Җирле шагыйрә Наилә ханым Хөсәенованың Рамазан аена багышланган шигырьләре

IMG_6833-225x300Түбәндә хөрмәтле укучыларыбыз Наилә Хөсәенованың Рамазан аена багышланган шигырьләрен укып, тылсымлы дөньяга чума алачаклар:

Рамазан — изге ай

Исән булып сиңа җиттек,

Айларның ае — Рамазан.

Сәламләп сине таң алдыннан

Яңгырый мәчетләрдән азан.

Син — бөексең, син изгесең,

Көтеп алган ай — Рамазан,

Синең каршыңда баш иеп,

Җаным тотыдыр имтихан.

Әйдә, үт, шатлык тулы

Ашкына сиңа күңел.

«Бисмиллаһ», дип башлаган юлның

Ахыры булыр җиңел.

Таң туып, сәхәр җиткәндә

Теләкләр кабул булыр.

Аллаһы Тәгаләне искә алганнар

Оҗмахка юлын салыр.

Кыл савап бу изге айда,

Һич шик синдә тумасын.

Тик шулай гына пакьләнеп

Тәңрең каршына барырсың.

Тулы шатлык тирә-якта,

Бүген мөселманнар бәйрәм итә.

Колларына калебләрен

саф итәргә

Ходаемнан әмер булып

хәбәр җитә.

 Изге сәхәр

Балачакта әбием белән

Тора идем сәхәргә,

Җырлый торган самавырдан

Изге чәйләр эчәргә.

Сыенган килеш куенына,

Ишетеп Коръән сүзләрен,

Тыңлый идем тын алмыйча

Әбиемнең сөйләвен:

«Рамазан аенда сәхәр, — дип, -

Бик күп әҗер китерер.

Иртә торып дога кылган

Туры оҗмахка керер».

Ятлый идем аңа карап

Дога сүрәләрен,

Пышылдап бер Ходаема

Балачакның серләрен.

Укылгач сәхәр намазы,

Күккә җиткәч догалар,

Фәрештә сагы астында

Йокыга тала җаннар.

Төшләремдә күк ярылып

Оча идем оҗмахка.

Хәтеремдә ул сәяхәт

Калды тик балачакта.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Җирле шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА балачактан бер көнен искә ала

* * * 

Таныш булыгыз: җирле шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА

 * * *

Күңеленең моңлы хисләре шигьри юлларында чагыла

Просмотров: 1643

Комментирование запрещено