Көчең барында эшлә, тешең барында тешлә

Минхэт Зайдуллин

Авыл җирлеге башлыгы Минәхәт Сәетгали улы Зәйдуллин.

Үзенең язгы матурлыгы белән каршы алды мине Тупли авылы. Тирә-юньдә алмагачлар, чияләр ап-ак чәчәкләргә күмелеп утыра, сиреньнәрдән хуш исләр тарала.  Күктәге кояш та авылның чисталыгына, матурлыгына кинәнгәндәй елмаеп карый сыман.

Бу матур авылдагы тормыш-яшәеш турында авыл җирлеге җитәкчесе Минәхәт Зәйдуллин  менә нәрсәләр сөйләде.

- Авылыбызга беренче нигез ташы әле 1563 елда ук салынган булган. Биредә сәүдәгәрләрне чит җирләр белән тоташтыручы кәрван юлы үткән, дип сөйлиләр. Авылыбыз читендә изге чишмә бар. Ул кышкы ачы суыкларда да туңмый. Борынгы риваятьләрдә сөйләнгәнчә, элеккеге заманда һәр юлаучы шушында туктап, атына су эчергән, үзе дә изге чишмә суы белән юынып, бераз хәл алгач, яңадан юлын дәвам иттергән. Менә шуңа да инде авылыбызга Тёплый Стан ( Җылы җир) дигән исем бирелгәндер, мөгаен.  Ә җирле халык аны хәзер кыс-картып, Тупли дип кенә йөртә.
Безнең җирлеккә бүген Тёплый Стан, Борма авыллары керә. Биредәге 360 йортта барлыгы 610 кеше яши. Юлларыбызга асфальт түшәлгән. Урамнардан суүткәргеч үтә, йортлар тулысынча газлаштырылган.

Дүрт мәчетебез бар, ләкин бүгенге көндә аның берсе эшләми. Мәдәният йортыбызда еш кына бәйрәм кичәләре үткәрелеп тора. Безнең үзешчәннәр башка авылларга һәм шәһәрләргә  барып та чыгыш ясыйлар.

Авылда рәхәтләнеп китап укыр өчен китапханә, кирәк-яракны сатып алырга теләсәң, кибетләр  эшләп тора.

300 укучыга исәпләнгән ике катлы тугызъллык мәктә-бебездә сигез укытучы 20 укучыга белем  бирә. Инглиз теле укытучысы булмау сәбәпле, ун югары сыйныф укучысы Елховкага йөреп укый. Соңгы елларда җиде бала туды, тик алар өчен әлегә балалар бакчасы юк. 

Шакир Сәфәров җитәкче-легендәге табиб офисында авыруларга беренче ярдәм күр-сәтелә, шушында ук дәвалану курслары да үткәрелә. Социаль үзәктә эшләүчеләр өлкәннәргә тормыш алып барырга ярдәм итәләр.

Ут-күздән саклану өчен  янгын сүндерү бүлеге эшләп тора. Күптән түгел өр-яңа янгын сүндерү машинасы сатып алдык, аның өчен җылы гараж төзедек.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әнвәр Йосыпов  үз кырында ел саен мул уңыш җыеп ала. Юныс Кәнәфиев җитәкләгән “Игенче” җәмгыятендә дә егер­меләп хезмәткәр бар. “При-морье”оешмасы да артта калырга теләми.

Бөек Ватан сугышына китү-челәрнең 168е яу кырында башын салган, ә 155е исән- имин кайт­кан. Авылда Ленинград бло­кадасын кичергән дүрт кеше яши.

Җиңү бәйрәмендә сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннарына тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдык.

Туплидан галимнәр, эшкуарлар үсеп чыкты: бертуган Ильяс белән Илдар Шәкүровлар, Тәлгать белән Рифкать Хуҗиннар, шулай ук Минәхмәт Хәлиуллов, Ришат Зәйдуллин, Равил Мингафин, Гөлсинә Абдуллина, Минәхмәт Гыйльманов, Исмәгыйль Латыйпов, Җәүдәт Гайсин кебек егет-кызларыбыз безнең горурлыгыбыз булып торалар.

Тик бернәрсә эчне пошыра, җир эшкәртүче механизаторларыбыз өлкәнәеп бара. Ә күп яшьләр әлегә шәһәргә китү ягын гына карый. Минемчә, шәһәрдә кысрык, түләүле фатирларда, сәгатькә генә карап  яшәгәнче, авылдагы тормыш күпкә яхшырак кебек. Картлар: “Көчең барында эшлә, тешең барында тешлә”, — дип әйтергә яраталар бит. Шуның өчен шәһәргә китүчеләргә: “Өлкәнәйгәч, барыбер авылга әйләнеп кайтачаксыз бит”, - дип әйтәсем килә. Шуңа күрә тамырларыгызны яшьли туган җирегезгә беркетсәгез, авылыбыз таркалу чигенә җитмәс иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Елховка районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1185

Один комментарий