Самарның Юрий Гагарин исемен йөртүче паркында өлкә Сабан туена әзерлек бара (ФОТОСУРӘТЛӘР)

1-DSC_0033Кичә, 10 июньдә, Самарда өлкә Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының соңгы җыелышы булды. Ул шәһәребезнең Юрий Гагарин исемен йөртүче паркында үтте. 

Төп сәхнәне, понтоннарны ремонтлауны үз өстенә Самар шәһәре Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов алган иде. Эш бара…

1-DSC_00201-DSC_00241-DSC_0025

Очрашуга бәйрәм ярминкәсендә сату итәргә теләүчеләр дә җыелды. Аларга урыннар бүлеп бирелде.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, быел Сабан туенда сатучыларга катгый таләпләр куелачак. Алар арасында «Кунакчыл хуҗабикә» исемле бәйге узачак, дип планлаштырыла. Сатучылар милли киемнәрдән булырга, татарча чиккән эскәтер япкан өстәлләрендә самавыр яки башка татар атрибутикасы, милли ризыклар торырга тиеш. Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк. 

1-DSC_0029

Очрашуга бәйрәм ярминкәсендә сату итәргә теләүчеләр дә җыелды.

1-DSC_0034

Сатучыларга урыннар бүлеп бирелде.

Сабан туйның темасы — Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы. Шушы уңайдан җыелышта бәйрәмдә ветераннарыбызны бүләкләү турында сүз алып барылды.

1-DSC_0033

Бәйрәмдә ветераннарыбызны бүләкләү турында сүз алып барылды.

Исегезгә төшереп үтәбез, көндез Сабан туенда Артур&Марат дуэты, ә кичке дискотекада Мөнир Рахмаев чыгыш ясаячак.

Дискотека үтәчәк мәйдан төп сәхнәдән ерак түгел,   күзәтү тәгәрмәче (колесо обозрения) артында урнашкан.

Дискотека үтәчәк мәйдан төп сәхнәдән ерак түгел, күзәтү тәгәрмәче (колесо обозрения) артында урнашкан.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Внесены окончательные коррективы в программу 27-ого областного Сабантуя в Самаре (+ОБНОВЛЕННЫЙ СЦЕНАРНЫЙ ПЛАН)

* * *

Сабантуй. О традициях праздника рассказали в студии «Универсального формата» / «Самара ГИС» телеканалында Сабан туе бәйрәменә багышланган тапшыру эфирга чыкты (ВИДЕО)

* * *

Между арендаторами торговых площадок на Сабантуе в Самаре пройдет конкурс «Гостеприимная хозяйка»

* * *

Обновленный парк Гагарина, занявший 23 место в рейтинге лучших мест отдыха в России, ждет самарцев на Сабантуй!

* * *

На заседании Совета СОТО «Туган тел» рассмотрели вопросы, связанные с подготовкой и проведением сабантуев в Самарской области

* * *

На областном Сабантуе в Самаре выступит дуэт Артур & Марат, а завершится праздник молодежной дискотекой (СЦЕНАРНЫЙ ПЛАН САБАНТУЯ)

* * *

Главной сценой областного Сабантуя в Самаре станет так называемая «Ракушка» над озером парка им. Ю.А.Гагарина

* * *

Самар өлкәсе Сабантуйлары графигы (2015 ел)

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено