Нурлатта Халыклар дуслыгы йорты ачылды / Рустам Минниханов открыл в Нурлате Дом дружбы народов

1321_447569Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – «Уяв» IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашу, дип уртаклашты Президентның матбугат хезмәте.

Нурлат шәһәренә килүгә Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров озата йөрде.

Халыклар дуслыгы йорты элеккеге клуб бинасында урнашкан. Беренче катта – 252 урынлык тамашачылар залы, спортзал һәм психологик ярдәм үзәге. Яңа объектта Бөтендөнья татар конгрессы, Чуаш милли-мәдәни җәмгыяте, Нурлат рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкиллеге, үзбәк һәм таҗик диаспоралары үзәкләре үз эшчәнлеген башкарачак. Шулай ук монда Чечен сугышы һәм Әфган хәрби конфликты ветераннарының иҗтимагый оешмалары эшли.

Безнең республика күп милләтле, күп конфессияле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. «Тынычлык, татулык һәм тотрыклылык безгә яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә. Бүген безнең алты Халыклар дуслыгы йортыбыз бар, ә быел тагын ике шундый комплекс ачарга җыенабыз. Монда Фәрит Мөхәммәтшин зур эш башкара. Бу аның җитәкчелегендә уза һәм без һәрвакыт ул әйткәннәрне тыңлыйбыз», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге комплексны ачу һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без һәрвакыт барлык халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт иттек, диде Татарстан лидеры. Бу комплекслар югары дәүләт дәрәҗәсендә шушыларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йорты директорына 1 миллион сумлык акча сертификаты тапшырды. Шуннан соң ул бинаны карап чыкты, милли җәмгыятьләр бүлмәләрендә булды. Рөстәм Миңнеханов күргәннәре белән канәгать калды, монда эш һәм милли бәйрәмнәр уздыру өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

intertat.ru

* * *

Временно исполняющий обязанности президента Республики Татарстан Рустам Минниханов принял участие в IX всероссийском национальном празднике чувашской культуры «Уяв». Также глава республики открыл новый Дом дружбы народов.

Дом дружбы народов занимает здание бывшего клуба. На первом этаже расположены зрительный зал на 252 посадочных места, спортзал и центр психологической помощи. Свою деятельность в новом объекте будут осуществлять местное отделение всемирного конгресса татар, чувашское национально-культурное общество, нурлатское представительство русского национально-культурного объединения, узбекская и таджикская диаспоры. Также здесь работают общественные организации ветеранов Чеченской войны и Афганского военного конфликта.

«Наша республика многонациональная, многоконфессиональная, — отметил в своем выступлении Минниханов. — Мир, согласие и стабильность помогают нам жить и развиваться. Сегодня мы имеем шесть домов дружбы народов, а в этом году планируем открыть еще два таких комплекса», — добавил он.

Минниханов вручил директору Дома дружбы народов денежный сертификат на 1 млн. рублей.

Просмотров: 972

Один комментарий

  1. ну теперь С таким домом Нурлат станет самым главным центром дружбы всех народов , зажигай Нур!!!!!!!!!!!!!!