«Илеңдә чыпчык та үлми»

1261796_html_m5b3cafd6Әниебезгә язмыш фаҗигасы өч яшендә үк каты бәрелә. Бабабыз Минегали ат белән печәннән кайтып килгәндә аны, йөгереп каршы чыккан кызын, бастырыклап бәйләгән олау өстенә утырта. Йорттагы мәшәкатьләр белән кызының олау өстендә булуын онытып, бастырыкны чишеп җибәрә. Тыгыз бәйләгән бастырык кызның башына тиеп, аны олаудан бәреп төшерә. Озак авыраганнан соң, анабыз гарипләнеп кала. Үз гомеренә ул чиксез михнәтләр кичерә.

1921 елдагы ачлыкта ат олауларына төяп үлекләр ташуны һәм аргы очыннан чыккан янгында ярты Иске Ярмәк авылының янып бетүен дә хәтерли иде ул. Болай да ач, ялангач яшәгән халыкка моның никадәр кайгы-хәсрәт китерүен ачынып сөйләгәне истә. Шул янгыннан соң, авылның ул ягы «Котлык Очы» дип аталган да инде.

Үсеп җиткәч, анабыз Минегаян һәм атабыз Арслан Вәлиев бергә гаилә коралар. Ләкин торырга урыннары, өй салырга мөмкинлекләре булмаганга, алар, Төрекмәнстанның Мари шәһәренә барып, эшкә урнашалар.

Әтәй заводта эшли. Инәй кайнар цехка йон юарга керә. Алар шәһәр читендәге саманнан ясаган кечкенә өйдә торалар.

Кайгы-хәсрәт ул кайда барсаң да, ияреп йөри шул. 1936 елда малайларын, 1939 елда алар кызларын җирлиләр. 1941 елда кызлары Саҗидә туа. Моны ишеткәч, инде оныклары күрүдән өметләрен өзгән әбиебез белән бабабыз аларны кайтырга чакыралар.

Кайтуларына тагын зур бәхетсезлек көтә — Бөек Ватан сугышы башлана. Аның беренче көннәреннән үк, атабыз сугышка китә. Торырга өе, кияргә юньләп киеме, тукланырга ризыгы булмаган килеш, кулындагы яшь бала белән инәй авылда торып кала. Ә бар булган мал-мөлкәте Марыйда калган бит! «Илендә чыпчык та үлми», — дигән исәп белән, әбиләр инәйне яңадан анда җибәрмиләр. Туганнары җыелышып таштан кечкенә өй салып бирәләр.

Атабыз Сталинградта барган сугышта каты яраланган килеш озак кар өстендә ята. Уфа госпиталендә дәвалангач, 1943 ел ахырында аны тагын фронтка озаталар. Бервакыт ул үзләренең хәрби эшелоны Клявлино станциясендә ике тәүлек туктап торачагы турында авылга хәбәр бирә. Инәй колхоздан ат сорап аны күрергә китә. Очрашу кыска, ләкин шатлыклы булса да, аны тагын хәсрәт көтә. Чыкса — аты юк. Елый-елый 18 чакрым җәяү кайта. Хәсрәт эчендә йокысыз төн үткәрә. Төрмәгә утырталар инде дип кайгырып торганда атының качып кайтканлыгы беленә.

1944 елда Фәния апай дөньяга килә. Әтәй сугыштан исән кайтса да, гел чирли-сызлана, хастаханәләрдә еш ята иде.

1947 елда, мин дөньяга килгәндә, әтәй Юкәле Тау артындагы фермада каравылда тора. Малай тууын зарыгып көткәнгә, тагын кыз туганын ишеткәч, ул кайгысыннан ике тәүлек буена аннан өйгә дә кайтмаган. Инәй исемемне ничек кушарга дип сорагач: «Артыкбикә», — дигән.

Шул ук елда инәй мине урак өстендә кечкенә арбада «Пич Баш» тавы янына күтәреп баруын һәм кыр башында утыртып калдыруын сөйли иде. Анда без, 1947 елда туучылар, күбәү булганбыз: Минзәки, Мәхмүт, Госман, Әкъдәс, Оркыя һәм Гөлсем. Әниләребез төшке ялга килгәндә без елашып, камылга киселеп бетә булганбыз.

Тилмереп көтә торгач, 1949 елда энебез Идрис туган. Әтәй шатлыгыннан бердән-бер кәҗәбезне корбанга чалган һәм итен күршеләргә тараткан.

Гел сызланып, чирләп торганга, ул үзенә озак яшәргә калмаганын да сизгәндер.

Үзе исән чакта ул ничек тә өй салып калдырырга хыялланып яшәде. Еллар бик авыр булса да, алар Мансур авылыннан бура алып кайтып өй салалар. Шулай итеп, 1951 елда таш өйдән без биш тәрәзәле иркен өйгә күчеп яши башладык.

1952 елда энебез Юнес туды. Чирле булса да, әтәй үзебезгә һәм кешеләр китергән итекләргә аслык тегеп бирә иде.

Чирле ирне карау, биш бала үстерү — барысы да әнкәй өстендә булды. Караңгыдан-караңгыга колхоз эшендә булуын да исәпләсәң — бик авыр иде аңа. Шуңа да без, аның биш баласы, эшкә өйрәнеп, яшьтән җигелеп эшләп үстек. Амбарга эшкә киткәнче, инәй Саҗидә апай белән бәләкәй арба тартып, иртәнге караңгыдан печән чабып, аны тартып алып кайталар иде. Моның өстенә, инәй колхоз рәисе хатыны укытучы Мөнәвәрә ападан юарга керләрен ала иде. Әбиләре керләр эченә тыгып, аз гына ипи дә куя иде.

Мин кечкенә Идрисне һәм Юнесне Рәхимов Нәсыйх абзыйларга балалар бакчасына илткәч, шундагы зур сандык өстенә утырып балаларны ашатып бетергәнне көтәм, чөнки алардан калса, миңа да бераз өлеш чыгаралар иде.

Төш чагында амбарга бара идем. Анда эшләүчеләр өчен төшке ашка ботка пешерәләр һәм колхозчылар ашагач, казан төбен кырырга бирәләр иде.

Без бака кашыгы белән кырып, ботка көеге ашый идек. Шуның өчен миңа; «Көекне күп ашадың, шуңа да апаларыңнан зур булып үстең,» — дип көлә иделәр.

Әнкәй үз гомеренә колхоздагы иң авыр эшләрне башкарды.

Сок елгасындагы электростанциядә свайлар какты. Көне-төне амбарда эшләде. Күпме икмәк агулады. Көннәр буена сарык өсләре алды.

Ул атлар белән комбайннардан алып кырдан икмәк тә ташыды. Саламын-печәнен дә өйде.

Моның өстенә әле утау өчен берәр гектар чөгендер, кукуруз, көнбагыш, бәрәңге, 15 сотый мәк тә бирәләр иде.Аларны инде без эшләдек. Унбер яшьтән безнең кулдан матыйк төшмәде.

Нигә алай булгандыр, колхоздагы иң авыр эшләр һәрвакытта тол хатыннар җилкәсендә булды. Безнең тирәдәге Бәдерлехәят, саңгырау Шәмсенур, Саяр Зәкиясе һәм башкалар ирләргә дә авыр булган эшләрне башкардылар.

Чиксез авырлыклар кичерсәләр дә, Иске Ярмәктә яшәүче халык аеруча моңчан булып яшәде һәм яши бирә. Авылдагы Сабан туена күрше Шәһит абзыйларга Уфадан бер баянчы килә һәм капка төбенә чыгып караңгыга кадәр гармун уйный иде. Күрше-тирәдә яшәүче апалар кайгы-хәсрәтләрен, тормыш авырлыкларын онытып, күз яшьләрен сөртә-сөртә урамга җыела торганнар иде.

Безнең инәйнең дә тавышы моңлы булып, бик матур җырлый иде. Сайлау көннәрендә дә аны колхоз радиосы аша җырлата иделәр.

Кырык бер яшеннән ятим калып, нинди генә авырлыклар кичермәде ул. Хатын-кыз ничек кенә тырышса да йортны алып барырга ирләр кулы кирәк шул. Вакытында өй түбәсен салам белән япмасаң, яуган яңгыр турыга өй эченә ага. Шуларны уйлаганда мондый шигырь юллары башка килә:

Авыр эштән катты әнкәм,

Синең йомшак кулларың,

Ирләр эшен эшләр өчен

Кайчан үсеп җитәр улларың?

Сахраларга чыгып бер җырласаң,

Бетәр кебек иде сагышың,

Җырлап түгел, еласаң да бетмәс,

Сиңа тигән язмыш каргышы.

Авыр тормыш сынауларын үтсә дә, әниебез бирешмәде. Бөтен авырлыкларны җиңеп, безнең барыбызга да тормышта үз юлларыбызны табарга ярдәм итте. Без тыңлаучан, тәртипле булып үстек. Аңа безнең өчен кызарырга туры килмәде, без барыбыз да тырыш, эш сөючән булып үстек.

Белмим, ничек тыңлата белгәндер, без беркайчан да аның сүзеннән чыкмадык. Бәлки аның киң күңелле, олы йөрәкле ана була белгәне өчендер.

Ул чакта тормыш авыр булса да, матур, күңелле вакыт иде. Тол хатыннар безгә кич утырырга киләләр иде. Кайсы йон эрли-бәйли, кайсы тегә-ямый. Шулай ярты төнгә кадәр утыралар. Ә иртә таңнан аларга колхоз эшенә китәргә,

Иртән сыер саугач, Фәрхениса әбиләргә сөт аертырга керәләр иле. Май язганда без гөбене кочаклап утырабыз. Читкә чәчрәгән каймакны ялап: «Эх, күбрәк чәчрәсә ярар иде,» — дип теләп утыра идек.

Ә язылган майны дәүләткә тапшырдылар. Элгәре сөт килеш маслопромга тапшыралар иде, ә аннан аерткан сөт алып кайталар. Инәй шул сөттән катык оета иде. Ул сыер савырга чыкканда Саҗидә апай көрпәдән камыр басып учакта җәймә пешерә иде, соскычка куеп. Аны бүлешеп ашый идек. Аллага шөкер, кыенлыклар белән булса да, барыбыз да үсеп җиттек, ким-хур булмадык, кеше көлдермәдек.

Без, инәйнең биш баласы да, үз гомеребезгә аңа рәхмәтле булдык. Аның үрнәгендә яшәдек һәм яшибез. Тормыш нинди генә авыр булмасын, ул җигүле аттай колхозда да тырышып эшләде, гаиләне дә бер дигән алып барды. Ул безнең өчен дә, күршеләр һәм авылдашлар өчен дә ягымлы һәм изге кеше булып яшәде. Урының оҗмахта булсын, газизебез!

Сәлимә ШИРИЯЗДАНОВА.

Зур Черниговка.

«Сәлам».

Просмотров: 1215

Комментирование запрещено