“Көньяк” автовокзалы Казан – Тольятти рейсының китү вакытын күчергән.
29 июньнән автобусларның китү вакыты 09:10 сәгатьтән 08:45 сәгатькә күчерелә. “Көньяк” автовокзалы хакимияте пассажирларның мөрәҗәгатьләреннән чыгып шундый карарга килгән. Автобуслар пәнҗешәмбедән кала көн саен йөри, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Просмотров: 1380