Җәйге каникуллар җитү белән балаларның кайберләре, дәреслекләрне һәм китапларны ераккарак куеп, дуслары белән футбол уйнарга һәм су керергә торып чаба. Ә икенчеләре уку белән җәйге каникулларда да аерылмыйлар. Казанда уздырылган олимпиададан кайткан “Яктылык” татар мәктәбе укучылары белән оештырылган пресс-конференциядә без моңа тагын бер тапкыр инандык.
Сигезенче сыйныф укучылары Мәрьям Сөләйманова, Алинә Солтанова, Гүзәл Хәйбуллова, 10нчы сыйныф укучылары Әлфия Шәрифуллина һәм Анастасия Мещерякова (барысын да рус теленнән Фәния Гыйлаҗева укыта) әле генә Казаннан милләте рус булмаган балалар өчен рус теленнән оештырылган Халыкара олимпиададан җиңү яулап кайттылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән уздырылучы әлеге олимпиаданың, икенче тапкыр гына уздырылуына карамастан, популярлыгы арта бара. Быел, мәсәлән, Россиянең төрле регионнарында һәм якын чит илләрдә яшәүче 2700 бала электрон сайлап алу турында катнашкан. Ә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә йөз җиңүче Казанга икенче турга чакырылган.
- Биремнәр бик авыр иде, арабыздан кайберәүләр хәтта аларны аңламады да, чөнки укучылардан тикшеренә белү, рус телен тоемлау, мәдәниятен белү сыйфатлары таләп ителә иде, — дип сөйләп китте Гүзәл Хәйбуллова. - Ләкин без — Самара кызлары, сорауларга төгәл җаваплар таптык, рус теле темасына багышланган иншаларыбызны да эчтәлекле итеп, хатасыз язганбыз. Арабыздан Мәрьям Сөләйманова һәм Әлфия Шәрифуллина — призер, ә мин җиңүче исемен алып кайттык. Җиңүчеләргә сертификатләр, медальләр һәм “Ipad” планшетлары тапшырылды.
- Безне Казанда бик шәп кабул иттеләр, — дип дәвам итте “Яктылык”та укучы рус кызы Анастасия Мещерякова. — Безне Универсиада авылында урнаштырдылар, шәһәр буйлап экскурсиягә, Свияжск тарихи музеена, Качалов театрына алып бардылар. “Незабываемое” спектакле сугышта катнашкан хатын-кызларның хатларын укуга багышланган иде. Залдан чыкканда да тамашачыларның күзләрендәге яшьләре кипмәгән иде әле. Ә Рус теле бәйрәме Казанның опера һәм балет театрында уздырылды. Анда без президент Рөстәм Миннехановны күрү бәхетенә дә ирештек.
- Кызлар, сез рус телен бик яхшы беләсез икән. Киләчәк профессиягезне дә филология фәне белән бәйләргә телисездер инде?
- Юк, безнең беребез дә филология фәнен үз итәргә җыенмый. Бары тик рус телен яратканга, аның байлыгына, матурлыгына сокланганга күрә өйрәнәбез. “Русчаны да яхшы бел, туган телеңне дә өйрән”, — ди бит укытучыбыз Фәния Нурсәхиевна, — дип җавап бирде киләчәктә режиссер булырга хыялланучы Әлфия ШӘРИФУЛЛИНА.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1603