узачагын белеп, соңгы елда аеруча тырыштык… Губернаторыбыз да безгә күбрәк игътибар бирә башлады. Бәйрәмнең уңай якларын бөтен авылыбыз белән тойдык”.

Авыл кешеләре белән аралашканда ирексездән чиста татар сөйләменә игътибар итәсең. Татарстаннан 800 километр ераклыкта урнашкан авыл халкы саф әдәби татар телендә аралаша. Саба якларыннан күчеп килгән затлы нәсел гасырлар аша да үз асылын саклап килгән. Биредә динле, мәнле халык гомер итә. Биш мең кешесе булган авылда ике тарихи мәчет бар — Куш-манара һәм Ак мәчет, өстәвенә Әс-сәлам дип аталган яңа мәчет тә салып куйганнар.

Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Россиянең башка 18 төбәгеннән килгән кунак­лар, 20ләп мөселман оешмалары вәкилләре катнашты. Шулай ук Кытайдан, Австралиядән һәм күрше Казахстаннан килгән рәсми делегацияләр дә милли бәйрәм чараларында күңел ачты, фикер алышты.

Самара өлкәсеннән дә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәи­се Рифкать Хуҗин, атаклы кө­рәшче Хәбил Бикташев һәм эшкуар Гамәл Замалетдинов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм тагын бер төркем якташларыбыз барган иде.

Татар Каргалысы авылыннан ерак булмаган болында төрле милләт халыклары утарлары урнашкан. Дәрәҗәле кунаклар барысы белән дә танышып чыккканнан соң, Михаил Бабич, Юрий Берг, Рөстәм Миңнеханов, Салават Сәгыйтов (Башкортостанның премьер-министр урынбасары) бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.

- Оренбург өлкәсендә йөз­дән артык милләт халыклары иркенләп яши. Аларның үзара бердәм яшәүләре безне куандыра. Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылының җирле хакимият тырышлыгы белән ремонтланган клубында булдык, мәктәпне карап чыктык.

- Авыл үзе дә бик матур. Монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңай шартлар тудырылган. Үзе­безнең традицияләребез, мәдәниятебез һәм мөмкин­лекләребез турында башка халыкларга да сөйлисебез килә, — дип, Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Оренбургның татар автономиясенә микроавтобус бүләк итте.

- Идел буе федераль ок­ругы нәкъ менә төрле халыкларны берләштерүче үзәк булып тора. Без кылган гамәлләребез, башкар­ган эшләребез, тату гаилә­лә­ребез аша үзебезнең нәр­сәгә сәләтле икәнебезне күрсәтәбез. Округта җитеш­тергән продукция бөтен Россияне тукландырып торырга җитә, — дип чыгыш ясады Михаил Бабич.

Губернатор исә үз чыгышында татарларны тырыш, хезмәт сөючән халык, дип бәяләде, Оренбургның бәрәкәтле туфрагыннан чыккан татар шәхесләрен барлап узды.

- Безнең төбәк — Евразия йөрәге. Биредә төрле милләт халыклары элек-электән үзара тату яши, хезмәт итә. Бу дуслыкны раслап, ачык һавада төзелгән  “Милли авыл” мәдәни комплексы уңышлы гына эшләп тора. Без, оренбург­лылар, татарның каһарман шагыйре Муса Җәлил музее белән горурланабыз. Аны карарга дип безгә дөньяның төрле илләреннән кунаклар килә. М.Фәйзи исе­мендәге татар драма театры да үзенең иҗаты белән шатландырып тора, татарлар күмәкләшеп яшәгән урыннарда балалар татар телен өйрәнәләр. Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен Каргалыда уздыруыбызга чиксез шатбыз, — диде Юрий Берг.

Киң хәтфә болында урнаштырылган берничә сәхнәдә көне буе кунакларның һәм җирле үзешчәннәрнең концерты барды. Cабан туеның традицион уеннарыннан тыш башка спорт ярышлары да оештырылган иде. Бәйрәмнең төп бизәге, ул, әлбәттә, ат чабышлары. Оренбург өлкәсе губернаторы һәм Башкортостан Респубикасы баш­лыгы призларын Башкортстаннан килгән Стивен Слю һәм  Гардемарин кушаматлы атлар яулады.

Ә милли көрәш бәйгесендә Федераль Сабан туеның абсолют батыры булып Россиянең атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы булган Теләче егете Раил Нургалиев танылды. Батырның иңнәренә тәкә салынды, ә кулларына машина ачкычы бирелде. Ул якларда юкка гына:

Ырынбур — Каргалы,

Бар да тимер арбалы,

Ырынбурда юрга күп,

Каргалыда мулла күп,

Мин дә мулла булыр идем,

Замана авыр, нужа күп, — дип җырламыйлардыр.

Мөршидә КЫЯМОВА.

“Интертат” сайты хәбәрчесе. (Кыскартылып бирелә).

РЕДАКЦИЯДӘН.

Тимер арбалы, дигәннән «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Рәшит Мин­һаҗ сүзләренә ышансаң, Раил Нургалиев Сабан туйларында көрәшә-көрәшә ун машина откан икән инде. Димәк ул: “Замана авыр, нужа күп”, — дип зарлана алмый хәзер. Ә менә башка көрәшчеләргә әле Раил дәрәҗәсенә җитәргә кирәк.

Самара кунаклары Ильяс Шәкүров һәм Хәбил Бикташев Фе­де­раль татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов (сулда) белән.

Самара кунаклары Ильяс Шәкүров һәм Хәбил Бикташев Фе­де­раль татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов (сулда) белән.

Өлкә “Туган тел” җәм­гыяте президенты Ильяс Шәкү­ровтан Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан кайткач, бәй­рәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык:

- Бик әйбәт булды бу бәйрәм. Каргалының Сабан туе үткәрелгән болын ифрат зур икән. Анда 30 меңләп кеше күңел ачты. Без дә мондагы утарларны карап йөрдек, бераз концерт программасын, көрәш бәйгесен карадык, ә менә ат чабышларын карарга өл­гермәдек, ишеп яңгыр яварга тотынды. Инде эш харап, халык таралыр дип пошынган идек, юк, берсе дә китмәде, чыланган киемнәрен яңгырдан соң чыккан җәйге кояш нурларында киптерделәр дә, бәйрәмне дәвам иттеләр. Менә бу оешканлык, менә бу патриотизм, ичмасам!

Без бәйрәмгә алып барган йөз илле данә “Самара татарлары” журналы шунда ук диярлек таралып бетте. Халык басма матбугат белән кызыксына икән, димәк, милләтебез яши һәм яшәячәк әле.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1861

4 комментариев

  1. Всё хорошо ! Афарин ! Было бы в 1000000000000000 крат лучше , если бы там были простолюдины и об этом праздники они сами об этом рассказали….. а так всё время одни и те же лица мелькают .. мол мы и есть -самар татар кешляр …

    • Информация к размышлению.
      Но представительство самарских татарских общественных организаций на таких мероприятиях тоже ведь нужно. Спасибо им, что съездили, показали себя и посмотрели других, пообщались с татарами из других регионов, поделились информацией, опытом, проблемами, сами узнали что-то полезное для нас.

    • 18-19 июля будет Федеральный сабантуй в Красноярске, судя пр программе, масштабное зрелище — ВХОД СВОБОДНЫЙ…) В Оренбург на машине 5-6 часов..и поезда ходят, можно было собраться и поехать. Да и были там самарчане, думаю — сайт не откажет в размещении их впечатлений и фотографий.

  2. Сабан туе бәйрәмен матур оештырганнар, килгән халык кояштай балкып тора. Шәймиев абый әйтмешли, «Без булдырабыз» икән …