Самарга Төркиядән Коръән-хафизлар килде / Имамы из Турции в Самару – продолжая традицию

3Менә быел да Самар өлкәсенә Төркиядән 4 дин әһеле килде. Алар Самар шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә, Тарихи мәчеттә, Сызран һәм Тольятти шәһәрләрендә эшчәнлек алып баралар.

Төркиләр һәм татарлар – аркадаш, тугандаш халыклар. Безнең уртак тамырларыбыз һәм тыгыз бәйләнештә булган тарихыбыз бар. Казан ханлыгы чорында Төркия дәүләте татарларга еш кына ярдәм кулы сузган, аларга ханнар җибәргән. Казан басып алынгач та, Рус дәүләтенең җәберләүләренә каршы протестлар белдереп торган.

Әле Төркиянең үзенә дә, ил буларак, югалу куркынычы янаганда, Россия аны саклап кала. Бөтендөнья сугышында җиңелгән Төркиягә Англия һәм Франция контрибуция түләү таләбе куялар. Югыйсә, аны бүлгәләргә тиеш булалар. Шул чакта илебездә ачлык булуга карамастан, Россия Төркиягә 1922 елда 20 миллон сумлык алтын җибәрә. Россиягә рәхмәт йөзеннән, Төркия башлыгы Ататюрк үз халкына: “Россия безгә ил буларак сакланып калырга ярдәм итте. Киләчәктә беркайчан да аңа корал күтәрәсе булмагыз”, — дип васыять әйткән.

Аллага шөкер, хәзер Төркия иле югары үсеш алды. Анда яшәгән халыкның күпчелеге мөселманнар, шуларның 90 проценты сөнниләр. Алар үз динен һәм тормышын Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г) сөннәтләре буенча алып баралар. Бу хакта алардан төрле яклап үрнәк алырга була. Андагы гаиләләрдә балаларга дингә нигезләнгән көчле тәрбия бирелә.

Төркия дәүләтендә Рәсәйдә Ислам диненең гасырлар буена изелеп килүен яхшы беләләр. Шуңа күрә безнең илдә дә Ислам динен күтәрү өчен ярдәм кулы сузалар. Ел саен дин белгечләрен, имамнарны Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә җибәрәләр. Алар биредә Коръән дәресләре алып баралар.

Менә быел да Самар өлкәсенә Төркиядән 4 дин әһеле килде. Самар шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә, Тарихи мәчеттә, Сызран һәм Тольятти шәһәрләрендә эшчәнлек алып баралар.

Җәмигъ мәчетендә Коръән-хафиз Зульфикәр хәзрәт Елмаз дәресләр алып бара. Ул Төркиядәге Денгизле шәһәрендәге имамнарның, мөәзиннәрнең белемен күтәрү институты каршындагы мәчеттә имам булып эшли. Түбәндә аның белән булган әңгәмә бирелә.

- Төркиядә Ислам дине хәлләре ничек тора?

- Бездә дин дәүләттән аерылган. Тик шулай да дини оешмалар дәүләт органнары белән тыгыз элемтәдә торалар. Аларның эшчәнлеге белән премьер-министр җитәкчелек итә.

- Сезнең элгәре Рәсәйгә килгәнегез бар идеме?

- Юк, минем монда беренче килүем.

- Биредә сездә нинди фикерләр туды?

- Беренчедән, миңа мондагы табигать гүзәллеге ошады. Аннан соң монда, христианнар арасында, татарларның үз динен саклый алуы. Биредәге дин, намаз уку, ашау-эчү тәртибе бездәгечә булуы да. Шулай ук үзбәкләрнең, кыргызларның, казахларның һәм башкаларның бергә җыелып, хәнәфи мәзһәбендә гыйбадәт кылулары ошады.

- Бездә дингә чит-ят агымнар керү куркынычы бар. Дөресрәге, аны кертергә тырышалар. Сездә андый хәлләрочрыймы?

- Юк. Бездә андый хәрәкәтләр күренми. Мөфтиләр, имамнар, мөәзиннәр – һәркем үз вазыйфасын төгәл башкаралар, динне чит йогынтыдан саклыйлар. Аларның бернинди дә партиягә, оешмага керергә, митингларда катнашырга хакы юк.

- Сездә укыту-тәрбия эшләре ничек бара? Мәктәпләрдә дин укытыламы?

- Бездәге укыту системасы өч бүлектән тора: беренче дүрт класс – кечкенәләр, дүрт класс – урта яшьтәгеләр һәм дүрт класс — өлкән яшьтәге укучылар. Аларга әхлак дәресләре, дини мәдәният дәресләре укытыла. Факультатив дәрес буларак, Коръән уку дәресләре дә кертелә.

Махсус балалар бакчалары бар. Анда дин дәресләре, гарәп графикасы өйрәтелә. Тик монда ата-аналар үз балаларын ирекле рәвештә, үз теләкләре белән генә бирәләр.

- Сездә халыкка динле булу мәҗбүриме?

- Юк. Ләкин тәрбия дин кануннарына нигезләнгән. Күп кешеләр бик динле булмасалар да, үзләрен горурлык белән мөселман, дип саныйлар.

- Безгә теләкләрегез нинди?

- Минем теләгем шул: сезнең дә хөкүмәтегез дин әһелләренә хезмәт хакы түләп, халыкка дини тәрбия бирү өчен үз илегездә имамнар әзерләү мәсьәләсен уңай хәл итсә иде. Халык тәрбияле булса, хөкүмәттә дә тәртип булачак һәм тормыш уңай барачак бит.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

* * *

Духовное управление мусульман региона организовало приезд 4 чтецов Благородного Корана из Турции в Самарскую область на период благословенного месяца Рамазан. 

В течение всего месяца турецкие коллеги будут помогать имамам Соборной и Исторической мечетей города Самара, мусульманским священнослужителям Тольятти и Сызрани в проведении ночных молитв – таравих, встречаться с мусульманами региона. Также они совершат  Хатм Корана – прочтут наизусть полностью Священную книгу мусульман. 

Отметим, приглашать Коран-хафизов из Турции в Самару на Рамазан стало доброй традицией. Совместная работа турецких и самарских имамов поднимает на новую высоту уровень религиозных проповедей в наших мечетях и способствует укреплению российско-турецких межрелигиозных связей.

samtatnews.ru

Просмотров: 2071

Комментирование запрещено