22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә һәм әлеге сугыш, анда һәлак булучылар искә алына. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уздырыла.
Бүген Камышлы район үзәгендә дә илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан митинг үткәрелде. Яуда һәлак булган ватандашларыбызны искә алырга район администрациясе җитәкчекләре, сугыш ветераннары, төрле оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары җыелды. Читать полностью