«Аллаһыбыз, шифалы яңгырыңны бир», – дип сорыйк һәммәбез! (ЯҢГЫР ДОГАСЫ)

0603_51Ял көннәрендә Камышлы районында урнашкан авылыма кайткан идем. Кояш кыздыра, эссе, ә мин бәрәңге бакчасында чүп утарга маташам. Маташам, әмма эш бик тиз күңелне кайтарды, бу кадәр эсседә тәмам хәл бетте.

Авылыбызда шушы көнгә кадәр бер тапкыр гына яңгыр сибәләп киткән. Аңа да инде шактый вакыт узган. Җир, тереклек, һәркем яңгырга сусаган.

Искә төште: әле без кечкенә булган вакытта авыл карчыклары җыелышып, Сок елгасы буена яңгыр сорарга төшә иделәр. Ак яулыклы әбиләр чирәм өстенә намазлыкларын җәеп, кыйблага карап утыра һәм тәкбирләр әйтеп, ике рәкәгать намаз укып, дога кыла иделәр. Ә инде алар кайтыр юлга чыккач та, яңгыр ява иде!

Әйе, әйе, һич алдамыйм, нәкъ шулай була иде. Чөнки чын күңелдән сораган теләкләр кабул була, диләр бит.  Андый вакытларда иманлы кешеләр дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Ә изге ният белән, чын күңелдән кылган доганы Аллаһы Тәгаләдән башка кем кабул итә алыр? 

Әле менә кабат корылык интектерә. Яңгыр сорап дога кылыр вакыт җитте. Әйдәгез, һәммәбез:


اللَّهُمَّ أَسْقِنَا غَيْثًا مُغِيثًا هَنِيئًا مَرِيئًا غَدَقًا مُجَلَّلًا سَيْحًا عَامًا طَبَقًا . اللَّهُمَّ أَسْقِنَا الْغَيْثَ وَلَا تَجْعَلْنَا مِنَ الْقَانِطِينَ . اللَّهُمَّ إِنَّ بِالْبِلَادِ وَالْعِبَادِ وَالْخَلْقِ مِنَ الَّلاْوآءِ وَالضَّنْكِ مَا لَا نَشْكُو إِلَّا إِلَيْكَ* اللَّهُمَّ أَنْبِتْ لَنَا الزَّرْعَ وَأَدِّرْ لَنَا الضَّرْعَ وَأَسْقِنَا مِنَ الْبَرَكَاةِ السَّمَآءِ وَأَثْبِتْ لَنَا مِنْ بَرَكَاةِ الْأَرْضِ . اللَّهُمَّ إِنَّا نَسْتَغْفِرُكَ إِنَّكَ كُنْتَ غَفَّارًا . فَاَرْسِلِ السَّمَآءَ عَلَيْنَا مِدْرَارًا

«Әллааһүммә әскыйнәә гайсән мүгыйисән һәниән мәриән гадәкан мүҗәлләлән сәйхән гамән табәка. Әллааһүммә әскыйнәл-гайсә вә ләә тәҗгальнәә минәл-каанитыйин. Әллааһүммә иннәә бил-биләәди вәл-гыйбәәди вәл-халькый минәллаэвәи вәдданки мә ләә нәшкү илләә иләйкә. Әллааһүммә әнбит ләнәз-зәрга вә әдирр ләнәд-дарга вә әскыйна минәл-бәракәәтис-сәмәә-и вә әсбит ләнәә мин бәракәәтил-әръд. Әллааһүммә иннәә нәстәгъфирукә иннәкә күнтә гаффәәран фә әръсилис-сәмәә-ә галәйнәә мидраараа».

(Аллаһым! Безгә җан биргән, рухыбызга шатлык биргән бәрәкәтле, мул һәм хәерле ризыклар белән тукландырган һәм төрле якларга агып киткән, һәр тарафны дымландырган, һәр тарафка җәелгән яңгыр бүләк ит. Аллаһым! Безгә яңгыр бүләк ит һәм безне өметеңне өзгән кешеләрдән сакла. Аллаһым! Колларда һәм илләрдә, башка яратылганнарда шундый авырлык һәм кыенлык бар ки, Синнән башкага аңлата алмыйбыз. Аллаһым! Игеннәребезне үстер, хайваннарыбызның  җиленнәренә  сөт  тутыр,  безне күкнең бәрәкәте белән сугар. Безгә җир йөзенең бәрәкәтләрен бүләк ит. Әй, юмартлык һәм кәрам иясе Раббыбыз! Без Синнән генә мәгъфирәт телибез, һичшиксез, Син һәрвакыт гафу итүче. Безгә күктән мул яңгырлар яудыр, әй гафу итүчебез, әй, мәрхәмәтле Раббыбыз!),  дип сорыйк Үзеннән.

Аллаһы Тәгалә догаларыбызны ишетеп, мул яңгырын бирсен иде. Изге догада булыйк, милләттәшләрем.

Рушания. 

samtatnews.ru

Просмотров: 1384

2 комментариев

  1. гэнахлы булдык,малай, дышать нечем

  2. может башта кушканын утэп карыйсыз аннары сорыйсыз? закят тулисезме?! гошерен бирэсезме?! юк юк юк. и еще нинди наглость белэн сорыйсыз? янгыр гына тугел заживо этэргэ это мало вам.