Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә Бөтендөнья татар конгрессы медале бирелгән

Исегезгә төшереп үтәбез, IMG_309612-14 июнь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырылды. Быелгы чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900 дән артык делегат чакырулы булган. Форумда катнаша торган иң зур делегацияләр Башкортстан, Чуашстан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Төмәннән килгән. 

13 июньдә «Корстон» комплексында татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы үткән. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.  Пленар утырыш кысаларында Самар өлкәсе Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибенә, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт Мөхәммәткәримгә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара Берлеге медале бирелгән.

медаль 2

Яшьли динебез юлына басып, аннан тайпылмыйча, Камышлы районы халкына ярдәмчел булып яшәүче Габдулла хәзрәткә киләчәктә дә изге эшләре белән күпләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып озак еллар яшәргә насыйп булсын иде.

samtatnews.ru

Просмотров: 1545

5 комментариев

  1. Рамиль хазрэт котлыйбыз сезне!!! Тагыда куп унышларга мактауларга лаек булырга насыйп булсын. Сез Ярмэкнен йозек кашы, горурлыгы булып торасыз.исэн-имин эшлэугезне телэп калабыз! Изге Рамазан ае белэн сезне

  2. Хочется увидеть в таныклыке полностью написанное и имя , и отчество хазрата …

    • уважаемый MRT 163, спасибо тебе за проявленный интерес ко мне -итак По паспорту Каримов Рамиль Дамирович , а во время учебы в 1993 году с благословления моего наставника Габдулахата (в то время мы его звали Аухад или Минаухат) хазрата Мингачева я принял имя Габдулла (Раб Милосердного Аллаха) и несоращенную фамилию МухаммадКарим (нашу семейную фамилию сократили во время ВОВ) 1975 года рождения….

  3. Тәбрик итәбез хазрәт! Аллаһ авыр хезмәтегездә яр һәм ярдәмче булсын1

    • Рәхмәт Наил хәзрәт-дускаем курсташым , Амин сезгәдә шулай …. минем өчен иң зур бүләк сезнең кебек дусларым булу , ә тегеләре алар тимер калай һәм катыргы кисәкләре генә