3 июль – Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ГИБДД) хезмәткәрләренең ял көннәре юк. 3 июльдә - көтеп алынган һөнәри бәйрәмнәрендә дә аның хезмәткәрләре иминлек сагында. Инспекциянең Камышлы районы бүлеге дә тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн юлларыбызда тәртип саклый. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - аларның төп бурычы. Хезмәтләре авыр, кыюлык тәлап итүгә карамастан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре арасында гүзәл затлар да бар. Шуларның берсе – Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Камышлы район үзәгендә яшәүче Гөлнара ХӘЙБРАХМАНОВА.