Безне дә зурладылар, хөрмәтләделәр

сагиров гумер 2

Гомәр Сәгыйров 124нче мәктәп укытучылары белән.

Ветеран сүз ала

Сугыш башланганда миңа унбер яшь булса, тәмам­лан­ганда унбиш тулып килә иде инде. Шуңа күрә сугышта катнашырга туры килмәде, ләкин ул елларның авырлыгын күп кичердем, күп күрдем мин. Шуңа да Җиңү бәйрәмнәрендә сугышта катнашучылар белән бергә тантаналарга чакырып зурлыйлар, төрле чараларда катнашуымны соралалар.

Кечкенә генә Бахчисарай (хәзер ул юк инде) авылы мәк­тәбендә безне беренче класс­тан алып өченче класска кадәр Фатыйх абый Абушаев укытты.

Ул тумышы белән хәзерге Елховка районының Губан Күл авылыннан булып, гаиләсе белән күрше Идәй авылында яши иде. 1941 елда аны фронтка алгач, безне укытырга Гаян апа Абушаева килгән иде.

Шул ук елда — Губан Күл, Әбдери, Тупли авылларында  кар астында кышлаган башак­ларны җыеп тарттырган оннан пешерелгән азык ашап, күп кешеләрнең үлүе хәтердә калган. Шулар арасында Фатыйх абыйның гаилә әгъзалары да бар иде кебек.

Менә шундый афәтле елларны искә алу, яшь буынга сөйләү өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә башка ветераннар белән бергә мине дә чакырдылар.

Самараның Барбошина аланлыгында (элеккеге Фрунзе аланлыгы) урнашкан 124нче мәктәптә үткәрелгән очрашу кичәсе бигрәк тә ошады. Ветераннарга укучы балалар җырлар җырладылар, биюләр бүләк иттеләр. Минем өчен хәтта татарча бию дә өйрәнгәннәр иде.

Сугыш һәм тыл ветераннары (сулдан уңга) Гомәр Сәгыйров, Александр Огурцов һәм башкалар Самараның 124нче мәктәбендә очрашу вакытында.

Сугыш һәм тыл ветераннары (сулдан уңга) Гомәр Сәгыйров, Александр Огурцов һәм башкалар Самараның 124нче мәктәбендә очрашу вакытында.

Мин укучы балаларга сугышта катнашучылар һәм тылда эшләү­челәр арасында төрле милләт вәкилләренең булуы, безнең өлкәбездә дә, илебездә дә төрле милләт халыкларының дус һәм тату яшәүләре хакында сөйләдем. Шулай ук өлкәбездә татар телендә нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасының булуы, шушы көннәрдә ул үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итүе һәм минем дә бу бәйрәмдә катнашуым турында әйтеп уздым.

Укучылар арасында татар  балалары да бар икән. Саубуллашканда, яныма 14-15 яшьләрдәге яшүсмер кыз килеп, саф татар телендә: “Рәхмәт, бабай, яхшы сүзләрең, тырыш хезмәтең өчен”, - диде.

Туган телебездә әйткән бу сүзләре минем йөрәгемә сары май булып ятты. Бар икән бит әле безнең яшьләребез арасында да үз милләтләрен, туган телләрен сөючеләр.

Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуны шулай югары дәрәҗәдә оештырган мәктәп директоры Татьяна Алексеевна Кошеваяга да рәхмәтебезне бел­дерәсем килә.

Ә 9 майда Самараның Куйбышев мәйданында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада катнаштым. Минем урыным Куйбышев һәйкәленнән ерак та түгел, икенче рәттә генә иде. Хәрби парад башланыр алдыннан өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин, бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары белән бергә, беренче һәм икенче рәтләрдә утыручы бөтен  ветераннарны да сәламләп, кулларыбызны кысып, исәнләшеп узды.

Ә парадта күргәннәребез, мәйдан аша узган элеккеге һәм хәзерге заман хәрби техникасы турында сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Бу безнең илебезнең көчен дә, куәтен дә күрсәтә.

Меңнәрчә кешеләрнең сугышта һәлак булган һәм югалган әтиләренең, бабаларының, туганнарының фотосурәтләрен күтәреп узуы тетрәндергеч хәл булды. Бу да мәңгелеккә истә калырлык вакыйга.Тантана тәмамлангач, ветераннарны аерым тирмәләргә чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлаулары да зур дәрәҗә булды. Әйе, тыныч тормыш яулап алучыларны шулай хөрмәтлиләр һәм зурлыйлар. Һәм бу шулай булырга тиештер дә.

Май урталарында безне, зур төркем сугыш һәм тыл ветераннарын “Федор Достоевский” теп­лоходына утыртып, Идел буйлап экскурсиягә алып киттеләр.

Беренче зур тукталыш Волгоградта булды. Сталинград өчен барган коточкыч  сугышларда һәлак булып, Мамаев курганда ятып калган сугышчылар хөрмәтенә төзелгән мемориалны карадык. Һәлак булучыларның исемнәре, туган һәм үлгән еллары истәлек такталарына уеп язылган. Монда  татар, мөселман исемнәре дә күренгәли. Берсендә “Абалмазов” дип язылган. Бу татар, һич югында, мөселман кешесе булгандыр. Чү, ә түбәндәге юлда “Абушаев Фатыйх З.” дип язылган түгелме? Бу минем сугышка кадәр Бахчисарай авылы мәктәбендә укыткан беренче укытучым Фатыйх абыйның исеме дә булырга мөмкин!

Мин шушы истәлек ташы яныда тезләндем дә, ике кулымны күтәреп сугыш кырында ятып калган укытучым Фатыйх абый һәм аның янында яткан башка татар сугышчылары рухына багышлап дога кылдым. Урының җәннәттә булсын иде, Фатыйх абый!

Икенче зур тукталыш Саратов шәһәрендә булды. Монда миңа күп нәрсәләр ошады. Мәсәлән, кыр хәтле зур теплицаларда үсеп утырган лимоннар, мандариннар, апельсиннар, башка күптөрле җимешләрне күреп таң каласың. Ә Самарага аларны көньяк илләрдән ташыйлар. Теләгәндә, аларны безнең якларда да үстереп була икән бит.

Менә озата баручыбыз татар бистәсе тукталышы яныннан үтеп баруыбыз турында хәбәр итте. Димәк, биредә дә татарлар яши һәм аларны зурлап, тукталышны “Татар бистәсе” дип атаганнар. Ә безнең Самарада танылган татарларыбыз исемен йөрткән урамнар, тукталышлар ник юк икән соң? Әнә Стара Загора урамындагы бер тукталышка «Җәмигъ мәчете» дигән исем бирелсә дә, бу турыда күпләр белми әле.

Менә шундый хатирәләр, уй-фикерләр белән каршыладым мин Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган олуг бәйрәмебезне. Мондый бәй­рәмнәрне киләчәктә дә күрергә язсын иде.

Гомәр СӘГЫЙРОВ, 

Елховка районының Бахчисарай авылында туып үскән, озак еллар төрле оешмаларда баш бухгалтер булып эшләгән тыл ветераны.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1350

Один комментарий

  1. Мой Саубян бабай тоже воевал..вернулся без руки ..2 ордена Красной звезды..и медали..другой Минвали бабай дошел до Япониии вернулся только в 46..у каждого родилось по 8 детей….Их уже нет в живых..мы гордимся ими….Эбики были многодетными мамами и ветеранами труда….Нам до них далеко..