Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә ифтар ашы уздырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image (22)Рамазан аена керү белән өлкәбезнең татар авылларында урнашкан мәчетләрендә ифтар ашлары уза башлады. Өстәл тирәли Рамазан ае фазыйләтләре, тәкъвалык, иман турында үтемле вәгазьләр сөйләнелә. Бергәләп авыз ачкач, җыелган халык тәравих намазына кала. 
Җәй айларында Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә дини укулар да бара. Биредә тумышы белән Шенталы районының Татар Әбдекие авылы егете Илшат Әгъдәс улы Рәҗәпов практика үтә, имам вазифасын алып бара, балаларны һәм хатын-кызларны гарәп алифбасы  серләренә төшендерә. Ә кичә, 7 июльдә, мәчеттә ифтар ашы да оештырылды. Самарда яшәүче эшкуар Равил Раиф улы (тыйнак егет фамилиясен дә әйтмәде) матди чыгымнарны үз өстенә алды.

image (1) image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (8) image (9) image (10) image (12) image (13)
Равилнең әнисе — Сания Исхак кызы  1нче төркем инвалиды булган хәләл җефетен - сырхау Әгъдәс әфәндене карый икән. Егет аларга бик рәхмәтле һәм әлеге изге гамәлен Аллаһы ризалыгы өчен һәм әти-әнисенә атап үтәде. 
image (11)

Равил Раиф улы.

image (16)

image (14)image (17) image (19) image (20)
Ифтар ашында Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә, Камышлы авылы поселениесе башлыгы Заһит Абделхак улы Сафин да булдылар.  Дагестан егетләре бик матур итеп Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укыдылар.
image (21) image (22) image (23) image (24) image (25)
Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул, ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булсын иде.
 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
КОНТЕКСТ:

Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә өмә уздырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1386

Комментирование запрещено