Халыкның кыйбласы булырга тиеш…

мочалеевкаЯраткан “Бердәмлек” газетабыз битләрендә өлкәбезнең татар авыллары тормышы, алардагы проблемалар, яңалыклар белән даими танышып торабыз.

Мин дә үзебезнең Похвистнево районы Мәчәләй авылы тормышы турында әйтеп китәсем килә. Бездә яхшы якка үзгәрешләр дә байтак, кимчелекләр дә бар.

Мәсәлән, үткән елларда кыш көннәрендә кабер казырга авыр иде, ә кирәк техника сатып алынгач, туң җирне казу берни тормый. Эшкуарларыбызга да рәхмәт, кышын  юлларыбызны кардан да чистартып торалар, чүп-чарны җыештыруда халык белән зур эш алып баралар.

Тик шундый авырлыклар белән ясалган чүплек урынын гына прокуратура дөрес урында куелмаган дип, чүп-чарны 45 километр ераклыкка күчерергә кирәк дигән яңа бурыч куйды.

Суга салым түләмәгән авылдашлар да байтак иде,  бүгенге көнгә бу хәл дә җайланды, түләүләр вакытында түләнә башлады. Тик менә суны юкка сарыф итү генә борчый: җәйге эсседә Җәлил урамында яшәүчеләр бакчаларына күп итеп су сибәләр, ә бу вакытта өстәге урамдагылар сусыз утыра.

Авыл зиратларын тәртиптә тоту мәсьәләсе дә бик четерекле. Безнең Мәчәләй авылында сигез зират бар. Мәчетләр тирәсендәгеләрен гыйбадәтханәгә йөрүче картлар чистартып торса, калганнары белән күңелсез хәл. Язын, көзен зиратны чистартырга,  сынган коймаларын алыштырырга кирәк, тик бу эштә булышырга теләүчеләр күренми. Бу эшләрне алып барырга көч, көрәк, балта, башка кирәк-яракны алыр өчен акча кирәк.

Кайбер читтә торучылар авыл зиратында күмелгән туганнарының каберләрен чис-тарту түгел, кайтып та карамаучылар бар. Мәетне гүрләгән өчен закон буенча ике мең сум түләнергә тиеш, без ул акчаны да ала алмыйбыз бит.

Шунысы куандыра — мәчет-ләребез буш тормый. Һәр сишәмбе Үзәк мәчеттә вәгазь кичәләре үткәрелә, халык анда бик теләп йөри. Биш мәчет имамнары бергә җыелып, булган проблемалар турында сөйләшәләр, алардан чыгу юлын эзлиләр. Бергәләшеп эшләмәсәк, иманыбызның камиллеген исбатлый алмас идек. Хак юлга өндәү, аны тормышка ашыруда ярдәмле булу һәркайсыбызга әҗер-саваплар өстәячәк, бергәләп, дус яшәп, туган җирне өзелеп сөюче халыкның кыйбласы булырга тиеш. Һәр мөселман моны белеп, бер-берсен ишетеп, шушы сыйфатлар белән яшәсә, безне инкыйраз куркытмый.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено