Денистә дә Сабан туе узды

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

«Сабан туебыз мөбарәк булсын, кадерле дуслар, авылдашлар, ерак араны якын итеп ерак җирләрдән кайткан туганнар!» — дигән сүзләр белән Денис авылы җирлеге башлыгы Әлфәт Һади улы Җалаков бәйрәмне башлап җибәрде. Җитәкчеләр, килгән кунаклар үзләренең тәбрикләүләрен әйттеләр, дин әһелләре Коръән аятьләре укыдылар.

Сабан туен тантаналы төстә ачканнан соң, мәйданда спорт ярышлары, төрле милли уеннар башланып китте.

Быел гаилә корган яшь парлар Рәфыйк белән Галия Кәримовлар, Рифат белән Наилә Хәмзиннар, Денис белән Миләүшә Галиуллиннар, Равил белән Оксана Сөнгатуллиннар, Айрат белән Ләйсән Хамматгалимовлар, Равил белән Гөлфия Хөсәеновлар Сабан туена бик матур чигүле сөлгеләр бүләк иткәннәр. Шуларның берсен Илшат Хөсәенов биек колга башына бәйләп төште.

Аякларга капчык киеп йөгерү, катык салынган савыттан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, кул көрәше, көянтәгә сулы  чиләкләр элеп  йөгерү, гер күтәрү кебек бәйгеләрдә яшүсмерләр дә, хатын-кызлар да бик теләп катнашты. Балалар җептән уенчыклар кисеп алуда, авыш баганага менүдә, шакмак ташуда сынатмадылар.

Атлар чабышында беренче урынны Николай Данилов, ә икенче урынны аның улы Виктор яулады. Бу Баландаево дигән чуваш авылында яшәүче ут күршеләребез ел саен Денис Сабан туена килеп, ат чабышында катнашалар. Аларның махсус чабыш атлары үрчетүе безнең татар ирләренә яхшы үрнәк булып тора.

Денис авылы егетләре Ринат Ризванов, Рафаэль Бәд­ретдинов иярләгән чабышкылар да өченче-дүртенче урыннарны алдылар. Бу да начар түгел.

Көрәш бәйгесендә Татар Әбдекиеннән Радик Гафуров — беренче, Шенталыдан Илсур Моратов — икенче, Денистән Илдар Дәрҗеманов — өченче, Рәфис Шәфигуллин дүртенче урыннарга ия булдылар.

Аркан тартышу буенча бәйгеләр дә бик кызыклы булды. Биредә төрле урамнарда яшәүчеләр, төрле оешмаларда эшләүчеләр аерым командаларга бүленеп, үзара көч сынаштылар. 

Сабан туе тәмамланганда күрше Татар Әбдекие авылы егете Рәшит Еремеев әле бәйрәм алдыннан биек багана башына меңгереп бәйләгән сөлгене алып төште.

Ат чабышында беренче урынны яулаган Николай Данилов.

Ат чабышында беренче урынны яулаган Николай Данилов.

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

Бәйрәм Денис авылы Мәдәният йортының “Мизгел”, “Чулпан” ансамбльләре, башка үзешчәннәр, Татар Әбдекие авылы һәвәскәрләре хәзерләгән бик матур концерт программасы белән үрелеп барды. Татарстанның Алабуга шәһәреннән әби-бабасына кунакка кайткан, үзенең җыр-моңнары белән Мәскәү тамашачысын әсир иткән яшь җырчы Айзилә Вахитова башкарган җырларны да халык яратып кабул итте. Авылыбызның яшь гармунчысы Айрат Абзалов уйнаган көй-моңнар да йөрәккә үтеп керделәр. Аларны тыңлагач, дөнья тагын да матураеп киткәндәй тоелды.

Сабан туен алып баручы Лимуза ханым Бикмөхәммәтова үзенең эшен бик оста итеп башкарды. Быел аның бәйрәмне алып баруына ун ел тулган икән инде. Тамашачылар ихлас күңелдән Лимуза ханымга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1576

Один комментарий